Мәснәви Хәертдинов

Мәснәви Хәертдинов, Мәснәви Хәертдин улы Хәертдинов (1924-1983) — рәссам, мөгаллим, Татарстан АССР халык рәссамы (1977). Татарстан АССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1968). ССРБ (Украина ССР) рәссамнар берлеге әгъзасы (1957). Татарстан АССР рәссамнар берлеге идарәсе әгъзасы (1962-1975, 1980-1983).
Җөмһүрият өчен рәссамнар әзерләүгә үзеннән зур өлеш кертә.

Мәснәви Хәертдинов
Туган телдә исем Мәснәви Хәертдин улы Хәертдинов
Туган 3 март 1924(1924-03-03)
Шыгай, Сарман районы, Татарстан АССР, ССРБ
Үлгән 21 июнь 1983(1983-06-21) (59 яшь)
Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Әлма-матер Харкау дәүләт дизайн һәм сынлы сәнгать институты[d] һәм Ивановское художественное училище[d]
Һөнәре рәссам, мөгаллим
Эш бирүче Казан сынлы сәнгать укуханәсе
Бүләк һәм премияләре Халыклар дуслыгы ордены

 Мәснәви Хәертдинов Викиҗыентыкта

Ядегәрлек тактаташ. Лениногорск. 2015

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1924 елның 3 мартында Татарстан АССРның хәзерге Сарман районы Шыгай авылында туган.

Ивановода сәнгать училищесын (1942), кече авиация белгечләре мәктәбен, Харковьда сәнгать институтын (1951) тәмамлый.

1983 елның 21 июнендә вафат.

Хезмәт юлы үзгәртү

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Хәтер үзгәртү

  • Лениногорскида рәсем мәктәбендә музее эшли.
  • М. Хәертдинов истәлегенә мәктәп диварына тактаташ куелды[1].

Хезмәтләре үзгәртү

  • Нефтьчеләргә багышланган: «Оператор» (1963), «Вахтадан соң» (1964).
  • Лирик картиналар: «Шомырт исе аңкый. Дус кызлар» (1976), «Көзге иртә» (1970).
  • Эш кешеләре темасына: «Кызлар» (1965), «Яшь икмәк үстерүче» (1970).
  • Табигать күренешләре: «Кичке диңгез» (1970), «Ыкта июль» (1978), «Кичке Ык» (1978), «Эскертләр арасында» (1978).
  • Габдулла Тукай портреты (1976).

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Искусство Советской Татарии. Народные художники (җыентык). Казан, 1980.
  2. Сарман районы энциклопедиясе. 1 том. Чаллы, 2000, 197 бит.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү