Зөлфирә Трегулова
Зөлфирә Трегулова, Зөлфирә Исмәгыйль кызы Трегулова (рус. Зельфира Исмаиловна Трегулова, 1955 елның 13 июне, Латвия ССР, Рига) — сәнгать белгече, халыкара күргәзмәләр оештыручы, Третьяков галереясе (Мәскәү) директоры (10.02.2015-9.02.2023).[2]
Зөлфирә Трегулова Зельфира Трегулова | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Зөлфирә Исмәгыйль кызы Трегулова |
Туган | 13 июнь 1955 (69 яшь) ССРБ, Латвия ССР, Рига |
Милләт | татар[1] |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Мәскәү дәүләт университеты |
Һөнәре | музей җитәкчесе, сәнгать белгече |
Ата-ана |
|
Гыйльми дәрәҗә: | сәнгать белеме нәмзәте[d] |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1955 елның 13 июнендә Ригада кинематографистлар гаиләсендә туган. 1929 елда бабасы Хәсән репрессиягә эләккән. Әбисе, 8 баласын ияртеп, Урта Азиягә киткән. Әтисе Исмәгыйль — кинооператор, фронт операторы сыйфатында Потсдам конференциясен (ru) төшергән, әнисе Сәйдә Трегулова (дөресе: Терегулова) — тавыш режиссёры. Балачагы Урта Азиядә (Таҗикстан, Кыргызстан) үткән. Инглиз теле тирәнтен өйрәнелүче урта мәктәпне (1972), Мәскәү университетында тарих факультетының сәнгать белеме бүлеген (1977), аспирантураны (1981) тәмамлаган, 1993-1994 елларда Нью-Йоркта Соломон Р. Гуггенхайм музеенда стажировка үтә.
Хезмәт юлы
үзгәртү- 1984-1997 Е. Вучетич берләшмәсендә рус сәнгате халыкара күргәзмәләре кураторы.
- 1998-2000 А.С. Пушкин исемендәге сынлы сәнгать дәүләт музеенда тышкы элемтәләр һәм күргәзмәләр бүлеге мөдире.
- 2002-2013 11 ел буе Мәскәү кирмәне музейлары генераль директорының тышкы элемтәләр һәм күргәзмәләр буенча урынбасары.
- 2013-2015 РОСИЗО музей-күргәзмә үзәге генераль директоры.[3]
- RMA бизнес-мәктәбендә «Арт-менеджмент һәм галерея бизнесы», музей эше курсларын алып бара.[4]
Халыкара күргәзмәләр координаторы
үзгәртү- 1992 — «Бөек утопия. Рус авангарды 1915-1932» (Великая утопия. Русский авангард 1915–1932), Ширн Кунстхалле, Майндагы Франкфурт; Стеделейк Музеум, Амстердам; Соломон Р. Гуггенхайм музее, Нью-Йорк.
- 1995 — «Мәскәү — Берлин», Мартин Гропиус Бау; Берлин, «Берлин-Мәскәү», А.С. Пушкин исемендәге музей, Мәскәү.
Халыкара күргәзмәләр кураторы
үзгәртү- 1990 — «Мәскәү: хәзинәләр һәм традицияләр» (Москва: сокровища и традиции), Сиәтл сәнгать музее, Смитсон институты, Вашингтон.
- 1999–2000 — «Авангард амазонкалары» (Амазонки авангарда), Гуггенхайм музее, Берлин; Гуггенхайм музее, Билбао; Пегги Гуггенхайм музее, Венеция; Соломон Р. Гуггенхайм музее, Нью-Йорк; Король академиясе, Лондон (Джон Боулт белән).
- 2003 —- «Коммунизм: хыял фабрикасы» (Коммунизм: фабрика мечты) (Борис Гройс белән), Ширн Кунстхалле, Майндагы Франкфурт.
- 2004 — «Буби валеты» рәссамнары» (Художники «Бубнового валета»), Монако күргәзмә залы, Монте Карло
- 2005 — «Россия!» Гуггенхайм музее, Нью-Йорк, Гуггенхайм музее, Билбао.
- 2008 — «Кызыл гаскәр студиясе» (Красноармейская студия), Мәскәү, «Екатерина» мәдәният фонды.
- 2009 — «Шаккаттыр!» (Удиви меня!). Дягилев балет сезоннарының 100 еллыгына, Милли сәнгать музее, Монте Карло (Джон Боулт белән).
- 2011 — «Социалистчыл реализмнар», күргәзмәләр сарае, Рум (Мэтью Боун белән) «Италиядә Россия елы» кысаларында.
- 2002-2015 Мәскәү кирмәне музейларының чит илләрдәге күргәзмәләрен оештыра.
Координатор
үзгәртү«Кирмәндә король һәм император хәзинәләре» шәлкеме
үзгәртү- «Француз таҗы хәзинәләре» (Сокровища французской короны), Лувр тупланмасыннан, Париж, 2004.
- «Габсбурглар кунсткамералары: Табигать тылсымы һәм Асман механизмы» (Магия природы и механизм Вселенной), Вена сәнгать тарихы музееннан, 2005.
- «Көчле Август асылташлары кабинеты», Дрезден яшел сводлар тупланмасыннан, 2006.
- «Тыелган шәһәр. Кытай императорлары хәзинәләре» (Запретный город. Сокровища китайских императоров), Пекин тыелган шәһәр музееннан, 2007.
- «Самурайлар. Япония хәрби асылзатлары хәзинәләре» (Самураи. Сокровища воинской знати Японии), Токио милли музее тупланмасыннан, 2008.
- «Дөнья хәзинәсе. Бөек Моголлар чоры Һиндстан зәркан сәнгате» (Сокровищница мира. Ювелирное искусство Индии в эпоху Великих Моголов), Күвәйт милли музееннан, 2009.
- «Азат империя шәһәре Аугсбург. Бөеклек гасырлары» (Вольный имперский город Аугсбург. Столетия Величия), 2009.
- «Госманлы солтаннары хәзинәләре» (Сокровища Османских султанов), Стамбул Топ-Капә сарае тупланмасыннан, 2010.
- «Медичи хәзинәләре», Флоренция музейларыннан, 2011.
Координатор һәм куратордаш
үзгәртүБүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртүСылтамалар
үзгәртү- Ләйсән Юнысова. Язылып бетмәгән портрет. «Сөембикә», 2017 ел, № 8, 30-34 бит.
- РФ мәдәният министрлыгы рәсми сайты 2013 елның 15 декабрь көнендә архивланган.
Моны да карагыз
үзгәртүКызыклы факт
үзгәртүЗ.И. Трегулова — Третьяков галереясе тарихында җитәкче итеп билгеләнгән икенче хатын-кыз.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ З. Трегулова: Татар булганым өчен кыйнадылар, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-02-10
- ↑ Трегулова, Зельфира Исмаиловна. ТАСС. 2023 елның 10 февраль тикшерелгән.
- ↑ baltinfo.ru сайтында
- ↑ RMA бизнес-мәктәбе сайтында 2015 елның 24 сентябрь көнендә архивланган.
- ↑ http://www.quirinale.it/elementi/DettaglioOnorificenze.aspx?decorato=323466