Закир Батраев, Закир Солтан улы Батраев (1936 елның 11 октябре, ССРБ, Үзбәк ССР, Бохара) — нәкышче рәссам, педагог, Татарстан (1992) һәм РФ (1993) рәссамнар берлекләре әгъзасы, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (1991), Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының атказанган хезмәткәре (2005), профессор, ЮНЕСКО сынлы сәнгать халыкара ассоциациясе (ингл. International Association of Art (IAA/AIAP), UNESCO[2]) әгъзасы.

Закир Батраев
Туган телдә исем Закир Солтан улы Батраев
Туган 11 октябрь 1936(1936-10-11) (87 яшь)
ССРБ, Үзбәк ССР, Бохара
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан сынлы сәнгать укуханәсе
Һөнәре рәссам, педагог
Җефет Сания Рәимова (1937)[1], музыка белгече, профессор.
Балалар кызы
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

 Закир Батраев Викиҗыентыкта

Тышкы рәсемнәр
Картиналары.

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү
 
Закир Батраев. «Әҗем мәчете»

1936 елның 11 октябрендә Бохарада туган. Гаиләсе белән Сарытау өлкәсе Пугачев шәһәренә күчә, балачагы шунда уза[3], татар мәктәбендә укый. Казан сынлы сәнгать училещесын (1959), «Рәссам-нәкышче» белгечлеге буенча Ташкәнт театр-сәнгать институтының (2012 елдан Мәннан Уйгур исемендәге Ташкәнт дәүләт сәнгать институты, үзб. Mannon Uygʻur nomidagi Toshkent davlat sanʼat instituti) станок нәкыше факультетын (1965) тәмамлаган.

19661968 елларда РСФСР сәнгать фондының Татарстан бүлеге рәссамы.

1968 елдан 49 ел буена Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының архитектура факультетында рәсем һәм нәкыш укытучысы: 19681992 елларда архитектур проектлау кафедрасы ассистенты, өлкән укытучысы; 19771980 елларда архитектура факультеты деканы; 1992 елдан сынлы сәнгать кафедрасында: 19922002 елларда доцент, 20022013 елларда профессор.

600дән артык нәкыш һәм графика эшләре авторы. Халыкара, бөтенсоюз, бөтенроссия, республика күргәзмәләрендә катнаша: Токио (1991), Мәскәү (1970-1990, 2000), Ташкәнт (1965), Горький (1975), Уфа (1977), Бакы (1983), Казан (19702003, 15 мәртәбә). Шәхси күргәзмәләре үтә: Казанда (Ливадия, 1974; КИСИ, 1975, 1985; Галимнәр йорты, 1990, Рәссамнар берлеге күргәзмәләр залы, 1992; «Хәзинә», 2011[4][5]), Мәскәүдә (1971, 1976, 1989, 1998, 2000) һ. б.

Эшләре РФ, Токио (Япония), Сиәтл (АКШ), Харбин (Кытай) сәнгать галереяларында, Англия, Франция, элекке Югославия илләре, Төркия, Мисыр, Маҗарстан, Исраил, Грециядә шәхси тупланмаларда саклана [6]. Дистәгә якын эше Татарстан сынлы сәнгать музеенда, 3 эше Әлмәтнең сәнгать галереясында урын алган.

Рәсемнәренең тематикасы

үзгәртү

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
  1. Расиха Фаизова. Сәйяр рәссам. 2018 елның 12 июль көнендә архивланган. «Сөембикә», 2017 ел, май, 64нче бит. ISSN 0869-1398

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү