Болгар ислам академиясе

Болгар ислам академиясе — югары дини белем бирү буенча мөселман уку йорты. Укыту магистратура, аспирантура һәм докторантура программалары буенча алып барыла. Уку йортының өч оештыручысы бар: Үзәк диния нәзарәте, РФ мөселманнарының Диния нәзарәте, Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте.

Болгар ислам академиясе
Нигезләнү датасы 4 сентябрь 2017
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Казан
Рәсми веб-сайт bolgar.academy
Карта

Болгар ислам академиясе
Халыкара исем
Bulgarian islamic academy
Төр академия
Нигезләнгән 2017
Ректор Фәрхәт Хөснетдинов
Адрес 422840, РФ, ТР, Болгар, Кол Гали ур., 1а
Сайт bia.tatar

Ректорлар үзгәртү

Тарих үзгәртү

Россия Федерациясе президенты Владимир Путин Болгар ислам академиясен булдыру идеясен хуплады. Аның төп максаты – илнең ислам мәктәбен барлыкка китерү.

2015 елның 4 ноябрендә ТР Президенты Р. Н. Миңнеханов «Болгар ислам академиясен нгезләү һәм Казан изге ана иконасы соборын торгызу турында» № УП-1066 санлы указга кул куя[4].

Төзелешнең инвесторы итеп Минтимер Шәймиев җитәкчелендәге «Яңарыш» фонды билгеләнә.

2016 елның 21 маенда бина нигезенә беренче таш, истәлек капсуласы салына.

2017 елның 4 ноябрендә академия тантаналы төстә ачыла[5].

Максаты үзгәртү

Болгар ислам академиясенең төп бурычы — югары белемгә ия булган ислам дине белгечләрен әзерләп чыгару, традицион исламны, дини тәгълимәт мәктәбен яңадан торгызуга ярдәм итү, дөнья стандартларына туры килүче классик югары ислам белемен чит илләргә чыкмыйча алу мөмкинлеге тудыру.

Структура үзгәртү

Академия биш кафедрадан тора. Ислам икътисады һәм финанслар кафедрасы, Коръән нигезләрен һәм сөннәт өйрәнү кафедрасы, гарәп теле кафедрасы, татар теле һәм әдәбияты кафедрасы, менеджмент һәм дәүләт белән конфессияләр арасын өйрәнү кафедрасы.

Студентларның гомуми саны якынча 150 кеше, шуларның 50 студенты беренче курста. Магистрларның уку вакыты 3 ел дәвамында бару турында карар кабул ителгән. Докторантурада уку 2 ел дәвам итә.

Укыту теле үзгәртү

Болгар ислам академиясе — федераль дәрәҗәдәге уку йорты. Шуңа күрә уку гарәп һәм рус телләрендә алып барыла. Фәнни эшләр язганда, студентлар татар телле чыганакларга да таяна ала[6].

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү