Казан сәнгать мәктәбе бинасы

Казан сәнгать мәктәбе бинасы (Сәнгать училищесы бинасы) – Казан үзәгендә урнашкан бина, шәһәр мигъмарияты һәйкәле, илкүләм әһәмияткә ия дәрәҗәле мәдәният мирасы ядкәре. ХХ гасыр башында рус стилендә (псевдорус стиле) корылган булган.

архитектура һәйкәле
Казан сәнгать мәктәбе бинасы
Шәһәр Казан
Мигъмари эслүб псевдорус стиле
Лаихә авторы Карл Мюфке (архитектор)(1770)
Төзелеш 19011905 еллар
Халәт Калып:Культурное наследие РФ 4

Русия гербы Русия Федерациясе мәдәни мирасы, объект № 1600182000объект № 1600182000

Бүген әлеге бинада (Казанның Карл Маркс урамы, 70 йорт) Н.И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы (2004 елдан) һәм В.И. Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академик сәнгать институтының Казан бүлекчәсе (2008 елдан) урнашкан.

Тасвирлау үзгәртү

Бина ХХ гасыр башында шәһәр мигъмариятында еш кулланылган классика һәм эклектикадан баш тартып, рус стилендә (псевдорус стиле) салынган.

Казан сәнгать училищесы бинасы — өч катлы итеп куе-кызыл кирпечтән рус теремына охшатып салынган бина, планы Н хәрефенә охшап тора. Гомуми мәйданы 5232,2 м².

Бинаны корганда Мәскәү мигъмары А.Н. Померанцев иҗатының тәэсире булган дип санала.[1] Баш фасады өч өлештән тора, ян — яктан фасадтан чыгып торучы өлешләре — ризалитлары (ит. risalita) бар. Төп керү юлы дивардан чыгып торучы портикка охшатып ясалган, күтәртелгән пьедесталы, арка белән киселгән антаблементы игътибарны җәлеп итә.[2]

Икенче катта тәрәзә араларында колонналар урнаштырылган. Бинаның түбәсендә кубка охшаган өстәмә корылмада гаскәри очлымга (рус. шлем) охшатып эшләнгән бинага яктылык кертүче фонарь (архитектурада: пыяла чатыр) калкып тора.

Бина төзелешендә иң яхшы кирпеч, известняк, ак таш кулланылган. Идәннәргә паркет җәелгән.

Тарих үзгәртү

 
Сәнгать мәктәбе бинасы ХХ гасыр башында.

Казан сәнгать училищесы 1895 елда ачыла. 1905 елга хәтле III кызлар гимназиясе бинасында шөгыльләнә. 1901 елның маенда элекке Арча кыры мәйданының (хәзерге Лев Толстой скверы) бер почмагында укуханә өчен махсус бина кора башлыйлар. Төзелеш белән укуханә мөдире, сәнгать укытучысы Карл Мюфке (18681933) үзе җитәкчелек итә. Ул бина проектын һәм төзелеш сметасын Санкт-Петербургда сәнгать академиясендә раслатуга ирешә. Барлык төзелеш эшләре 1903 елның ноябрендә төгәлләнә. Ләкин декабрьдә янгын чыгып, бинаның түбәсе янып бетә. Ремонтка Мюфке үз акчаларын да тоткан дигән истәлекләр бар. Янгыннан соң яңадан корганда, бинаның өске өлешенең кыяфәтенә зур үзгәрешләр кертелә. 1905 елда Карл Мюфке III дәрәҗә Изге Станислав ордены белән бүләкләнә.[3]

Бинада сәнгать училищесы өчен мөһим булган иртәнге һәм кичке рәсем төшерү сыйныфлары, тантаналар һәм күргәзмәләр заллары, өченче катта остаханәләр өчен авыш түбәле пыяла бүлмәләр була.

Әлеге бинада 1919-1926 елларда Казан азат дәүләт сәнгать остаханәләре (институт), 1926-1929 елларда индустрия техникумы, 1929-1930 елларда политехника институты , 1930-1941 елларда коммуналь төзелеш инженерлары институты урнаша. Озак еллар (1941-2003 еллар) КАИның икенче корпусы булып хезмәт итә. 2004 елда бина Казан сәнгать училищесынә кире кайтарыла. Башта төп фасад ремонтлана, аннары бинаның эчке корылмаларына реставрация үткәрелә. 1995 елда шәһәр мигъмарияты һәйкәле, илкүләм әһәмияткә ия дәрәҗәле мәдәният мирасы ядкәре дип табыла.[4]

Әдәбият үзгәртү

  • Остроумов В. П., Соловаров К. Н. и др. 50 лет Казанской высшей строительной школе (1919—1969). — Казан, 1969.
  • Остроумов В. П. Казань. Очерки по архитектуре и планировке города. — Казан: КДУ нәшрияты, 1978.
  • Остроумов В. П. Здание художественной школы // Казань в памятниках истории и культуры / Под ред. С. С. Айдарова, А. Х. Халикова, М. Х. Хасанова, И. Н. Алеева. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1982.
  • Саначин С. П. Карл Мюфке, его жизнь и деятельность // Казань журналы — 1996 ел, № 9-12.
  • Бичанина З. И. Созидатель: очерк жизни и творчества К. Л. Мюфке. — М.: AOO «Международный союз немецкой культуры», 2008. — ISBN 978-5-98355-054-4.
  • Ключевская Е. П. Казанская художественная школа. 1895—1917. — СПб.: Славия, 2009.

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Р. Ахунов сайты

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Казан турында Рөстәм Ахунов сайты
  2. Бичанина З. И. Созидатель: очерк жизни и творчества К. Л. Мюфке. — М.,2008.— ISBN 978-5-98355-054-4.
  3. Юлия Глазырина. Карл Мюфке — архитектор и педагог Казанские истории. 2010 ел, 20 сентябрь.
  4. Указ Президента РФ № 176 от 20 февраля 1995 года
Казанның истәлекле урыннары
 
Герб Казани