Фәридә Харрасова
Фәридә Харрасова, Фәридә Заһир кызы Харрасова (1971 елның 27 декабре, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Казан) – рәссам-иллюстратор, «Идел» (1992―2000), «Татарстан» (2003―2009) журналларының баш рәссамы.
Фәридә Харрасова | |
---|---|
Туган телдә исем | Фәридә Заһир кызы Харрасова |
Туган | 27 декабрь 1971 (52 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Казан |
Яшәгән урын | Хөсәен Ямашев проспекты[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР → РФ |
Әлма-матер | Казан сынлы сәнгать укуханәсе |
Һөнәре | рәссам-иллюстратор |
Җефет | Ләис Зөлкарнәй |
Балалар | уллары Сөләйман, Йосыф, Даут, кызы Мәрьям |
Сайт | Farida Kharrasova |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1971 елның 27 декабрендә Казанда туган. Әнисе – табибә, кызын ялгызы тәрбияләп аякка бастыра. Әби-бабасының авылы – Бөгелмә районы Димескәй авылы. Бабасы Халит Нәгыймуллин, сугыш ветераны, колхоз рәисе булган. Фәридәнең балалар бакчасыннан ук рәсем ясарга һәвәслеге була. Әкиятләр укырга, аларның рәсемнәрен карарга ярата. Физика-математика юнәлешендәге мәктәп белән беррәттән, сәнгать мәктәбен, 1993 елда Н. И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесының театр-декорация бүлеген тәмамлый, квалификациясе – рәссам-декоратор. Икенче курста укыган вакытта ук «Ялкын», «Идел» журналларында иллюстратор буларак эшләгән. Дүртенче курста, «Идел» журналына баш рәссам итеп чакыралар, 1992-2000 елларда «Идел» журналында баш рәссам була. 2003-2009 елларда «Татарстан» журналында баш рәссам вазифасын башкара. 2000-2002 елларда «Оазис» журналында рәссам-дизайнер була. 2007-2011 елларда «АртЭко» галереясында ефәктә рәсем ясау укытучысы.
Иҗаты
үзгәртүТөп илһам чыганагы – табигать. Салкын төсләрне (зәңгәр, шәмәхә) ныграк үз итә. Ефәктә (батикта) ясалган картиналар – иҗатында төп юнәлешнең берсе[2]. Башта картиналар ясый, яулык-шәлләргә бизәкләр сала, аннан соң зур тукымаларда эшләргә керешә. Соңгы елларда күбрәк рәссам-иллюстратор буларак эшли, Татарстан китап нәшрияты белән хезмәттәшлек итә. График-рәссам буларак, күп кенә китапларны бизәгән. Соңгы эшләренең берсе – Шәүкәт Галиевның балалар өчен шигырьләр китабын бизәгән. Шагыйрь Ләис Зөлкарнәй китапларын да бизәгән.
Атнасына өч тапкыр үзенең студиясендә дәресләр үткәрә[3].
Күргәзмәләре
үзгәртүКазанда ике шәхси күргәзмәсе узган. Җәйге Универсиада вакытында (2013), Мәдәни Универсиада кысаларында, Казан кремленың Ислам мәдәнияте музеенда заманча батикта татар орнаменты темасына «Көмеш болын» (рус. Шелковый ветер в серебряных лугах) дип аталган күргәзмәсе эшләгән[4] Анда рәссамның ефәктән эшләнгән әйберләре тәкъдим ителгән[5].
2014 елда Ә. Мәҗитовның сәнгать галереясында шагыйрь Ләис Зөлкарнәй шигырьләре буенча әзерләнгән «Мәңгелектә исә җил» (рус. Ветер вечности) дип аталаган күргәзмәсе уза[6].
Күп иҗат эшләре шәхси кулларда, шәхси тупланмаларда саклана[7].
Гаиләсе
үзгәртүИре – шагыйрь Ләис Зөлкарнәй (Ләис Мәүлит улы Харрасов, 1962 елгы). «Ялкын» журналында бергә эшләгәндә танышканнар. Олы уллары Сөләйман (28 яшьтә), кызлары Мәрьям, уллары Йосыф, Даут.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ бирелмәләр нигезе
- ↑ Татарский орнамент в современном батике. ИА «Инфо-Ислам», 04.07.2013
- ↑ Репетитор Харрасова Фарида Загировна (рисование)(үле сылтама)
- ↑ В Музее исламской культуры открылась выставка росписи по шелку. 2022 елның 19 август көнендә архивланган. Министерство спорта Республики Татарстан
- ↑ Александра Дашина. Шелковый ветер в серебряных лугах. 2022 елның 19 август көнендә архивланган. «Республика Татарстан», 09.07.2013
- ↑ Фарида Харрасова: «Ветер вечности». Art16.ru
- ↑ Фарида Харрасова
Әдәбият
үзгәртү- Таңсылу Габидуллина. Шагыйрь һәм рәссамның бәхетле дуэты. «Гаилә һәм мәктәп», 2022 ел, август, 2-5нче бит.