Третьяков галереясе

[13]

Третьяков галереясе
рус. Государственная Третьяковская Галерея
Сурәт
Нигезләнү датасы 1856[1]
... хөрмәтенә аталган Павел Михайлович Третьяков[d]
Нигезләүче Павел Михайлович Третьяков[d][2]
Менеджер/директор Зөлфирә Трегулова[3][4] һәм Елена Владимировна Проничева[d][5]
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Үзәк административ округ һәм Якиманка[d]
Урын Замоскворечье[d]
Хуҗасы Мәскәү хөкүмәте
Моның хуҗасы Шахтёрка[d] һәм Горы[d]
Архитектор Виктор Васнецов[6]
Керүчеләрнең еллык саны 1 626 825[7][8], 2 148 538[9], 2 835 836[10] һәм 1 580 819[11]
Входит в состав списка памятников культурного наследия Q27603266?
Мирас статусы федераль әһәмияттәге Россия мәдәни мирас объекты[d][12]
Адрес Lavrushinsky Ln, 10
Почта индексы 238318
Рәсми веб-сайт tretyakovgallery.ru(рус.)
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 310 972 һәм 230 000 ± 999
Online catalog URL tretyakovgallery.ru/collection/(рус.)
Оештырылманың Викиҗыентыктагы бите Tretyakov Gallery
Оешма хезмәткәрләре өчен төркем Төркем:Третьяков дәүләт галереясе хезмәткәрләре[d]
Карта
 Третьяков галереясе Викиҗыентыкта

Третьяков галереясе, Третьяков дәүләт галереясе, рус. Государственная Третьяковская галереяМәскәүдә Лаврушкин тыкрыгында урнашкан «Бөтенроссия Третьяков дәүләт галереясе» музей берләшмәсе. 4 филиалы бар. 1856 елда сәүдәгәр П.М. Третьяков тарафыннан нигезләнгән.
Элекке исеме (1893-1918) — Павел Михайлович һәм Сергей Михайлович Третьяковлар исемендәге Мәскәү шәһәре сәнгать галереясе.
1892 елдан дәүләт (Мәскәү шәһәре) карамагында.
1918 елдан дәүләт (РСФСР) милке.

Тарих Үзгәртү

 
И. Е. Репин. П.М. Третьяков портреты
 
Третьяков галереясе. Кырым Валындагы бина
 
Галереянең Лаврушкин тыкрыгындагы фасад ягы

Галереягә нигез салучы Мәскәү сәүдәгәре Павел Третьяков яшьлек елларында ук Мәскәүдә теләсә нинди катлау кешесе иркен керә алырлык Мәскәү сәнгать музее яки җәмәгатьчелек өчен картиналар галереясе ачу турында хыяллана. Тора-бара бу максат аның тормышының төп эшенә әверелә, ә сәүдә-сәнәгать өлкәсендәге эшчәнлеге шуны тормышка ашыру өчен хезмәт итә.

  • 1850 еллар уртасыннан сынлы сәнгать әсәрләре туплый башлый. 1851 елда махсус бина сатып алына. 1854-1855 елларда фламанд рәссамнарының 9 картинасын һәм 11 графикасын сатып ала.
  • 1856 елда Н.Г. Шильдерның «Вәсвәсә» (Искушение) һәм В.Г. Худяковның «Фин контрабандистлары белән бәрелешү» картиналарын тупламасына куша.
  • 1867 елда Мәскәүнең Елга арты үзәгендә «Павел Михайлович һәм Сергей Михайлович Третьяковларның Мәскәү шәһәре галереясе» ачыла. Тупламада рус рәссамнарының 1 276 картинасы, 471 рәсеме, 10 сыны, чит ил иҗатчыларының 84 картинасы урнаша.
  • Рәссам – илгизүчеләрнең (передвижники) иң яхшы картиналарын сатып алып, әлеге хәрәкәткә матди ярдәм күрсәтә.
  • 1892 елны 2 мең картинасы белән бергә үзенең галереясен Мәскәү шәһәренә бүләк итә[14].

Инкыйлабтан соң Үзгәртү

Бөек Ватан сугышы елларында Үзгәртү

1941 елның җәеннән галерея милке Новосибирск һәм Молотов шәһәрләренә күчерелә. Мәскәүдә 1945 елның маенда яңадан ишекләрен ача.

