Иван Шишкин исемендәге бульвар (Яр Чаллы)

Яр Чаллы урамнарының берсе

Иван Шишкин исемендәге бульвар (рус. Бульвар имени Ивана Шишкина, Шишкинский бульвар) — Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендәге урам.
Почта индекслары 423815, 423818.
Координатлары 55.748813°, 52.430031°.

Иван Шишкин исемендәге бульвар
Төбәк Татарстан
Шәһәр Яр Чаллы
Район Автозавод районы
Кисеп үтә
Тынычлык проспекты

Тарих үзгәртү

 
Шишкин бульварындагы чыршылар

Урамга исем 1972 елда бирелгән.

2017 елның 18 ноябрендә яңартылган Иван Шишкин исемендәге бульварны ачу тантанасы була[1]. Урам стиле Чаллы архитекторлары Рамил Сафиуллин, Илдар Мирхаҗиянов, Ольга Кутуева һәм Вәсил Нәбиуллин проекты буенча рәссам Иван Шишкинның (18321898) тормыш юлына бәйләп төзекләндерелгән. Урамны үзгәртеп кору бәясе — 60 млн сум.

Тасвирлама үзгәртү

Бульварның гомуми мәйданы 1,8 га. Урамда тере табигатькә хас элементлар өстенлек итә. Кече архитектура формалары кызыл төстә. Рәссам иҗатын искә төшереп торучы купшы чыршылар үсеп утыра. Скейт-парк корылган. Актив ял итү һәм тыныч ял итү урыннары бар. Параметрик эскәмияләр белән ролледром ясалган[2].

Урнашуы үзгәртү

Яр Чаллы шәһәренең (Яңа шәһәр) Автозавод районы 28, 29, 30 нчы комплексларында урнашкан урам.

Автозавод проспектыннан башланучы Шишкин проезды белән киселештә башлана. Вахитов проспекты белән киселештә тәмамлана.

Игътибарга лаеклы объектлар үзгәртү

  • 8нче йорт — массаж һәм психология үзәге
  • 9нчы йорт — 19нчы урта мәктәп
  • 11нче йорт — 77нче гимназия
  • 26нчы йорт — 15нче урта мәктәп
  • 28нче йорт — 28нче санлы «Снежинка» балалар бакчасы

Әдәбият үзгәртү

  1. Набережные Челны. Карта города и его окрестностей. Екатеринбург: ФГУП «Уралаэрогеодезия», 2012. ISBN 598362511-X

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү