Шамил Шәйдуллин (рәссам)

Шамил Шәйдуллин, Шамил Мортаза улы Шәйдуллин (1947 елның 1 августы, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Тәтеш районы, Берлек2021 елның 4 августы, РФ, ТР, Казан) ― рәссам-нәкышче, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1991), халык рәссамы (1997), Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2000).

Шамил Шәйдуллин
Туган телдә исем Шамил Мортаза улы Шәйдуллин
Туган 1 август 1947(1947-08-01)
Берлек, Тәтеш районы, Татарстан АССР, РСФСР, ССРБ
Үлгән 4 август 2021(2021-08-04) (74 яшь)
РФ, ТР, Казан
Яшәгән урын Хөсәен Ямашев проспекты[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы  Россия
 СССР
Әлма-матер Казан сынлы сәнгать укуханәсе, И. Е. Репин исемендәге Санкт-Петербург сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институты[d], ССҖБ сынлы сәнгать академиясе[d] һәм Творческая мастерская живописи[d]
Һөнәре рәссам
Җефет «Татарстан» ДТРК мөхәррире
Балалар улы — журналист.
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясеТР атказанган сәнгать эшлеклесеТатарстанның халык рәссамы

 Шамил Шәйдуллин Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1947 елның 1 августында Татарстан АССРның Тәтеш районы Берлек авылында туган. Казан сәнгать училищесын (1968, диплом эше – Валерий Тур “Шәүлә белән сугыш[2]”), И.Е. Репин исемендәге Ленинград сәнгать институтын (1974, диплом эше – “Бәйрәм[3]), Казанда Россия сәнгать академиясенең иҗат остаханәсен (1980) тәмамлый[4].

2021 елның 4 августында 74 яшендә Казанда вафат[5].

Татарстанның сынлы сәнгате тарихына портрет, натюрморт, пейзаж һәм темалы картиналар ясау остасы булып керде. Милли бәйрәмгә багышланган Сабантуй (1974), нефть чыккан якларга багышланган “Нефть ягы. Лениногорск промыслы” (1982) шәлкемнәрен иҗат итә.

“Карт алмагач төбендә”, Күкидә көз”, “Авылымда бәйрәм” әсәрләре яңалык булып кабул ителә. Габдулла Тукайга багышланган “Халык шагыйре” триптихы, Россиянең бөек шагыйрьләренә багышланган “Чаптар атлар” , Казан ханлыгы җимерелүне сурәтләгән Сөембикә патшабикә” әсәрләре игътибар үзәгендә булды.

Әсәрләре Татарстанның сынлы сәнгать музеенда, Татарстан президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фондында, Татарстанның милли китапханәсендә, Милли мәдәният үзәгендә, “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә саклана.

Ренат Харис: “Шамил Шәйдуллинның бөтен иҗатында шәрык фәлсәфәсе белән мәгъриб фәлсәфәсе үрелеп бара”

Минтимер Шәймиев: “Шамил Шәйдуллин — ХХ гасырның иң бөек ун татар рәссамының берсе”[6]

 
Ш. Шәйдуллин. «Сабантуй». 1978

Кызыклы факт

үзгәртү
  • Шамил Шәйдуллин турында “Кисть художника (Вернуться к самому себе)» кинофильмы төшерелгән[7].

Цитата

үзгәртү
  Россиядә Тукай — шагыйрь генә түгел, ул татар милләтен беркетә торган гаять зур көч. Ә аңа багышланган рәсем күргәзмәсе хакимият игътибарыннан читтә калды. Туган көне 26 апрельдә, ә күргәзмә 27 сендә генә ачылды. Монда ТР мәдәният министрлыгы вәкилләре дә күренми. Миңа ТР рәссамнар берлеге өчен оят. Мин, бер яктан, бу «оешмаган» күргәзмәдә катнашканыма гарьләнәм, икенче яктан куанам, чөнки әйтәсе килгән фикеремне әйттем. Хәзер үк бу күргәзмәне ташлап китәм. Башкача ТР күләмендәге бер генә күргәзмәдә дә катнашмаячакмын[8].
Шамил Шәйдуллин, рәссам
 

Мактаулы исемнәре, бүләкләре

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү
  1. “Шамил Шәйдуллин. Сынлы сәнгать. Графика” (альбом, татар, инглиз, рус телендә, төзүчесе ― Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Розалина Шаһиева). Казан: Заман, 2013.

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү