Сергей Лывин
Сергей Лывин, Сергей Осип улы Лывин (рус. Сергей Осипович Лывин; 1923 елның 29 сентябре, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Питрәч районы, Черемыш ― 2004 ел, РФ, ТР, Казан) ― сынлы сәнгать остасы, СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы (1952)[2]. Тукай бүләге иясе (1978).
Сергей Лывин | |
---|---|
Туган телдә исем | Сергей Осипович Лывин |
Туган | 29 сентябрь 1923 Черемышево, Питрәч районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР |
Үлгән | 2004 ел РФ, Татарстан, Казан |
Күмү урыны | Арча зираты[1] |
Милләт | рус |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Казан сынлы сәнгать укуханәсе |
Һөнәре | рәссам |
Бүләк һәм премияләре | ![]() ![]() ![]() ![]() ![]() |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1923 елның 29 сентябрендә Татарстан АССРның Питрәч районы Черемышево авылында туган. 2004 елда Казанда вафат[3]
Сугышта
үзгәртүБөек Ватан сугышында Украина фронтында 78нче полкның 25нче укчы дивизиясендә, Курск дугасында 5нче артиллерия дивизиясендә өлкән сержант буларак катнаша. Ике Кызыл Йолдыз ордены, III дәрәҗә Дан ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән[4].
Сугыштан соң
үзгәртүКазан сынлы сәнгать укуханәсен тәмамлаган (1947). ССРБ Рәссамнар берлеге әгъзасы (1952).
1965―1980 елларда ― Татарстан АССР Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе урынбасары.
Күп тапкырлар Казан шәһәр Советы депутаты булып сайланган.
Чуаш дәүләт сәнгать музеенда 2 хезмәте саклана[5]
Иҗаты
үзгәртүТатарстанның әйдәп баручы рәссамнарыннан берсе. Лирик пейзаж остасы. Аның рәсемнәрендә республика табигатенең төрле фасыллардагы халәте шигъри чишелешен таба[6].
Кышкы фасылны рәссам бигрәк тә нечкә тоемлый. Агач ботакларындагы көмеш төсендәге сыкыларга, көпшәк карларга, февраль аеның зәңгәрсу басуларына багышланган кышкы пейзажлары ак төснең гади күзгә бәрелеп тормый торган төсмерләрен оста кулланып ясалган. «Мартта», «Мартның беренче көне», «Яз якынлашуы», «Май киче» кебек язгы пейзажларын карагач, кәеф күтәренкелеге кичерәсең.
Узган гасырның 60 нчы елларында ясалган нефть ягы пейзажлары «Буровой янында», «Баулы кырлары», «Татарстан юллары», «Татарстан киңлекләрендә»[7] контраст төсләргә бигрәк тә бай.
1970-елларда иҗат ителгән Владимир Ленин исеменә бәйле пейзажлар шәлкемендә рәссамның туган ягы Питрәчнең, күрше авыл Ленино-Кокушкино (Апакайның) табигате яратып тасвирлана. Бу елларда республиканың тарихи һәйкәлләре шәлкемен ясау ― иҗатында бер баскычка күтәрелү булып тора, рәссам яңа пастель техникасын куллана башлый.
1975―1976 елларда ясаган эшләреннән Габдулла Тукайга багышланган «Йөрәктә һәм күңелдә син, и туган як» (Трус. ы в памяти и серде, родная сторона) шәлкеме тормышчан булуы белән аерылып тора[8].
Хезмәтләре
үзгәртү- «Тайницкая манарасы» (1958)[5]
- «Сөембикә манарасы» (1960)
- “Татарстан киңлекләрендә” (На просторах Татарии) (1960)[7]
- “Нефть чыккан якларда” (1965)
- “Баулы кырлары” (1967)
- “Кокушкино” (1969)
- “Черемышево болыннары”
- “Кышкы иркен урманда” (1976)
- “Алтын нурлар кояш батканда” (1976)
- “Тынлык уртасында” (1976)
- “Көз” (1977)
Катнашкан күргәзмәләре
үзгәртү- Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм сәнгате ункөнлеге (1957)
- Мәскәүдә «Совет Россиясе» күргәзмәсе (1961)
- Бөтенсоюз сәнгать күргәзмәсе (1961)
- «Зур Идел» зона күргәзмәсе
- Мәскәүдә РСФСРның 16 автономияле республикасы күргәзмәсе
- Ленинградта «Совет Татарстаны» күргәзмәсе (1972)
- Уфада «Совет Татарстаны» күргәзмәсе (1976)
- Шәхси күргәзмәләре (1959, 1973)
Бүләкләре, мактаулы исемнәре.
үзгәртү- Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе.(1960)[9]
- Татарстан АССРның халык рәссамы (1973)
- Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1978) ― Владимир Ленинга һәм Габдулла Тукайга багышланган картиналар шәлкеме өчен
- Хөрмәт Билгесе ордены
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 https://cemetery.kzn.ru/burials/132114
- ↑ Сергей Осипович Лывин - биография. Артхив
- ↑ Лывин Сергей Осипович. Татарская энциклопедия TATARICA
- ↑ Большая биографическая энциклопедия
- ↑ 5,0 5,1 архив күчермәсе, archived from the original on 2016-03-06, retrieved 2014-08-08
- ↑ Червонная С. М. Художники Советской Татарии (биографический справочник). Казан, 1975
- ↑ 7,0 7,1 карарга: http://kykolnik.livejournal.com/855226.html?thread=9415866
- ↑ Г. Могильникова. С.О.Лывин / В. Аршинов, Ю. Петров. Халык рәссамнары. Казан, 1979)
- ↑ http://artchive.ru/artists/23655(үле сылтама)
Әдәбият
үзгәртү- В. Аршинов, Ю. Петров. Халык рәссамнары. Казан, 1979.
- Червонная С. М. Художники Советской Татарии (биографический справочник). Казан, 1975.
Сылтамалар
үзгәртү- Лывин Сергей Осипович. Татарская энциклопедия TATARICA
- Сергей Осипович Лывин - биография. Артхив