Александр Леухин
Александр Леухин, Александр Петр улы Леухин, рус. Леухин Александр Петрович, ингл. Leuhin Aleksandr Petrovich (1949 елның 28 августы, Казан, ТАССР) — рәссам, РСФСР (1983) һәм Татарстан АССР рәссамнар берлеге әгъзасы. Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2016).
Александр Леухин | |
---|---|
Туган телдә исем | Александр Петр улы Леухин |
Туган | 28 июль 1949 (71 яшь) ТАССР Казан |
Яшәгән урын | Восход урамы, Казан[1] |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Казан сынлы сәнгать укуханәсе |
Һөнәре | рәссам |
Бүләк һәм премияләре | ![]() |
Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү
1949 елның 28 августында Казанда туган. Казан сынлы сәнгать укуханәсен тәмамлаган (1968). 1975-1980 елларда ССРБ рәссамнар берлегенең үзәк экперименталь студиясе (Сенеж) үткәргән еллык семинарларда шөгыльләнә.
ИҗатыҮзгәртү
- Казандагы Салих Сәйдәшев музееның экспозициясе (1993) авторларының берсе.
- Кол Шәриф мәчете гөмбәзенең түшәмен бизәү эшләре авторы һәм башкаручысы. Әлеге хезмәте өчен беренче мәртәбә 2007 елда (коллектив эчендә) Тукай премиясенә тәкъдим ителә[2].
- Зөя (рус. Свияжск) утравы , Иске Татар бистәсен музейга әйләндерү буенча проект авторларының берсе[3].
Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү
- 2016 Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге – «Болгар цивилизациясе. Меңьеллыкларга сузылган юл» сәнгать- пространство экспозиция инсталляциясен иҗат иткән өчен (коллектив эчендә)[4].