Усман Абдуллов

театр рәссамы, рәссам,

Усман Абдуллов, Абдуллов (Абдулов[1]) Усман Нәҗметдин улы (17 сентябрь 1922 ел, Казан — 2010 елның 14 гыйнвары, Казан) — театр рәссамы, Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1972), Татарстан Республикасының халык рәссамы (2004).[2]

Ватандашлык  СССР
 Россия
Туу датасы 17 сентябрь 1922(1922-09-17)
Туу урыны Казан халыкара аэропорты, Россия
Үлем датасы 14 гыйнвар 2010(2010-01-14) (87 яшь)
Һөнәр төре театр рәссам-бизәүчесе
Автор буларак авторлык хокуклары халәте әсәрләре авторлык хокуклары белән якланган[d]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 

Абдуллов Усман Нәҗметдин улы 1922 елның 17 сентябрендә Казан шәһәрендә туган.[3] 1941 елда Казан сәнгать училищесын тәмамлый.

Бөек Ватан сугышы һәм сөрген үзгәртү

Казан сәнгать училищесын тәмамлагач, сугыш башлануга ук фронтка китә. Очучылар төркеменә билгеләнә. Бераз әзерлек үткәннән соң, сугышларда катнаша башлый. Алдан уйланылмаган хәл килеп чыга. Иртән алман фашистлары кулында булган окопларны төш җитәрәк кызыл гаскәриләр алган була, ләкин моны Абдуллов экипажы белми кала, нәтиҗәдә алар совет солдатлары позициясенә бомба ташлый: зур низаг чыга. Экипаж составын сөргенгә җибәрәләр. Ун ел Усман Абдулловка Магаданда яшәргә туры килә. Биредә аңа һөнәре ярдәмгә килә: Магаданда музыкаль комедия театрында рәссам булып эшли. [4]

Казанда үзгәртү

Туган ягына 1952 елда әйләнеп кайткач, У.Н.Абдулов Татарстанның сынлы сәнгатенең иң яшь төрен — Татар дәүләт опера һәм балет театры рәссамы буларак, театр-декорацион сәнгатен торгызуда катнаша.[5]

1959 елдан 1983 елга кадәр У.Н.Абдулов Казан телевидениесе студиясенең баш рәссамы булып эшли, ул үзенең сәнгате белән яшь милли телеканалның йөзен формалаштырды. 1983 елдан 1988 елга кадәр ул Татарстан Республикасы рәссамнар берлегенең Күргәзмә залы директоры вазифасын башкарды. Оештыру таланты, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм үз эшенә бирелгәнлек аңа зур авторитет һәм хөрмәт казанды.[6]

2010 елның14 гыйнварда 88 нче яшендә Татарстан Республикасының халык рәссамы Усман Нәҗметдин улы Абдулов вафат булды. Татарстанның образлы сәнгате авыр югалту кичерде.

Иҗаты үзгәртү

Музыкаль фильмнарның декарациялары: Н.Җиһановның «Качкын» операсы (1957), Җ.Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясе (1964), Ч.Айтматовның «Анам кыры» повесте (1966), А.Евгеньевның «Раифадагы обелиск» («Обелиск в Раифе», 1970) пьесасы нигезендә төшерелгән телеспектакльләр, Н.Җиһановның «Җәлил» операсы (1985).

Телевизион фильмнарның һәм тапшыруларның рәссамы: «Кырлай» (Тбилисидә узган VI Бөтенсоюз телефильмнар фестивале лауреаты, 1975), «Сабантуй» (1977), «Н.Җиһанов музыкасы» (1972 һәм 1977) һәм башкалар.[2]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Абдулов Усман Нәҗметдин улы. // Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. К.: ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 1997, 7нче бит
  2. 2,0 2,1 Художники
  3. Онлайн - энциклопедия Tatarica
  4. Әгъзам Фәйзрахманов. Усман атлы рәссам. // «Татарстан яшьләре», 17.11.2022, 12нче бит.
  5. Артпоиск, archived from the original on 2021-06-25, retrieved 2021-03-03 
  6. Газета Татарстан Республикасы(үле сылтама)

Чыганаклар үзгәртү

  • Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. — 703 с., илл. ISBN 0-9530650-3-0

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү