«Тәртип радиосы»[1]Татарстан Республикасының Казан шәһәрендә 2008 елдан (берничә еллык тәнәфес белән) саф татар телендә сөйләүче чын ХАЛЫК радиосы. Казанда 93.1 FM, Яр Чаллы 90.2 FM ешлыкларында чыга, интернетта сайттан һәм смартфон кушымтасыннан тыңлап була.

Тәртип радиосы
Нигезләнү датасы 2008
Әһәмиятле кеше Рөстәм Миңнеханов һәм Илшат Әминов
Шигарь тексты Тәртипле халык югалмый! Татар тәртипсез була алмый!
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Татарстан
Ведущий теле- или радиопередачи Айгөл Нәбиуллина
Әсәр яки аның атамасы теле татар теле
Кулланылган тел татар теле
Адрес 420066, Татарстан, Казан, Декабристов урамы, 2 йорт
E-mail mailto:radio@tartip.tatar
Радио форматы хит моңнар[d]
Баш мөхәррир Ризәлә Исмәгыйлева[d]
Ешлык 93,1 мегагерц һәм 90,2 мегагерц
Рәсми веб-сайт tartip.tatar(тат.)

Тәртип радиосының үткән юлы шактый катлаулы. Камиль Мансур улы Бикмөхәммәтов идеясе, Марат Рөстәм улы тырышлыгы, Зөфәр Худҗат улы Ганиев иганәчелеге ярдәмендә, - 2008 елда ачылып, тест режимында нибары 2 ай эшләп ала. - 2014 елның 16 нчы апрелендә, көндезге сәгать бердә(13.00) янә дөньяга аваз сала. Баш мөхәррир итеп, радиожурналистика өлкәсендә саллы тәҗрибәсе булган, Ризәлә Исмәгыйлева, тапшырулар редакторы вазыйфасына Ләйлә Ялалова, тавыш режиссеры итеп Алмаз Сәйфетдинов билгеләнә. Татар халкының күренекле шәхесләре белән берлектә, 20 дән атык төрле тапшыру дөнья күрә. Тәртип - чын халык радиосына әверелә! - 2017 елда, иҗат коллективына бәйле булмаган сәбәпләр белән, радионың ешлыгы сатыла һәм хезмәткәрләр урамда кала. Баш мөхәррир Ризәлә Исмәгыйлева, бу хәл белән килешми, Ләйлә Ялалова белән бергәләп, ИлБашына һәм халыкка мөрәҗәгать итәләр. Санаулы вакыт эчендә, 12 меңнән артык имза җыела. Республиканың барлык мәктәпләре, балалар бакчалары, театрлары, гомумән, татар җәмәгатьчелеге бердәм теләктәшлек белдерә Тәртип радиосына. Бик күп хатлар языла, радиотыңлаучылар тарафыннан радионы интернет аша тыңлар өчен махсус мөмкинлекләр тудырыла. Элеккеге хуҗалардан(интернетта булса да радионы туктатмау өчен) кирәкле техника сатып алына. Һәм радио үзенең эшен баш мөхәрир Ризәлә Исмәгыйлеваның өеннән дәвам итә. Зур тырышлык нәтиҗәсендә, халык соравы буенча, вакытлыча эшләп тору максатыннан, Болгар радиосы ешлыгында "Тәртип тапшырулары" өчен, башта 3, аннан соң 6 сәгать эфир вакыты бирелә. Шул рәвешле, ФМ ешлык аша моңа кадәр Казан һәм Казанга якын районнар гына ишетә алган Тәртип радиосын бөтен Татарстан тыңлый! 3 елдан артык шулай дәвам итә(6 сәгать ФМ ешлыкта, тәүлегенә 24 сәгать интернетта). 2019 елда, радионың баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева һәм Ильшат Юныс улы Әминовны Презедентыбыз - Рөстәм Нургали улы Миннеханов үзендә кабул итә. Җитди сөйләшүләрнең нәтиҗәсе- - 2020 елның августында, Тәртип радиосына берьюлы ике ешлык бирелә. Казан каласында -93.1 FM, Яр Чаллыда - 90.2 FM. Радио, Татмедиа ширкәте бинасына урнаштырыла, эшләү өчен шартлар булдырыла, команда туплана. Тәртип командасына танылган журналистлар - Айваз Садыйров, Айсылу Лерон, Резедә Шакирова килеп кушыла. Ләйлә Шаһиева музыка өчен җаваплы мөһәрир итеп алына. 7 май, радио көнендә, Тәртип радиосының барлык уңайлыклары булган өр-яңа студиясенең беренче кунагы - Рөстәм Нургали улы Миңнеханов үзе була! Аның теләктәшлеге һәм ярдәме белән Бүгенге көндә Тәртип радиосы гөрләп эшли! 25 тән артык исемдә, төрле эчтәлектәге тапшырулар әзерләнә. Махсус кушымта аша кереп, илнең теләсә-кайсы почмагыннан радионы тыңлау мөмкинлеге тудырылган.

Үтелгән юллары урау булса да, көтелгән елларының хәерле буласына чын күңелдән ышанган Тәртип радиосы максатына ирешә! Үткән белән Көткән арасына күпер салына! Димәк, буыннар чылбыры өзелмәячәк!

Логотибы үзгәртү

«Тәртип» радиосы логотибын 2020 елда Мәскәүдә яшәп иҗат итүче Алия Сабитова булдыра.[2] Логотип «Тәртип» радиосы язуы, кош сурәте һәм лалә чәчәге бизәгеннән гыйбарәт. Язуда «Тәртип» сүзе алга чыга, «радиосы» сүзе кечерәк хәрефләр белән бирелгән. Бу «Тәртип» сүзенең төп бренд атамасы, «радиосы» — эшчәнлекнең төрен билгеләү белән аңлатыла.[3] «Тәртип» сүзенең шрифты минимализм стилендә. Логотипның символы — кош (сандугач) — җыр, моң билгесе, канатланган сайрар кош дөнҗяга җыр таралуын аңлата.[3] Шул ук вакытта, кош — тынычлык, милләтләр дуслыгы, хәбәр, элемтә алышу символы. Сурәттә кош алга карый. Бу — үткәннән киләчәккә бару символы. Кошның канаты итеп ясалган татар халкына хас милли бизәк — лалә чәчәге — яңарыш билгесе. Ул тереклек, гомер, кеше иминлеге символы. «Тәртип» радиосының барлык логотибларында да яшел төс бар. Яшел төс атар милләте, Ислам дине, яз төсе, үсеш һәм тотрыклылык билгесе буларак сурәтләнә.[3]

Тарихы үзгәртү

Тәртип радиосының үткән юлы шактый катлаулы. Камиль Мансур улы Бикмөхәммәтов идеясе, Марат Рөстәм улытырышлыгы, Зөфәр Худҗат улы Ганиев иганәчелеге ярдәмендә, - 2008 елда ачылып, тест режимында нибары 2 ай эшләп ала. - 2014 елның 16 нчы апрелендә, көндезге сәгать бердә(13.00) янә дөньяга аваз сала. Баш мөхәррир итеп, радиожурналистика өлкәсендә саллы тәҗрибәсе булган,Ризәлә Исмәгыйлева, тапшырулар редакторы вазыйфасына Ләйлә Ялалова, тавыш режиссеры итеп Алмаз Сәйфетдинов билгеләнә. Татар халкының күренекле шәхесләре белән берлектә, 20 дән атык төрле тапшыру дөнья күрә. Тәртип - чын халык радиосына әверелә! - 2017 елда, иҗат коллективына бәйле булмаган сәбәпләр белән, радионың ешлыгы сатыла һәм хезмәткәрләр урамда кала. 2014 елның 16 апрелендә «Тәртип FM» исеме астында радио 93.5 ешлыгында яңадан эфирга чыга башлый, тике ел узгач, FM ешлыксыз кала.[4]

2016 елның азагында Марат Ибләминов һәм Зөфар Ганеевның бу проекттан чыгулары, ешлыкны Казанга Business FM радиосын китерергә теләгән «РуМедиа» ширкәтенә сатулары билгеле була.

Баш мөхәррир Ризәлә Исмәгыйлева бу хәл белән килешми, Ләйлә Ялалова белән бергәләп, ИлБашына һәм халыкка мөрәҗәгать итәләр. Санаулы вакыт эчендә, 12 меңнән артык имза җыела. Республиканың барлык мәктәпләре, балалар бакчалары, театрлары, гомумән, татар җәмәгатьчелеге бердәм теләктәшлек белдерә Тәртип радиосына. Бик күп хатлар языла, радиотыңлаучылар тарафыннан радионы интернет аша тыңлар өчен махсус мөмкинлекләр тудырыла. Элеккеге хуҗалардан(интернетта булса да радионы туктатмау өчен) кирәкле техника сатып алына. Һәм радио үзенең эшен баш мөхәрир Ризәлә Исмәгыйлеваның өеннән дәвам итә. 

Бизнес-Онлайн. Марат Ибляминов: «Судьба «Тартиба» станет лакмусовой бумажкой для татарского общества»(рус.)</ref>Чыганакка җибәрү хатасы: Отсутствует закрывающий тег </ref>[5] Радио «Болгар радиосы» эфиры кысаларында чыга башлый.[4]

2019 елда, радионың баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлеваһәм Ильшат Юныс улы Әминовны Рәисебез - Рөстәм Нургали улы Миннеханов үзендә кабул итә. Җитди сөйләшүләрнең нәтиҗәсе- - 2020 елның августында, Тәртип радиосына берьюлы ике ешлык бирелә. Казан каласында -93.1 FM, Яр Чаллыда - 90.2 FM. [6] Радио, Татмедиа ширкәте бинасына урнаштырыла, эшләү өчен шартлар булдырыла, команда туплана. Тәртип командасына танылган журналистлар - Айваз Садыйров, Айсылу Лерон, Резедә Шакирова килеп кушыла. Ләйлә Шаһиева музыка өчен җаваплы мөһәрир итеп алына. 7 май, радио көнендә, Тәртип радиосының барлык уңайлыклары булган өр-яңа студиясенең беренче кунагы - Рөстәм Миңнеханов үзе була! Аның теләктәшлеге һәм ярдәме белән Бүгенге көндә Тәртип радиосы гөрләп эшли! 25 тән артык исемдә, төрле эчтәлектәге тапшырулар әзерләнә. Махсус кушымта аша кереп, илнең теләсә-кайсы почмагыннан радионы тыңлау мөмкинлеге тудырылган.

Үтелгән юллары урау булса да, көтелгән елларының хәерле буласына чын күңелдән ышанган Тәртип радиосы максатына ирешә!Үткән белән Көткән арасына күпер салына! Димәк, буыннар чылбыры өзелмәячәк!- ди, утны-суны кичкән Баш мөхәррир Ризәлә Исмәгыйлева

Башка төбәкләрдә яшәүчеләр өчен «Тәртип» халык радиосын телефоннар өчен ясалган махсус кушымтадан яки сайттан тыңлау мөмкинлеге бар. «Кушымтаны Android, яисә IOS өчен Play Market һәм App Store’дан табарга була.[7]

[3]

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү