Әнәс Тумашев

Әнәс Ибраһим улы Тумашевтатар рәссамы һәм педагог, 1958 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты.

Әнәс Тумашев
Әнәс Тумашев. Автопортрет.jpg
Туган телдә исем Әнәс Ибраһим улы Тумашев
Туган 25 февраль 1924(1924-02-25)
Татарстанның Чистай шәһәре
Үлгән 2010(2010)
Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg/Coat of arms of the Soviet Union (1956–1991).svg ССРБКалып:Россия байрагы
Һөнәре рәссам, педагог
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе

Тормыш юлыҮзгәртү

Рәссам 1924 елның 25 февралендә Татарстанның Чистай шәһәрендә дөньяга килә. Казан сәнгать училищесын тәмамлый, соңарак шунда ук укыта. 1947 елда Әнәс Тумашев И Репин исемендәге Ленинград сәнгать, скульптура, архитектура институтына укырга керә. 1953 елда, институтны тәмамланып һәм Татарстанга әйләнеп кайтып, ул Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына эшкә урнаша. 20 елдан артык ул театрының рәссамы, декорацияләр куючысы булып эшли, башка театрлар өчен дә декорацияләр ясый. 19751980 елларда ТАССР Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе булып тора.

Театрдан кала, Әнәс Тумашев нәкышчылык, аерым алганда табигать күренешләрен сурәтләргә һәм тарихи темаларга әсәрләр иҗат итәргә ярата («Петр I Болгарда», «Бөек Болгар базары», «XX гасыр Казаны» һ.б.).

2010 елда вафат була.

СылтамаларҮзгәртү