Бина Үзгәртү

  • 1851 елда сатып алынган бинага янкормалар өстәлә, фасад ясала. 1927 елда Мәскәүнең Кече Тылмач тыкрыгындагы сәүдәгәр Сколков йорты, 1932 елда Изгеләштерүче Николай чиркәве бинасы кушыла[15], 1936 елда ике катлы корпус төзелә.
  • 1985 елда Кырым Валы урамындагы дәүләт картиналар галереясе белән берләшә.
  • 1986-1995 елларда галереянең Лаврушкин тыкрыгындагы биналары үзгәртеп кору үткәрү өчен ябылып тора.

Музей тупламасы Үзгәртү

  • Иконалар, XI- XVII гасырлар рус сынлы сәнгате әсәрләре.
  • XIX гасырның II яртысы рәссамнары иҗаты (В.Г. Перов, И.Н. Крамской, Г.Г. Мясоедов, К.А. Савицкий, В.Е. Маковский, В.М. Васнецов, А.К. Саврасов, И.И. Шишкин, В.Д. Поленов, И.Е. Репин, В.И. Суриков, В.В. Верешагин һ.б.)
  • XIX гасыр азагы - XX гасыр башы рәссамнары иҗаты (И.И. Левитан, М.А. Врубель, В.А. Серов, К.А. Коровин, М.В. Нестеров, Б.М. Кустодиев, Н.К. Рерих, А.Н. Бенуа, К.А. Сомов һ.б.)
  • Совет чоры рәссамнары иҗаты (З.И. Азгур, Н.А. Андреев, И.И. Бродский, Е.В. Вучетич, А.М. һәм С. В. Герасимовлар, И.Э. Грабарь, А.А. Дейнека, Б.В. Иогансон, С.Т. Конёнков, П.П. Кончаловский, П.Д. Корин, Кукрыникслар (М.В. Куприянов, П.Н. Крылов, Н.А. Соколов), А.И. Лактионов, С.Д. Лебедева, М.Г. Манизер, С.Д. Меркуров, Е.Е. Моисеенко, В.И. Мухина, Ю.М. Непринцев, М.В. Нестеров, Я.И. Николадзе, Ю.И. Пименов, А.А. Пластов, Б.И. Пророков, Б.Я. Ряузов, С. А. Чуйков, Т.Сәлахов, А.Н. Самохвалов, М.С. Сарьян, М.А. Савицкий, Вл. А. Серов, Н.В. Томский, Б.С. Угаров, Т.Н. Яблонская һ.б.)

Җитәкчеләре Үзгәртү


Галерея Үзгәртү

Искәрмәләр Үзгәртү

  1. Pavel Tretyakov's Art Collection and the Gallery. 1856-1892Третьяков галереясе.
  2. https://www.britannica.com/topic/Tretyakov-Gallery
  3. Трегулова стала директором Государственной Третьяковской галереи // РИА НовостиРоссия сегодня, 2015.
  4. https://tass.ru/encyclopedia/person/tregulova-zelfira-ismailovna
  5. https://tass.ru/info/17005179
  6. https://www.britannica.com/biography/Viktor-Mikhaylovich-Vasnetsov
  7. Visitor Figures 2015 // The Art Newspaper — 2016. — ISSN 0960-6556
  8. ИТОГИ 2015 ГОДАТретьяков галереясе.
  9. Art's most popular: Exhibition and museum visitor figures 2018 // The Art Newspaper — 2019. — ISSN 0960-6556
  10. Art's most popular: Exhibition and museum visitor figures 2019 // The Art Newspaper — 2020. — ISSN 0960-6556
  11. Art's most popular: Exhibition and museum visitor figures 2021 // The Art Newspaper — 2022. — ISSN 0960-6556
  12. Постановление Совета Министров РСФСР № 624 от 04.12.1974
  13. https://www.tretyakovgallery.ru/for-visitors/museums/istoricheskoe-zdanie/
  14. Заманча белешмәлектә
  15. Мәскәү белешмәлегендә

Чыганаклар Үзгәртү

  1. Государственная Третьяковская галерея, М., 1957.
  2. Государственная Третьяковская галерея. Очерки истории 1856-1917, Л., 1981.
  3. Популярная художественная энциклопедия. Под ред. Полевого В.М. М.: Советская энциклопедия, 1986.
  4. Третьяков галереясе. Китапта: Кем ул? Нәрсә ул? Казан, 1987.

Сылтамалар Үзгәртү