Луиза Фәсхетдинова

рәссам-этнодизайнер

Луиза Фәсхетдинова, Луиза Фәһим кызы Фәсхетдинова (Луиза Фагимовна Фасхутдинова; 1968 елның 31 декабре, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― рәссам-этнодизайнер, декоратив-гамәли сәнгать (укалап чигеш, традицион татар костюмы) өлкәсендә әйдәп баручы рәссамнарның берсе. Татарстан (1994) һәм Россия (2002) Рәссамнар берлекләре әгъзасы. Россия Рәссамнар берлеге Бөтенроссия иҗат иҗтимагый оешмасының төбәк бүлекчәсе Татарстан Рәссамнар берлегенең (ОВТОО СХ России в Татарстане) идарә әгъзасы һәм декоратив-гамәли сәнгать секциясе рәисе. Әмир Мәҗитов музее мөдире (2015 елдан). Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Бакый Урманче исемендәге премия лауреаты (2022).

Луиза Фәсхетдинова
Туган телдә исем Луиза Фәһим кызы Фәсхетдинова
Туган 31 декабрь 1968(1968-12-31) (55 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан сынлы сәнгать укуханәсе, В.И.Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты
Һөнәре рәссам-этнодизайнер
Эш бирүче Әмир Мәҗитов музее, Арча милли аяк киеме фабрикасы һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Бакый Урманче исемендәге премия
Сайт luizaart

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү
  Тышкы рәсемнәр
  Кайбер эш үрнәкләре.
  Тышкы рәсемнәр
  Р. Н. Миңнеханов Луиза Фәсхетдиновадан бүләккә такыя (түбәтәй) ала.

1968 елның 31 декабрендә Казанда Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1996), сынчы-рәссам Фәһим Нуретдин улы Фәсхетдиновның гаиләсендә туган. Әтисе (1944 елгы) чыгышы белән Апас, әнисе Әтнә районынннан [1]. Сәнгать белеме алган: 1988 елда Казан сәнгать училищесын тәмамлаган. Санкт-Петербург эшкуары Яхья Идрис улы Ильясов башлангычы белән, Арча милли аяк киеме фабрикасына эшкә урнашып, шуннан шәрыктагы алтын белән чигүнең иң борынгы үзәге булган Бохарага командировкага барып, алтын белән чигү фабрикасында бер ай укып, югары разрядлы «алтын белән чигү остасы» квалификациясе алып кайткан[1].

1998 елда Казан дәүләт университетының тарих факультеты этнография кафедрасын тәмамлаган, анда «Татар укалап чигеше» (Татарское золотное шитье) темасына диплом эше башкарган. ТР ФА Мәрҗани исемендәге Тарих институтының аспирантурасын тәмамлаган. Диссертация темасы ― «Казан татарларының укалап чигеше»[2].

ТР ФА Тарих институтының этнология бүлеге фәнни хезмәткәре булып эшләгән[3].

Казан шәһәренең музей комплексына керүче Әмир Мәҗитов музее мөдире (2015 елдан).

Фәсхетдинованың иҗади эшчәнлеге татар укалап чигү һәм кулдан чигү сәнгате традицияләрен торгызу һәм үстерү, татар кулдан чигү технологиясен (тамбур чигеш һәм башкалар) һәм аппликацияне (чәмчә) үзләштерү белән бәйле. Ул милли костюм комплексына кергән әйберләрдә (күлмәкләр, камзуллар, калфаклар, түбәтәйләр һ.б.), ритуаль-йола һәм көнкүреш әйберләрендә — сөлгеләр, ашъяулыклар һ. б., татар мәдәниятенең дини-рухи символлары булган ләүхә (тукыма шамаилләр), намазлыкларда традицион укалап (алтын белән) чигешне уңышлы куллана[1].

Луиза Фәсхетдинованың авторлык эшләре татар укалап чигеше традицияләрендә башкарылган[4]. Аның авторлык әсәрләре оригиналь һәм уникаль. Талантлы оста кулы белән татарларның орнамент мирасының гаять зур потенциалы һәм байлыгы чагыла, ул аны саклап кына калмый, ә традицион мотивларны һәм образларны заманча әсәрләрнең стилистикасына кертеп, үзгәртә дә. Автор шулай ук борынгы әйберләрнең күчермәләрен һәм репликаларын да башкара, бу аңа традицияне тирәнрәк аңларга һәм үзенең осталыгын камилләштерергә мөмкинлек бирә[1].

Әсәрләре халыкара (Төркия, Пакистан, Гыйрак, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Германия, Венгрия, Франция һ.б.), бөтенроссия («Уникальная Россия», «Вышитая карта России»), төбәк һәм республика күргәзмәләрендә күрсәтелгән. Алар Татарстан музейларында (ТР Милли музее, Дәүләт сынлы сәнгать музее, Казан шәһәренең музей комплексы), «Туран» фондында, Мәрҗани исемендәге фондта (Мәскәү), Әлмәт картиналар галереясында, шәхси коллекцияләрдә саклана[5].

2002 елда Татарстан Республикасы Президенты өчен штандарт ясаган (чиккән).

Шәхси күргәзмәләре «Казан» милли—мәдәният үзәгендә (1994, 1997), Казан Кремлендә Татар дәүләтчелеге музеенда (2008), «Хәзинә» галереясында (2016; «Гөлханә», 2024) узган[6].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү

Гаиләсе

үзгәртү

Кызы.

Искәрмәләр

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү