Садри Ахун
Садри Ахун (тулы исеме Садретдин Сәлахетдин улы Ахунов) — сынчы. РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1950 ел). Татарстан АССРның халык рәссамы (1952 ел).
Садри Ахун | |
---|---|
Туган телдә исем | Садретдин Сәлахетдин улы Ахунов |
Туган | 16 март 1903 Екатеринбург, Россия империясе |
Үлгән | 21 июнь 1990 (87 яшь) ССРБ, РСФСР, Мәскәү |
Күмү урыны | Вострәков зираты[d] |
Яшәгән урын | 1 нче белгечләр йорты[1] |
Милләт | татар |
Әлма-матер | Екатиринбур сынлы сәнгать укуханәсе[d] |
Һөнәре | сынчы |
Ата-ана |
|
Катнашкан сугышлар/алышлар | Алман-совет сугышы |
Бүләк һәм премияләре | |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1903 елның 16 мартында Екатеринбургда туган, 1990 елның 21 июнендә Мәскәүдә вафат.[2][3] Әтисе Сәлахетдин Ахунов Казан губернасы Лаеш өязе, Олы Мәтәскә авылыннан, әнисе Биби-Закирә Ырымбур губернасы Караболак авылыннан.[4]
Чиләбе мәдрәсәсен (1915 ел), Чиләбе коммерция училищесын (1919 ел), Урал сәнгать-сәнагать техникумының таш кисү бүлеген (1927 ел), Ленинградта пролетар сынлы сәнгать институтын (1931 ел) тәмамлый.
1923 елда Чиләбедә татар - башкорт клубында рәссам-бизәүче булып эшли.
Урал асылташларыннан ясалган әсәре өчен Бөтендөнья күргәзмәсенең Зур алтын медаленә лаек була (Париж, 1925 ел).
1931 – 1951 елларда Казанда эшли. Татрәссам иптәшлеге (1930 ел), Татарстан АССР совет рәссамнары берлеге (1937 ел) әгъзасы.
1940-1950 елларда Татарстан АССР Рәссамнар берлеге рәисе. 1931-1951 елларда Казан сәнгать училищесында скульптура бүлеге җитәкчесе. Аның шәкертләре арасында – Васил Маликов, Рада Нигъмәтуллина, Н. Адылов.
1951 елдан Мәскәүдә. 1961-1977 елларда Мәскәү технология институтының композиция кафедрасы мөдире.
Хезмәтләре
үзгәртү- Дөнья, Европа һәм Россиянең җәмәгать эшлеклеләре - А. Барбюс (1937 ел), Р. Роллан (1937 ел), М.В. Фрунзе (1960 ел), А. Бутлеров (1965 ел), М. Горький (1965 ел), В.И. Ленин (1970 ел), Анжела Девис (1971 ел), Р. Тагор (1974 ел), Хо-Ши-Мин сыннары;
- Советлар берлеге Каһарманнары М. Воронков (1945 ел), И. Ижукин (1945 ел), Әмәт-Хан Солтан (1974 ел) сыннары;
- Татар мәдәнияте эшлеклеләре - Галимҗан Ибраһимов (1935 ел), Габдулла Тукай һәйкәле (1958 ел, сынчылар Л. Кербель, Л. Писаревский, архитектор Л. Павловский белән бергә); Галиәсгар Камал, Шәриф Камал, Һади Такташ , Муса Җәлил (1957 ел), Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов сыннары;
- «Даладагы җыр», «Лачын тоткан аучы», «Уңыш», «Комиссар үлеме», «Кызыл партизаннар разведкасы», «Горняк», «Чуен коючы», «Дөнья хуҗасы хезмәт булыр», «Колхоз рәисе Нурулла Лотфуллин», «Ядро атучы», «Теннисчы кыз», «Моабит дәфтәре», «Балыкчы бакчасы» сыннары;
- Низами Ганҗәви әсәрләре нигезендә «Арысланны үтерүче Хөсрәү», «Мәҗнүн җәйрәннәр арасында» (Бакы, 1939 ел) сыннары.
Катнашкан күргәзмәләре
үзгәртү- Татарстан АССР рәссамнары күргәзмәсе (1935 елдан);
- 6 автономияле республика рәссамнары күргәзмәсе (Казан, 1947 ел);
- Мәскәүдә Татарстан АССР сәнгать ункөнлеге күргәзмәсе (1957 ел);
- РСФСР рәссамнары күргәзмәсе (1949-1951, 1957 еллар).;
- Бөтенсоюз күргәзмәләре (1949, 1951, 1957 еллар);
- Совет рәссамнарының Мәскәү оешмасы (МОСХ) күргәзмәләре (1951 елдан).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- Ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены.
- РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1950 ел).
- Татарстан АССРның халык рәссамы (1952 ел).
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ http://uag.kzn.ru/docs/OPAiKN/pdf/218.pdf
- ↑ САДРТДИН АХУНОВ
- ↑ Выдающиеся люди Татарии: Ахун (Ахунов) Садри Салахович
- ↑ Татарстан Милли архивы, ф. Р-7064, оп. 2, д. 1, л. 1.
Чыганаклар
үзгәртүТышкы сылтамалар
үзгәртү- «Пробуждая к жизни спящий камень» (К 110-летию со дня рождения скульптора С. С. Ахуна) 2016 елның 5 март көнендә архивланган.(рус.)
- Изобразительное искусство татар 2012 елның 1 ноябрь көнендә архивланган.(рус.)