Мәхмүт Әхәт улы Ваһапов (20 апрель 1955 ел, СССР, ТАССР, Казан) - рәссам, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.

Мәхмүт Ваһапов
Туган телдә исем Мәхмүт Әхәт улы Ваһапов
Туган 20 апрель 1955(1955-04-20) (68 яшь)
ТАССР Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Казан сынлы сәнгать укуханәсе һәм Мәскәү дәүләт академия сәнгать институты[d]
Һөнәре рәссам
Эш бирүче Казан сынлы сәнгать укуханәсе һәм Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты

 Мәхмүт Ваһапов Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

1955 елның 20 апрелендә Казан шәһәрендә туа.

1974 елда Казан сәнгать училищесын тәмамлый.

1985 елда В. И. Суриков исемендәге МДХИ тәмамлый (укытучылар: В. Е. Артамонов, Д. К. Мочальский, Г. Г. Королев).

1985 елдан рәсем сәнгате һәм композиция укыта.

1995 елдан - Н. И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы директоры.

Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе. Россия Рәссамнар Берлеге Әгъзасы.

Казан шәһәрендә яши һәм эшли.

Гаиләсе үзгәртү

Аның әти-әнисенең драматик язмышы була: Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә алар үз парларын югалткан, аларның балалары беренче никахларыннан калган. Мәхмүт Әхәт улының әти-әнисе Казанда танышкан, өйләнешкән, ике уллары туган[1].

Эшләре үзгәртү

Эшләре Казан музейларында һәм Бельгия, Франция, Германия, Польша, Испания һәм АКШ музейларында урнашкан.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү