Рәшит Мостафин
Рәшит Мостафин, Рәшит Шәкүр улы Мостафин, рус. Мустафин Рашид Шакурович (06.01.1946) — музыкант (баянчы), дирижер, композитор, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле оркестры җитәкчесе. ТАССР халык артисты (1986).
Рәшит Мостафин | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Рәшит Шәкүр улы Мостафин |
Туган | 6 гыйнвар 1946 (75 яшь) Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты |
Һөнәре | баянчы, дирижер |
Җефет | Елена Николаевна (1963), концертмейстер |
Балалар | улы Искәндәр (1970), кызлары Ләйсән (1973), Әдилә (1995), Айсылу (2005) |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | ТАССР халык артисты |
Сайт | http://ыwww.tatans.com |
Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү
1946 елның 6 гыйнварында Казанда туган. Балачагы әнисенең туган ягы Балтач районы Сасна авылында уза. Әтисе — сәяси золым корбаны. Әнисе — Сасна авылының беренче тракторчы хатын-кызы, соңрак Казанда газосварщик, паровоз машинисты.
«Баян» классы буенча Казанда музыка мәктәбен (педагог Миңҗамал Мазунова), Ижау музыка укуханәсен (1964), Казан дәүләт мәдәният институтын[1] (1977) тәмамлаган. 1960-1961 елларда Казан музыка укуханәсендә укыган, ләкин «сәләтсез» дигән сылтау белән әлеге уку йортыннан чыгарыла.
Удмуртия башкаласында музыка укуханәсен тәмамлап, Казанга кайта, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә Марс Макаров, Нәсих Вилданов, Илдар Җаббаровлар янына дүртенче баянчы булып урнаша.
ДОСААФның Казан аэроклубында очучылык һөнәрен үзләштереп, Красноярск крае Ейск каласында хәрби хезмәтен үти.
Хезмәт юлыҮзгәртү
- 1964 елдан баянчы.
- 1968 елдан, армиядән соң, янәдән Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленда (җитәкче Александр Ключарев) баянчы.
- 1970 елдан баянчылар квартеты җитәкчесе.
- 1972 елдан Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленда оркестр җитәкчесе, баш дирижёр[2].
- Оркестр җитәкчесе сыйфатында ансамбль белән дөньяның 30 илендә (АКШ, Төркия, Франция, Алмания һ.б.) чыгышлар ясый. Бөтендөнья Конфолан фестиваленың (Франция) йомгаклау тантанасында Татарстан, Коста-Рика, Мексика, Испания, Франция оркестрларыннан торган бердәм оркестр белән җитәкчелек итә.
ХезмәтләреҮзгәртү
40 тан артык композиция буенча әсәре басылган. Аранжировкалау остасы. Күп санлы җырларның көй авторы. Татар көйләрен, башка халыкларның (чирмеш, башкорт, чуаш, азәрбайҗан, үзбәк, каракалпак, кыргыз, казакъ һ.б.) музыкасын әлеге милләтнең үз уен коралында башкарырга сәләтле оркестр барлыкка китерде.
Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү
- 1986 ТАССР халык артисты
- Башкаручыларның Бөтенроссия конкурсы лауреаты
- Халыкара конкурслар лауреаты
Кызыклы фактҮзгәртү
- 14 төрле уен коралында уйный белә.
- Музыка уен кораллары (бигрәк тә аккордеон, гармун, баян) туплау һәм реставрацияләү белән мавыга.
ӘдәбиятҮзгәртү
- Кирам Сатиев, Филүсә Арслан. Гармунчылар патшасы. «Мәдәни җомга», 2016 ел, 29 гыйнвар, № 3.
ЧыганакларҮзгәртү
- Татар энциклопедиясе. Т.4. Казан, 2014.