Константин Васильев премиясе
Константин Васильев премиясе, рәссам Константин Васильев исемендәге премия — Татарстан башкаласы Казан шәһәренең сынлы сәнгать өлкәсендәге дәүләт (шәһәр) бүләге. 2013 елда сәнгать мәктәпләренең иң яхшы укытучыларын бүләкләү өчен булдырылган.
1949-1976 елларда Васильево бистәсендә яшәгән реалист, абстракционист, авангардист рәссам Константин Васильев (1942-1976) исемен йөртә.
Константин Васильев премиясе | |
---|---|
[[Файл:|150px]] | |
Ил | Русия (Татарстан, Казан) |
Төр | шәһәр премиясе |
Статус | {{{статус}}} |
статистика | |
Булдыру датасы | 2013 |
Юкка чыгару датасы | 2013 |
ТарихҮзгәртү
2013 елның 26 июнендә Казан шәһәренең Бауман урамында, Петцольд йортының бер өлешендә Константин Васильевның муниципаль музее ачыла. Ачылу тантанасында музей директоры Геннадий Пронин Казан шәһәренең сынлы сәнгать өлкәсендә К. Васильев исемендәге премиясен булдыру тәкъдимен әйтә. Музейны ачуда катнашкан Казан мэры Илсур Мәтшин әлеге идеяне хуплый[1].
СтатутҮзгәртү
- К. Васильев премиясе 2013 елда – Русиядә һәм Татарстанда мәдәният елында булдырылган.
- Казан шәһәре сәнгать мәктәпләренең иң яхшы укытучыларын бүләкләүне максат итә. Премия һәр елны 3 сентябрьдә, К. Васильевның туган көнендә, рәссамның муниципаль музеенда (Бауман урамы, 29 йорт) тапшырыла[2].
- Балалар сәнгать йортларының укытучылары, музыка мәктәпләренең рәсем сәнгате бүлекләренең укытучылары, сәнгать мәктәпләренең укытучылары, бәйгедә катнашып, премия алуга намзәт була ала.
- Конкурска рәсем укытучыларының соңгы 3 елда иҗат иткән хезмәтләре кабул ителә.
- Конкурста җиңүчеләрне махсус комиссия билгели.
- Һәр елны ике җиңүче билгеләнә.
- Премиягә лаек булучыларга лауреат дипломы һәм акчалата бүләк (2014 елда һәркайсына 30 000 сум[3]) тапшырыла.
- Премияне, кагыйдә буларак, Казан мэры тапшыра.
Ел саен танылган якташыбызның туган көнендә аның музеенда җыелуыбыз, Константин Васильевның эшләрен һәм аның укучыларының, дәвамчыларының хезмәт җимешләрен карау бик тә әһәмиятле чара[4] |
К. Васильев премиясе лауреатларыҮзгәртү
Ел | Лауреат исеме | Эш урыны | Өстәмә мәгълүмат |
---|---|---|---|
2014 | Земфира Зиннурова Лада Выборнова[5] |
6- санлы балалар сәнгать мәктәбе укытучысы 4 - санлы балалар сәнгать мәктәбе укытучысы |
|
2015 | Ләйсән Яруллина Любовь Григорьева[6] |
6- санлы балалар сәнгать мәктәбе укытучысы 2 - санлы балалар сәнгать мәктәбе укытучысы |
- Татарстан Республикасы рәссамнар берлеге әгъзасы |
2016 |
Моны да карагызҮзгәртү
СылтамаларҮзгәртү
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ Казан шәһәре рәсми порталында
- ↑ gallery_46319/6/ «Бизнес-онлайн» газетасында
- ↑ Татар-информ мәгълүмат агентлыгы сайтында
- ↑ И.Мәтшин Казанның сәнгать мәктәпләрендәге иң яхшы укытучыларга К.Васильев исемендәге премия тапшырды
- ↑ «Казанские истории» газетасы сайтында
- ↑ «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында