Николай Кузнецов (1923)

рәссам (Казан, Татарстан, Россия)

Николай Кузнецов, Николай Дмитрий улы Кузнецов (рус. Николай Дмитриевич Кузнецов, 1923 елның 22 мае, СССР, РСФСР, ТАССР, хәзерге Яшел Үзән районы, Васильево1974 ел, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― сынлы сәнгать остасы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1971).

Николай Кузнецов
Туган телдә исем Николай Дмитриевич Кузнецов
Туган 22 май 1923(1923-05-22)
Васильево, Яшел Үзән районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Үлгән 1974 ел
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Милләт рус
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Казан сынлы сәнгать укуханәсе
Һөнәре сынлы сәнгать остасы
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1971)

 Николай Кузнецов Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1923 елның 22 маенда Татарстан АССРның (хәзерге Яшел Үзән районы) Васильево бистәсендә туган. 1974 елда вафат.[1] Казан сәнгать училищесын тәмамлый (1945). ССРБ Рәссамнар берлеге әгъзасы (1950).

Катнашкан күргәзмәләре үзгәртү

Иҗаты үзгәртү

Н. Кузнецов иҗатының төп темасы – сәнагать пейзажы һәм шәһәр күренешләре[2]: тимер юллар һәм тукталышлар, елга портлары һәм причаллары, андагы манаралы краннар, нефть сиртмәләре, яңа калаларның урамнары, йортлары, бакчалары, Идел киңлекләре.

Рәссамга беренче танылу китергән хезмәтләре – тимер юл күренешләре: ”Мәскәү. Өченче км” (1952), “Эре станциядә” (1954), “Юдино тимер юлларында” (1962).

Мәскәү. Комсомол мәйданы” (1953) шәһәр пейзажлары шәлкемен башлап җибәрә.”Казан Кремле” (1955) – алар арасында иң яхшысы.[3] «Венеция» (1960), «Мәскәүнең яңа силуэты” (1968-1969) триптихы : “Ленин таулары" (триптихның үзәге), “Останкинодагы телеүзәк” (триптихның сул ягы), “Космосны яулау” (триптихның уң ягы)». Казанның тарихи мигъмари истәлекләре янында яңа биналар аеруча купшы күренә: “Алтынсу агачлар” (1971), “Казан. Куйбышев мәйданы” (1972)

Идел елгасы рәссамны һәрвакыт иҗатка рухландыра: “Казан – биш диңгез порты” (1959), “Йөзү башланыр алдыннан” (1960), “Бүгенге Идел ярлары” (1967).[4]

Нефть якларында иҗат иткән хезмәтләре: “Нефть чыккан якларда” (1964), “Киләчәк төсмерләре” (1963), “Гаҗәеп гигант” (1964), “Миннебай газ-бензин заводы” (1967), “Кышкы юл” (1974).

Соңгы хезмәтләрен КамАЗ төзелешенә багышлый.

Мактаулы исемнәре үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

1. Червонная С. М. Художники Советской Татарии (биографический справочник). Казан, 1975.

2. Г. Могильникова. Николай Дмитриевич Кузнецов (китапта: В.Аршинов, Ю. Петров. Халык рәссамнары. Казан, 1979)

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. http://artchive.ru/artists/22822
  2. Г. Могильникова. Николай Дмитриевич Кузнецов (китапта: В.Аршинов, Ю. Петров. Халык рәссамнары. Казан, 1979)
  3. карарга:http://real-kremlin.ru/v/artgal/sovperiod/SANY4094.JPG.html
  4. карарга:http://real-kremlin.ru/v/artgal/sovperiod/SANY4096.JPG.html
  5. http://www.gabdullatukay.ru/rus/index.php?option=com_content&task=view&id=1029&Itemid=57