Илдар Зарипов (1939)

Илдар Касыйм улы Зариповтатар рәссамы, Татарстан һәм Россиянең атказанган рәссамы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе, Россия рәссамнар берлеге әгъзасы (1970 елдан).

Илдар Зарипов
Туган телдә исем Илдар Касыйм улы Зарипов
Туган 15 ноябрь 1939(1939-11-15)
Казан, ТАССР
Үлгән 14 июнь 2012(2012-06-14) (72 яшь)
Казан, Татарстан
Яшәгән урын Декабристлар урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт академия сәнгать институты[d]
Һөнәре рәссам
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе

 Илдар Зарипов Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Ул 1939 елда Казанда туа. Шәһәрнең 91 нче номерлы мәктәбен тәмамлагач, 1956–1961 елларда Казан сәнгать училищесында, 1962–1968 елларда В.И.Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтында белем ала; 1968–1970 елларда Мәскәү шәһәрендә Сәнгать академиясенең сынлы сәнгать остаханәсендә Г.М.Коржев җитәкчелегендә рәсем остаханәсендә стажировка үтә. 1970 елдан алып И.Зарипов Казанда яши һәм эшли. Аның үзенчәлекле иҗаты Россия рәсем сәнгате тарихына кергән, аеруча 1960–1980 елларда ясалган «Өйдә» (1971), «Нефтьче Әхәт абый» (1974), «Казан чибәре Зөлфия» (1984), «Катюша», «Батыр» (1985), «Кырлай моңы» (1986, 1988), «Авылда» (1987), «А.С.Пушкин» сериясеннән пейзажлар» (1980 еллар) кебек гүзәл әсәрләре киң танылган. 1990 елларда ул – Татарстанда әйдәп баручы рәссамнарның берсе, Россия һәм чит илләрдә танылу ала.

Илдар Касыйм улы еш кына рәсми сәнгатькә пассив оппозициядә була, «партия җитәкчелеге» ягыннан тәнкыйтькә дучар була. Сәнгать белән кызыксынучы, нинди генә халык вәкиле булмасын интеллегент рәссамның остаханәсе һәрвакыт ачык булуга карамастан, совет чорында аны , милләтчелектә гаеплиләр. Гаепләү өчен аның телевизион интервьюсы сәбәп булган, анда рәссам татар авылына бик теләп килүен һәм авыл йортында татар чәен эчәргә яратуын белдергән. Нәкъ менә шушы «татар» чәе өчен рәссамны республиканың югары җитәкчелегенә "келәмгә" чакыралар, анда аңа «татар чәе» юк икәнне аңлаталар, чөнки ул Татарстанда үсми. Илдар Зарипов һәрвакыт милли рәссам булып саналды һәм традицион рәвештә аның милли сюжеты турында сөйләнде.

Хәзер останың Татарстан һәм Россиянең сәнгать хәзинәсенә керткән өлеше лаеклы бәяләнде. Рәссамның аспирантураны тәмамлаганнан соң беренче мөстәкыйль адымнары да уңышлы дип табылды. 1970 елда СССР милли республикалары рәссамнарының Бөтенсоюз күргәзмәсе Мәскәү комиссиясе «Өйдә» картинасын бер тавыштан таный. Эш милли колоритны тапшыруда иң яхшысы дип бәяләнә.

Илдар Зариповның XX гасыр татар рәсеме классикасына әверелгән иң яхшы әсәрләре Третьяков дәүләт галереясында, Дәүләт Рус музее галереясе, Людвиг музееның «шоколад патшасы» җыелмасында һәм башка күп кенә музейларда, картина галереяләрендә, Россия һәм чит илләрдәге шәхси коллекцияләрендә саклана.

2004 елда Илдар Зариповның юбилеена мөнәсәбәтле Татарстан Президенты Миңтимер Шәймиевтан бүләк буларак Казанда галерея студиясе ачыла.

2012 елда вафат булган.

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Светлана Ивановна, рәссамның гомере буе музасы була. Аның образын күп әсәрләрдә танырга була.

Улы - Ирек Илдар улы, рәссам, дизайнер, Илдар Зарипов исемендәге галерея-студиягә нигез салучы. 2006 елда фаҗигале төстә һәлак була.

Оныгы - Зарипова Айгөл Ирек кызы, коллекцияне саклаучы, куратор.

Ирешкән дәрәҗәләре үзгәртү

  • 1976 елда рәссамга ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелә.
  • 2002 елда Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин Указы белән И. Архиповка Россиянең халык рәссамы исеме бирелә.


Сылтамалар үзгәртү


  1. https://web.archive.org/web/20190505160957/https://jitely.info/kazan