Әлмәт картиналар галереясы

Әлмәт картиналар галереясы, Геннадий Стефановский исемендәге Әлмәт картиналар галереясы, (рус. Альметьевская картинная галерея, Альметьевский филиал музея изобразительных искусств РТ имени Г. Стефановского) — Татарстанның Әлмәт шәһәрендә урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы. Татарстан Республикасы дәүләт сынлы сәнгать музее филиалы. Республиканың көньяк-көнчыгышы рәссамнарының сынлы сәнгать иҗат үрнәкләре аша Әлмәт төбәге тарихы белән таныштыра.

Әлмәт картиналар галереясы
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Әлмәт районы
Әлмәт
картиналар галереясы
Нигезләү датасы 1975
Урын 423450 ТР, Әлмәт, Ленин ур., 98.
Директор Розалия Равил кызы Минабетдинова
Сайт Галерея сайты
Тышкы рәсемнәр
Галереядан фотосурәтләре.

Тарих үзгәртү

1975 елның 26 августында «Татнефть» ААҖ ярдәмендә ачыла. Картиналар галереясын оештыруда Геннадий Алексей улы Стефановский (19181991, галереяның беренче (19751987 елларда) директоры) башлап йөри. «Татнефть» сатып алган Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан рәссамнары картиналары, шулай ук шәһәр оешмалары, Әлмәт шәһәре шурасы башкарма комитеты, ТР мәдәният министрлыгы, ТР рәссамнар берлеге, Әлмәт мәдәният бүлеге сатып алган, аерым рәссамнар тапшырган әсәрләр галереяның нигезе була. 1987 елның 1 августыннанТатарстан Республикасы дәүләт сынлы сәнгать музее филиалы. Әлмәт картиналар галереясы — республиканың көньяк-көнчыгышында урнашкан иң зур музейларының берсе[1].

 
Г. А. Стефановский — галереяны нигезләүче
 
Галерея урнашкан «Нефтьче» мәдәният йорты

Бина үзгәртү

Картиналар галереясы Әлмәтнең «Нефтьче» мәдәният йортында урнашкан.

Экспонатлар үзгәртү

Гомуми мәйданы — 1 200 кв. м., күргәзмәләр залының мәйданы — 800 кв. м. Әлмәт картиналар галереясында озак саклануда ~1 000 сынлы сәнгать (рәсем сәнгате, графика, скульптура, декоратив-гамәли сәнгать) әсәре бар. Күргәзмәдә Татарстан рәссамнары Б. Урманче, Х. Якупов, Р. Якупова, В. Тимофеев, М. Госманов, В. Куделькин, Л. Фәттахов, Н. Кузнецов, С. Лывин, И. Зарипов, А. Абзгилдин, К. Максимов, А. Прокопьев, Б. Майоров, Р. Нигъмәтуллина, Э. Бусова, И. Колмогорцева, С. Кузьминых эшләре куелган. Галерея фонды республиканың көньяк-көнчыгышында яшәүче яшь рәссамнар (З. Бикташева, В. Акимов, Р. Сәлахова, О. Кульпин, А. Максютин, Н. Петров, Б. Мәрданов, В. Терентьев, Р. Гомәров, В. Кротов, В. Милославская, В. Бушурова, Т. Самойлова, Ю. Свинин, В. Пиянзин) эшләре белән тулыландырыла. Музей тупланмаларында танылган рус һәм совет рәссамнары (А. Кокарев, Л. Лагорио, Н. Хохряков, К. Бритов, Л. Бродская, В. Ветрогонский, В. Васин, Н. Жуков, В. Игошев, Г. Королев, М. Куприянов, Н. Обрынба, Э. Прибыловская, П. Соколов-Скаля) әсәрләре, «Халык иҗаты» бүлегендә Арча милли аяк киеме фабрикасы осталарының күн мозаикасы һәм бизәк төшерелгән әйберләре, татар тукучылары эшләнмәләре һәм чигүләр, Дымки осталары кызыл балчыктан ясаган уенчыклар, Палех лак миниатюрасы, матур пыяла, Ленинград һәм Дулевск фарфор заводларының эшләнмәләре, Хохлома агач савыт-сабасы, агачтан уеп ясалган эшләнмәләр урын алган.

Экскурсияләр үзгәртү

  • Идел буе: тарихчы һәм рәссам күзлегеннән. Идел Болгарының тарих битләре.
  • Рус һәм татар халкының декоратив-гамәли сәнгате. Татарларның декоратив-гамәли сәнгате: туку, чигү алымнары, күн мозаикасы осталары эшләре. Русларның декоратив-гамәли сәнгате: хохлома, гжель, Полхов - Мәйдан, Городец, Палех, кызыл балчыктан ясалган уенчыклар, чигелгән әйберләр.
 
Әлмәт картиналар галереясы турында китап

Әдәбият үзгәртү

  1. Разим Вәлиуллин (төзүче). Әлмәт җырлый (җыентык). Казан: «ГранДан», 2003. ISBN 5-89928-070-0
  2. Альметьевская картинная галерея. 100 произведений (альбом). М.: Музей-галерея «Новый Эрмитаж – один», 2004.(рус.)
  3. Альметьевская картинная галерея (каталог). М.: Музей-галерея «Новый эрмитаж-один», 2005.(рус.)

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү