Ильмира Нәгыймова
Ильмира Нәгыймова, Ильмира Рафаил кызы Нәгыймова (1992 елның 6 марты, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Менделеевск районы, Ижевка) ― татар эстрада җырчысы. «Татар җыры» фестивале лауреаты (2012, 2013, 2014, 2016).
Ильмира Нәгыймова | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Тулы исеме |
Ильмира Рафаил кызы Нәгыймова |
Туу көне | |
Туу урыны | |
Эшчәнлек еллары |
2009 ― х. в. |
Дәүләт | |
Һөнәрләр | |
Жанрлар |
эстрада |
Бүләкләр | |
i.nagimova92 |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1992 елның 6 мартында Менделеевск районының Ижевка бистәсендә, машина йөртүче Рафаил һәм аш-су остасы Рәхиләнең күпбалалы гаиләсендә туа. Гаиләдә биш бала ― апасы Лилия (26 яшендә юл һәлакәтендә вафат), абыйсы Динар (36 яшендә коронавирустан вафат), сеңлесе Гөлназ һәм энесе Айнур бар[1].
Менделеевскида 1нче урта мәктәптә укый. 7нче сыйныфта укыганда, музыка мәктәбенә йөри башлый, 9нчы сыйныфны тәмамлагач, белемен Казан музыка көллиятендә (2008―2012) дәвам итә.
Казан мәдәният институтында (2012―2017) белем ала.
- Башкарган җырлары
Үзе иҗат иткән 100гә якын җыры бар [1].
- «Ярат димим»,
- «Ташлама»,
- «Гомер үтеп бара»
- һәм башкалар.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- Дүрт тапкыр “Татар җыры” фестивале лауреаты (2012, 2013, 2014, 2016)
- 2016 ел бәйгесендә «Иң популяр автор-башкаручы» номинациясендә хатын-кызлар арасында «Ак алмагач» җыры белән «Алтын барс» сынын ала.
- 2024 ― ТР Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе[2]
Шәхси тормышы
үзгәртүБеренче никахы җырчы Руслан Кираметдинов[3][1]
балалары: улы Камил, кызы Ясминә[4].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 Эльвира Шакирова. Ильмира Нәгыймова: «Гашыйк булып, яратып кияүгә чыктым». «Шәһри Казан», 14.10.2022
- ↑ «Моя первая медаль»: Ильмира Нагимова поделилась радостной вестью. Дәртле Татарлар ВКонтакте, 27.08.2024
- ↑ Азалия Гыйльметдинова. Ильмира Нәгыймова: «Берничә тапкыр үз-үземә кул сала яздым». «Сөембикә», 13.10.2021
- ↑ Ильмира Нагимова - биография певицы и личная жизнь