Константин Васильев галереясе

Константин Васильев галереясе – рәссам Константин Васильевның (1942 - 1976) иҗатын күрсәтү һәм тормыш юлын өйрәнү максатында оештырылган коммерцияле булмаган мәдәният оешмасы (музей). Казанның үзәгендә, Бауман урамында, 29 йортта (атаклы Петцольд йортында) урнашкан.

Константин Васильев галереясе
 Константин Васильев галереясе Викиҗыентыкта
Константин Васильев галереясе
Нигезләнү елы 1996
Бина төзелгән 2013
К.А. Васильев (1942-1976)

Тарих үзгәртү

 
К.А. Васильев. Автопортрет
 
К.А. Васильев. Славянканың хушлашуы
 
К. Васильев. Көтү

1996 елның октябренда Казанның читендәге Гвардия урамында Константин Васильевның картиналар галереясе ачыла. Ул ике катлы бинада урнаша. Күргәзмә мәйданы 260 кв.м тәшкил итә. Рәссамның 200 әсәре куелган була. 2010 елның декабрендә галереяга юкка чыгу куркынычы янагач, Татарстанның иҗат берлеге җитәкчеләре республика һәм шәһәр җитәкчеләренә уникаль күргәзмәне саклап калу үтенече белән мөрәҗәгать итәләр. 2011 елда Казан мэры Илсур Мәтшин патронажлыгында Бауман урамында бирелгән бинага реконструкция башлана[1]

Яңа бинада үзгәртү

2013 елның 26 июнендә Казанның үзәгендә яңа музей - галерея бинасы ачыла.[2] Яңа бинаның күргәзмә мәйданнары рәссамның 160 картинасын, архивны, китапханәне, фондларны саклау урыннарын, рәссамның шәхси әйберләре урнаштырылган почмакны сыйдырган. Галереяга рәссамның 50 дән артык картинасын аның кыз туганы Валентина Васильева тапшыра. Музей директоры, рәссамның дусты Геннадий Пронин, рәссамның яңа музееның бинасы ачылу хөрмәтенә, Казан шәһәренә К. Васильевның 40 картинасын бүләк итә.

Рәссам турында үзгәртү

Рәссам К. Васильевның иҗат мирасында 400 дән артык әсәр бар дип исәпләнә.[3] Алар арасында сынлы сәнгать һәм графика әсәрләре, пейзаж күренешләре, портретлар шәлкеме, рус былинасы каһарманнарын сурәтләгән, мифлар һәм сугыш жанрларында язылган, сюрреалист һәм абстракт композицияләр бар.

Билгеле әсәрләреннән: «Борынгы Русь» шәлкеме, Бөек Ватан сугышы турында картиналар, Рихард Вагнер операсы буенча язылган «Нибелунглар боҗрасы» шәлкеме, график рәсемнәр: «Көтү», «Төньяк лачыны», «Аккошлар», «Көз», «Кое буенда», «Ябалак тоткан кеше» һ.б.

Картиналар язмышы үзгәртү

Хәрби хәбәрче А.И. Доронин (Мәскәү) 1988 елда «К. Васильев сәнгатен сөючеләр клубы» иҗтимагый җәмгыяте оештыра. 1978 елдан башлап, Мәскәүдә һ.б. шәһәрләрдә рәссамның күргәзмәләрен оештыра. Рәссамның әнисе Клавдия Парфен кызы белән рәссамның әсәрләрен файдалану хокукын клубка бирү турында рәсми килешү төзи. Клавдия Парфен кызы бер шарт куя: улының рәсемнәре кайда урнаштырылса, ул да шунда яшәргә тиеш була. Коломна шәһәрендә 4 бүлмәле фатир алына, анда К. Васильевның әнисе һәм кыз туганы (ире һәм дүрт кызы белән) күченәләр. Рәссамның туганнары үзләре белән алып киткән картиналарга «куыш» 1998 елда гына Мәскәүнең Тимирязев районында элекке Лианозов дачасы бинасында табыла.[4]

Музей турында үзгәртү

Музей сишәмбедән якшәмбегә хәтле экскурсияләр үткәрә. Шул ук вакытта ял үзәге, белем бирү һәм консультация үзәге буларак та хезмәт күрсәтә.

Музейның нигезләүчесе һәм директоры: Геннадий Василий улы Пронин.

Адресы: 420000, Татарстан, Казан шәһәре, Бауман ур., 29

Ачылу вакыты: 29.10.1996

Бюджет статусы: мунииципаль

Оештыру-хокукый формасы: коммерцияле булмаган оешма

Оешма тибы: мәдәни-гаммәви

Оешманың классификациясе: шәхси яки мемориал, сәнгати

Оешманың мәйданы: күргәзмә мәйданы 800 кв.м

Оешмага керә: архив, китапханә

Югарыдагы оешма: «Казан» ММҮ музее- М2734

Партнер-оешмалар: Константин Васильевның мемориал музее – М2149

Саклау берәмлеге – 160 (төп фондта)

Рәсми бит: http://www.museum.ru/M2731

Чыганаклар үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү

http://www.liveinternet.ru/community/2408558/post77786403/

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Казанның истәлекле урыннары
 
Герб Казани