Алсу Әбүлханова

җырчы

Алсу Әмирҗан кызы Әбелханова (14 декабрь 1976 елда, СССР, Коми Республикасы, Воркута) — татар эстрада җырчысы, телетапшырулар алып баручы. Татарстанның атказанган артисты.[1]

Алсу Әбүлханова
Туган телдә исем Алсу Әмирҗан кызы Әбелханова
Туган 14 декабрь 1976(1976-12-14) (47 яшь)
СССР, РСФСР, Коми АССР, Воркута
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия
Әлма-матер Казан дәүләт консерваториясе
Һөнәре җырчы

Биографиясе үзгәртү

1976 елның 14 декабрендә Коми Республикасы Воркута шәһәрендә туа. Ата-анасы чыгышлары буенча Мочали авылыннан.

Ульяндагы «Айгөл» балалар вокаль ансамблендә үзенең иҗади эшчәнлеген башлап җибәргән. Музыкаль-педагогик училище тәмамлап, Ульян мәктәбендә укыта.

1997-2000 еллар — Казан консерваториясендә укый.

2003 ел — Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамлый, югары музыкаль белем ала.

1998 елдан — «Казан» милли-мәдәни үзәге каршындагы «ИДЕЛ» концерт-филармония берләшмәсендә солистка-вокалчы булып эшли башлый.

Иҗат юлы үзгәртү

Казанның "Европа-плюс" радиостанциясендә яңалыклар алып бара башлый. Төрле дәрәҗәдәге чараларда катнаша. Татар эстрадасын актив пропагандалап, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең башка артистлары белән гастрольләрдә күп йөри.

Милләте буенча татар булса да, Алсу интервьюда Русия сәхнәсендә чыгыш ясарга теләвен белдерде[2]. Әмма артист Казанда ешрак концерт бирә. Репертуар бик бай һәм югары сәнгатьле, ул татар, рус һәм чит ил эстрада җырларын үз эченә ала. Радио һәм телевидениедә күп языла.

2013 елда Алсу талантлы композитор Флера Шәрипова музыкасына «Туган көн белән" дип исемләнгән клип төшерде. 2016 елда артистка иҗат сөючеләрне Зөфәр Хәйретдинов белән «Соңгы тапкыр» дигән уртак җырга төшерелгән тагын бер клип белән сөендерде. 2018 елда Ринат Сафин белән «Син һәм мин» романтик композициясен башкарды.

Шәхси тормышы үзгәртү

Кияүдә. Ире белән ике ул үстерәләр: Әмир һәм Солтан.

Дискография үзгәртү

  • 2004 — «Соңгы төн»
  • 2008 — «Сине яратыр өчен»
  • 2018 — «Алсу Әбүлханова»

Фильмография үзгәртү

Бүләкләре үзгәртү

  • «Алтын Барс» премиясе иясе (2004, 2005)

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://mybiblioteka.su/tom3/6-12831.html ГЕНЕРАЛЬНЫЙ СЛОВНИК. Дрожжановской энциклопедии
  2. 24СМИ - Алсу Абульханова
  3. Радиф Кашапов. Первый казахско-татарстанский фильм «Тарлан». 2022 елның 27 август көнендә архивланган. Реальное время, 03.07.2022(рус.)

Чыганаклар үзгәртү