Федосеев урамы (Казан)

Федосеев урамы (рус. Федосеевская улица) — Казанның тарихи үзәгендә урнашкан урам. Батурин урамыннан башланып, Япиев, Зоя Космодемьянская һәм Касаткин урамнары белән кисешә, шуннан соң тәмамлана. Инкыйлабчы Николай Федосеев (1871-1898) исемен йөртә.

Федосеев урамы
Озынлык 1068 метр
Төбәк Татарстан
Шәһәр Казан
Район Вахитов районы һәм 1 нче пүлисә часы
Почта индексы 420111[1]
Кисеп үтә
Батурин урамы, Япеев урамы, Зоя Космодемьянская урамы һәм Касаткин урамы

Тарих үзгәртү

Урам 1929 елның 16 маенда Өемнәр (хәзерге урамның башыннан алып Зоя Космодемьянская урамына кадәрге өлеше) һәм Түбән Федор (урамның калган өлеше) урамнарын берләштерү нәтиҗәсендә барлыкка килгән. 1899 елдан 1920-елларга кадәр Федосеев урамында трамвайлар йөргән.

Игътибарга лаек объектлар үзгәртү

  • 2 нче йорт — Изге Параскева чиркәве (1728 ел)
  • 35, 35-а йортлары — Алкин утары, XX гасыр башы (2000-еллар уртасында сүтелгән)
  • 36 нчы йорт — Игенчеләр сарае (биредә ТР авыл хуҗалыгы министрлыгының штаб-фатиры урнаша)
  • 37 нче йорт — Шәһәр йорты (сүтелгән)
  • 38 нче йорт — Иванов йорты (сүтелгән)
  • 46 нчы йорт — Изге Әүдеки чиркәве, 1734 ел
  • 65 нче йорт — сәнгать белгече Петр Дульский яшәгән йорт (сүтелгән)
  • 67 нче йорт — Лисичкин-Дульский йорты, 1869 ел (сүтелгән)
  • 68 нче йорт — Е. А, Кузнецова йорты, 1874 ел (сүтелгән)

Галерея үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү

  1. Амиров К. Ф. Казань: где эта улица, где этот дом? Справочник улиц г. Казани — 1995. — 320 бит