Миләүшә Шәйхетдинова
Шәйхетдинова Миләүшә Наил кызы – Татарстанның атказанган артисты (2014).
Миләүшә Шәйхетдинова | |
---|---|
Туган | 9 октябрь 1972 (52 яшь) Казан, РСФСР, СССР |
Яшәгән урын | Аркылы Базар урамы[1] |
Әлма-матер | Казан дәүләт мәдәният институты |
1972 елның 9 октябрендә Казан шәһәрендә туа. 1995 елда Казан мәдәният һәм сәнгать институтын (хәзерге университет) тәмамлагач, Татар академия театрында эшли башлый. Студент чагында Г.Камал театры спектакльләрендә күмәк күренешләрдә катнаша. Сәхнәдә тормышчан яши белүче артистка.
Рольләре: Каролина — «Тол ханымда тукталыш» (Э.Лабиш); Рәсимә — «Җанкисәккәем», Розалия – «Алты кызга бер кияү» (Т.Миңнуллин); Ваемсызбикә — «Сукыр патша» (Н.Хикмәт); Заречная — «Акчарлак» (А.Чехов); Амалия — «Юлбасарлар» (Ф.Шиллер); Регина — «Өрәкләр» (Г.Ибсен); Хәбибә — «Казан егетләре» (М.Гыйләҗев); Нәгыймә — «Көндәш» (Г.Камал); Айшә — «Арзы кызы» (М.Тарухан); Рәшидә — «Талак, талак» (Х.Вахит); Гайшә — «Кыю кызлар» (Т.Гыйззәт); Наталья Ивановна — «Өч сеңел» (А.Чехов) һ.б.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ бирелмәләр нигезе
Сылтамалар
үзгәртүМоны да карагыз
үзгәртүБу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Әлеге мәкаләдә мәгълүмат чыганаклары күрсәтелмәгән. Мәгълүматны тикшерү җиңел булырга тиеш, башка очракта ул, шик астына куелып, бетерелергә мөмкин.
Сез, мәкаләне төзәтеп, абруйлы чыганакларга сылтамалар куя аласыз. |