Иван Шишкин, Иван Иван улы Шишкин (рус. Иванъ Ивановичъ Шишкинъ, Ива́н Ива́нович Ши́шкин, 1832 елның 13 (25) гыйнвары, РИ, Вятка губернасы, Алабуга1898 елның 8 (20) марты, Петербург) — рәссам-манзарачы, гравюра, литография һәм офорт остасы. Сынлы сәнгатьтә Дюссельдорф мәктәбе вәкиле. Академик, профессор, Сәнгать академиясендә пейзаж остаханәсе җитәкчесе (1894-1895). Иҗатында романтизм һәм реализм ысулларын куллана. Табигать матурлыгына, бөеклегенә дан җырлый.

Иван Шишкин
Туган телдә исем Иван Иван улы Шишкин
Туган 25 гыйнвар 1832(1832-01-25)
Вятка губернасы Алабуга
Үлгән 20 март 1898(1898-03-20) (66 яшь)
Петербург
Күмү урыны Тихвин зираты
Милләт рус
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
Әлма-матер Мәскәү рәсем сәнгате, һәйкәл ясау һәм мигъмарият укуханәсе[d], Император сынлы сәнгать академиясе[d][1] һәм Беренче Казан ирләр гимназиясе[1]
Һөнәре рәссам
Эш бирүче Югары сынлы сәнгать академиясе[d]
Бүләк һәм премияләре
III дәрәҗә Изге Станислав ордены
III дәрәҗә Изге Станислав ордены

 Иван Шишкин Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү
 
И. Крамской. «И.И. Шишкин портреты», 1873

Иван Иван улы Шишкин 1832 елның 13 (25) гыйнварында Вятка губернасы Алабуга шәһәрендә туган. Балачак һәм үсмер елларын шунда уздырган. Туган төбәкнең мәһабәт табигате, Чулман ярлары буйлап җәелгән куе урманнар аңа иҗатында илһам чыганагы булган.
Рәссамның әтисе, 2нче гилдия сәүдәгәр Иван Василий улы Шишкин (17921872) икмәк белән сәүдә иткән эшмәкәр, инженер, археолог һәм туган якны өйрәнүче дә була. И.В. Шишкин берничә ел рәттән Алабугада шәһәр головасы булып сайлана. Үз проекты буенча һәм үз акчасына шәһәрдә агачтан суүткәргеч суза. Болгар ханлыгы истәлеге булган «Шайтан шәһәрчеге»н төзәттерә. Ананьино мәдәниятенә нигез салган Ананьино каберлеген ачуда катнаша (1855), шуның өчен Мәскәү археология җәмгыятенә мөхбир-әгъза итеп сайлана. И.В. Шишкин «Алабуга шәһәре тарихы»н (1871) язган. Улының сынлы сәнгать белән кызыксынуын белгәч, әтисе аның өчен сәнгать буенча китаплар, рәссамнарның биографияләрен яздырып кайтарта.
И.И. Шишкин Вятка гимназиясен, Беренче Казан ирләр гимназиясен, Мәскәү сынлы сәнгать, әвәләү училещесын (1856, А. Мокрицкий классы), Петербург сәнгать академиясен (1860, С. Воробьев курсы) тәмамлагач, сәнгать академиясе пенсионеры буларак, 1862-1865 елларда Алманиядә һәм Швейцариядә яши, швейцарияле рәссам-пейзажчылар Р. Коллер һәм А. Калам остаханәсендә шөгыльләнә.
Алманиядән кайткач, күпчелек вакыт Петербургда яши һәм иҗат итә. Аның иҗатында туган ягы — Алабуга шәһәре һәм Чулман буйлары табигате, Валаам утравы, Мәскәү һәм Петербург шәһәрләренең тирә-ягы табигатен сурәтләү зур урын алып тора.

 
Музей-йорты. Алабуга.
 
Алабуга, Яр буе урамы

Башлангыч иҗаты

үзгәртү

Иң беренче ясаган картинасы — «Урып-җыю». «Валаам утравында күренеш» (1858), «Урман кисү» (1867) картиналары кебек беренче хезмәтләрендә рәссам образның бердәмлегенә ирешә алмый әле, формаларның таркаулыгы күзгә ташлана. «Көндез. Мәскәү читендә» (1869) картинасында күк һәм җир, туфрак бердәмлегенә ирешә.

Өлгерү чоры иҗаты

үзгәртү
 
И.И. Шишкин һәйкәле. Алабуга
 
«Шишкин буалары». Алабуга

1870 елларда рәссам иҗатында өлгерү чоры башлана. «Нарат урманы. Вятка губернасында мачта урманы» (1872) һәм «Арыш» (1878) картиналарында җәйге көндезге яктылыкны төгәл күрсәтүгә ирешә. Табигатьнең монументаль-романтик образын барлыкка китерә. Һәр агачны, урман яки басу-кыр почмагын, җир туфрагын җентекләп тасвирлауда реализм билгеләре күренә. Аны туфрак һәм агач сурәтләүче рәссам дип атарга була. Ул көчле агач токымнарын, бигрәк тә нарат, имән агачларын, үсеп җитү, картаю, череп аву стадияләрендә күрсәтеп, кинәнеп ясый. «Арыш», «Тигез ялан араларында» (1883), «Урман киңлекләре» (1884) кебек классик картиналарында Россиянең гомумиләштерелгән эпик образын бирә. «Кояш яктырткан наратлар» (1886), «Нарат урманында иртә» (1889)[2] кебек картиналарында урман интерьерын оста сурәтли. Саврасов һәм Левитанның «кәефкә карап ясалган» пейзажларыннан аермалы буларак, Шишкин пейзажларында бернинди психологизм юк.
И.И. Шишкин озын иҗат гомерендә ун меңнән артык рәсем, мең офорт (бакырда гравирлау), 68 литография, 39 цинкография ясаган.

  • Педагогик эш белән аз шөгыльләнә. 1894-1895 елларда Петербург сәнгать акалемиясенең пейзаж остаханәсен җитәкли. Танылган шәкертләре — рәссамнар Ф.А. Васильев, Г.И. Чорос-Гуркин.
  • Күчмә сәнгать күргәзмәләре иптәшлегендә әгъза булып тора.
  • Рус шагыйре А.А. Блок И.И. Шишкинны шагыйранә иҗаты өчен «үзенең иң яраткан рәссамы» дип атаган.

Музей-йорты

үзгәртү

1962 елда әтисе Иван Василий улы Шишкинның Тойма елгасының биек ярына салынган[3] ике катлы таш йортында И.И. Шишкинның мемориаль музей-йорты ачыла.
Музей экспозициясе йортның ике катында да урнашкан.
Музей фондында 50дән артык офортның төп нөсхәсе саклана. Экспозициягә 15е куелган: «Әрәмә өстендә болытлар», «Урман ызанында», «Абага», «Шувалов паркында чыршылар», «Басу» һ.б. Галереядә сынлы сәнгать әсәрләреннән, күбесенчә, рәссамның башлангыч чор иҗатында ясалган эшләре урын алган. 1861 елда Алабугага кайткач, романтизм рухында ясаган берничә этюдын күрергә мөмкин: «Шалаш», «Басудагы тегермән», «Ак пулат», «Кече манара». 1870 елларның реализм ысулындагы иҗатыннан «Каен әрәмәсе», «Инеш» картиналары, 1890 еллар лиризм ысулындагы «Дача» картинасы белән танышырга мөмкин.
Рәссамның иҗади мирасының бик аз өлеше генә Алабугадагы йорт-музеенда саклана, калганнары дөньяның иң эре музейларында (Третьяков галереясе һ.б.) куелган.

Гаиләсе

үзгәртү
  • Беренче хатыны — Евгения Александр кызы (18471874)
  • Икенче хатыны — Ольга Антон кызы (18501881)

Ике улы (иртә вафат булалар), кызлары Лидия (18691931), Ксения (1881-?)

Галерея

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү
  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият

үзгәртү
  1. Елабуга. Путеводитель. СПб.: Издательство «Маматов», 2015. ISBN 978-5-91076-065-7
  2. Алабугада Иван Иванович Шишкин музей-йорты. Юл күрсәткеч (төзүче Н.И. Курылева). Алабуга, 2009.(рус.)
  3. Елабуга купеческая на старинных фотографиях (төзүче Н.М. Вәлиев). Казан, 1995.

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү