Исаак Илья улы Левитан (1860-1900) — Россия империясе рәссамы, табигать күренеше, манзара сурәтләре остасы.

Исаак Левитан
Туган телдә исем Исаак Илья улы Левитан
Туган 18 август 1860(1860-08-18)
Сувалки губернасы, Россия империясе
Үлгән 22 июль 1900(1900-07-22) (39 яшь)
Мәскәү
Үлем сәбәбе үпкә авыруы[d]
Күмү урыны Новодевичье зираты[d]
Ватандашлыгы Россия империясе
Әлма-матер Мәскәү рәсем сәнгате, һәйкәл ясау һәм мигъмарият укуханәсе[d]
Һөнәре рәссам

 Исаак Левитан Викиҗыентыкта

Тормыш юлы

үзгәртү

1860 елда Сувалки губернасында (хәзерге Литва) ярлыланган яһүди гаиләдә дөньяга килә.

1870 елда гаилә Мәскәүдә күчә, Исаак Мәскәү рәсем, сын, архитектура училещесынә керә. Аның укутучылары — мәшһүр рәссамнар Василий Перов, Алексей Саврасов, Василий Поленов була.

1879 елда патша Александр II нә каршы үтермәкче булганнан соң, яһүдләргә Мәскәүдә яшәү тыела, Левитан гаиләсе Мәскәүдән Салтыковкага куыпа.

1885 елда укуханәне тәмамлаганнан соң, рәссам дәрәҗәсенә лаек булмаган (яһүд чыгышы сәбәпле).

1885 елда Мәскәү губернасы Максимовка авылына китә, анда Антон Чехов белән таныша.

1888 елда Идел елгасы буе сәфәр ясый, Плёс шәһәрендә 200 танылган рәсем ясый.

1891 елда рәссам сәнгате күчерелә торган күргәзмәләре берлегенә керә.

Мәскәү хәйриячесе Левитан сәнгате белән мавыккан Сергей Морозов аңа уңай остаханәне бирә.

1892 елда "чукынмаган яһүд" буларак Левитан янә Мәскәүдән куыла, ләкин мәшһүр рус рәссамнары үтенечләре ярдәмендә Левитанга Мәскәүгә кайтырга рөхсәт бирелә.

1892 елда Чехов "Сикергәк кыз" хикәясендә Левитан һәм аның укучы Софья Кувшинникова шәхси мөнәсәбәтләрен тасвирлый, шуннан соң Чехов белән дуслыгы бозыла.

1896 елда тиф чире белән каты авырта, соңрак йөрәк аневризмы белән авырта башлый.

1898 елда табигать күренеше рәсем сәнгате академигы дәрәҗәсенә лаек була.

1900 елда йөрәк авыртуыннан үлә, Мәскәү иске яһүд зиратында күмелгән, 1941 елда мәете Яңа кыз (Новодевичье) зиратында җирләнгән. Левитан кабере, аның тормыш дуслары Чехов һәм Михаил Нестеров каберләре янәшәсендә урнашкан.

Сайланган рәсемнәр

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
  • Константин Паустовский. «Исаак Левитан». Повесть о художнике. — М., 1937
  • Изабелла Гинзбург. И. Левитан. — Л.—М.: Искусство, 1937
  • Михаил Нестеров. «Давние дни», Воспоминания о Левитане.
  • М. С. Левитан, Исаак Ильич // Еврейская энциклопедия Брокгауза и Ефрона. — СПб., 1906—1913.
  • Иван Евдокимов. «Левитан». — М., 1959
  • Сергей Глаголь и Игорь Грабарь (предисловие). Монография о Левитане. — СПб, 1913
  • С. А. Пророкова. «Левитан» (серия ЖЗЛ). — М., 1960
  • Т. Л. Щепкина-Куперник. «Софья Петровна и Левитан» (в книге «Дни моей жизни»). — Л., 1928
  • Т. Л. Щепкина-Куперник. «Старшие». //Ж. Вестник Европы, 1911, № 11.
  • В. А. Прытков. «Левитан». — М., 1959
  • А. А. Фёдоров-Давыдов. «И. И. Левитан. Жизнь и творчество». — М., 1960
  • В. И. Колокольцов. Отклонение к чеховскому «Дому с мезонином» (в книге «Отклонение. Колокольцовы в Тверской губ. Книга 1.»). — СПб, 2005
  • Н. П. Смирнов. «Золотой плёс. Повесть о Левитане». //Ж. Охотничьи просторы. — М., 1959
  • И. И. Левитан. Письма, документы, воспоминания (общ. ред. А. Фёдорова-Давыдова). — М., 1956
  • И. И. Левитан, А. П. Чехов. (в книге Знаменитые россияне в истории Удомельского края (состав. Д. Л. Подушков). — Тверь, 2009
  • Г. Т. Полилов. «Развиватели». Роман о пребывании И. Левитана и С. Кувшинниковой и С.Морозова в Плесе
  • Алексей Мокроусов. Левитан: Борьба за наследство. // Ж. Лехаим. 2010, № 12