Петр Дульский, Петр Максимилиан улы Дульский (рус. Дульский Петр Максимилианович, 1879 елның 9 (23) марты, Бессарабия, Орһей — 1956 елның 15 феврале, Казан) — сәнгать белгече, рәссам (график), педагог, музей белгече. ТАССР рәссамнар берлеген оештыручыларның берсе һәм беренче рәисе (1936-1937), ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1940). Татар һәм рус сынлы һәм декоратив сәнгате, архитектурасы турында хезмәтләр авторы[2] . Сәнгать фәннәре кандидаты (1938).

Петр Дульский
Туган телдә исем Петр Максимилиан улы Дульский
Туган 23 март 1879(1879-03-23)
Бессарабия, Орһей шәһәре
Үлгән 15 февраль 1956(1956-02-15) (76 яшь)
Казан
Күмү урыны Арча зираты
Яшәгән урын Федосеев урамы[1]
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Әлма-матер Казан сынлы сәнгать укуханәсе
Һөнәре рәссам, сәнгать белгече, педагог
Балалар кызы Людмила
Бүләк һәм премияләре «Хөрмәт Билгесе» орденыХезмәт Кызыл Байрагы ордены
Гыйльми дәрәҗә: сәнгать белеме нәмзәте[d]

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1879 елның 9 (23) мартында Бессарабиянең (хәзерге Молдованың Орһей районы үзәге) Орһей шәһәрендә туган. 1889 елда Кишенәүнең 1нче гимназиясенә укырга керә, Одессада рәсем ясау мәктәбендә (1895-1898, укып бетерми), Казан сынлы сәнгать мәктәбенең гравюра бүлегендә (1899-1904), Казан университетының тарих-фәлсәфә факультетында (1915-1919) укый. 1904 елда Вятка губернасы Слободской шәһәре реаль училещесынә һәм кызлар гимназиясенә рәсем укытучысы итеп җибәрелә (шәкерте — С.А. Луппов)[3].

П. М. Дульский 1906 елда сынлы сәнгатькә укыту куелышын өйрәнү өчен Вена, Берлин һәм Парижга бара.

1911 елда Казанның Беренче реаль училещесынә рәсем укытучысы итеп чакырыла. Шул елдан 50 елга якын гомерен Казан белән бәйли. Казан университетының бай китапханәсендә эзләнеп, төбәкнең тарихын өйрәнә, онытыла төшкән җирле архитекторлар, рәссамнар М.П. Коринфский, Л.Д. Крюков, В.С. Турин, Э.П. Турнерелли һ.б. исемнәрен кире кайтара. 1914 елда аның беренче зур гыйльми хезмәте — «Памятники казанской старины» басылып чыга. Китапка урнаштырылган борынгы Казан күренешләре белән 50 фоторәсемне Лейпцигта эшләтә, китап тышлыгын график Г.И. Нарбут ясый.

1916 елда «Казанның сынлы сәнгать хәзинәләре» дигән күргәзмәне оештыручы һәм шул ук исемдәге китапны әзерләп бастыручы була.

1919 елда Казан губерна музее (1920 елда музейның 25 еллыгы уңаеннан аңа Татарстан Җөмһүриятенең Үзәк музее статусы бирелә) сынлы сәнгать бүлеге мөдире итеп билгеләнә. Рәссамнар А.И. Кравченко, Н.Н. Купреянов, В.А. Фаворский, Г.К. Лукомский, А.П. Остроумова-Лебедева, А.А. Пластов һ.б. беренче шәхси күргәзмәләрен оештыра.

Татарстан Җөмһүриятенең Үзәк музеена, юбилее уңаеннан Дәүләт музей фонды (Мәскәү) ХIХ гасыр ахыры – ХХ гасыр башы рәссамнарының зур җыелмасын тапшыра. Музей фонды арту белән бергә күргәзмәләр оештыру һәм фәнни — тикшеренү эшләре дә арттырыла. Музейның сәнгать бүлеген картиналар галереясенә әйләндерүдә П.М. Дульский белән бергә П.Е. Корнилов (1896-1981), В.В. Егерев (1886-1956), П.А. Радимов (1887-1967) зур хезмәт куялар. Алар бигрәк тә җирле рәссамнарның иҗатын барлап, бер урынга туплауга зур игътибар бирә. Күргәзмәләр вакытында һәм остаханәләрдән Казан сәнгать мәктәбе укытучылары һәм шәкертләре Н.И. Фешин, Н.Н. Беньков, Г.А. Медведев, В.К. Тимофеев, К.К. Чеботарев әсәрләре табып алына. П.М. Дульский һәр күргәзмәнең каталогын чыгарып баруга ирешә.

1925 елда Парижда совет сынлы сәнгате күргәзмәсенең Татарстан АССР бүлеген оештыруда катнаша.

Илдә музейга багышланган бердәнбер журнал — «Казанский музейный вестник» журналының мөхәррире (1920-1924), «Казанский библиофил» журналының (1921-1923) мөхәрририят әгъзасы була[4].

1936 елда ТАССР рәссамнар берлегенең беренче рәисе итеп сайлана.

Татарстан АССРда беренчеләрдән булып, П.М. Дульскийга 1940 елда «ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә.

1930-1941, 1949-1956 елларда Казан коммуналь төзелеше институтында (1939 елдан Казан коммуналь төзелеш инженерлары институты, 1946 елдан Казан гражданнар төзелеше инженерлары институты) (хәзерге Казан архитектура төзелеш университеты) укыта, доцент, 1941-1948 елларда Казан авиация институты доценты,

Хезмәтләре

үзгәртү

500 дән артык мәкалә һәм китап бастырган. «Казан тарихы һәйкәлләре», «Казан китабы һәм аның нәфис тышлыгы», «Казан сынчыларында классицизм», «Казанда барокко», «Э. Турнерелли», «Н. Фешин», «И. Шишкин», «П. Беньков», «С. Ахун», «П. Радимов» һ.б. китаплар авторы. «Казан татарлары сәнгате» (рус. Искусство казанских татар), «Татарстан АССР дәүләт музее хәзинәләре» (рус. Художественные сокровища Государственного музея Татарской АССР, 1944, басылмаган, кулъязмада калган) хезмәтләрен язып, татар милли сәнгатен өйрәнүгә өлеш кертә.

Сәнгать тарихы, сәнгать тәнкыйте һәм педагогика, музей төзелеше һәм ядкярләрне саклау, экспозицион-күргәзмә һәм мөхәррирлек-нәшрият эше, рәссамнар һәм архитекторларның иҗади берләшмәләре эшчәнлеген оештыруда өлеше зур[5].

Рәссам

үзгәртү

П.М. Дульский, рәссам буларак, графикага өстенлек бирә, офорт, пастель, авкарель куллана[6] . РСФСРда узган 12 күргәзмәдә «Борынгы Казан почмагы» (рус. Уголок древней Казани, 1921, акварель), «Югары Ослан янында» (рус. У Верхнего Услона, 1929, акварель) һ.б. эшләре күрсәтелә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү
 
П.М. Дульский каталогы, 2009

1956 елның 15 февралендә вафат. Казанның Арча зиратында чиркәү аллеясында академик Арбузов кабере янәшәсендә дәфен ителгән. «ССРБ архитекторлар берлеге Татарстан бүлегеннән һәм кызыннан» дигән язулы кабер ташы куелган.

Казанның Федосеев урамында рәссам яшәгән йорт, урамның барлык тарихи йортлары белән беррәттән, 2000-елларда юк ителгән.

Архивы Татарстанның Берләшкән дәүләт музеенда (папка № 40, инв. № 120181) саклана.

Чыганаклар

үзгәртү
  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият

үзгәртү
  1. Бикбулатов Р. Казань. Знаменитые люди. Казань: «Заман», 2003. ISBN 5-89052-016-4

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү