Данияр Абдрахманов

ректор

Данияр Абдрахманов, Данияр Мәүлияр улы Абдрахманов (1980 елның 25 ноябре, СССР, РСФСР, БАССР, Уфа) ― философия фәннәре кандидаты, доцент. 2023 елның декабреннән ― Башкортстанның VII чакырылыш Иҗтимагый палатасының яңа рәисе[1]. 2021 елның 25 мартыннан Башкортстан Республикасы Башлыгы каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә итү академиясе (рус. ГБОУ ВО БАГСУ) ректоры. 2019 елның мартыннан 2021 елның гыйнварына кадәр Болгар ислам академиясе ректоры.

Данияр Абдрахманов
Туган 25 ноябрь 1980(1980-11-25) (43 яшь)
Башкортстан, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре университет профессоры
Эш бирүче Башкортстан Республикаcы Башлыгы каршындагы Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарә итү академиясе
Гыйльми дәрәҗә: фәлсәфә фәннәре нәмзәте[d]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1980 елның 25 ноябрендә Башкортстан АССРның башкаласы Уфа шәһәрендә туган. 2003 елда Башкорт дәүләт университетының философия һәм социология факультетын «социаль эш» белгечлеге буенча тәмамлаган. 2003 елда Башкорт дәүләт университетының философия кафедрасы каршындагы аспирантурага укырга керә һәм аны 2006 елда тәмамлый [2].

2002―2003 һәм 2005―2006 елларда ― Башкортстан Республикасы Президенты стипендиаты.

2002―2003 елларда – В. Потанин фонды стипендиаты.

2004―2007 елларда ― БДУның философия һәм социология факультетында социаль эш кафедрасында ассистент, өлкән укытучы.

2005―2007 елларда ― Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясенең милли һәм тел мөнәсәбәтләрен өйрәнү үзәгендә кече фәнни хезмәткәр, фәнни хезмәткәр, фәнни секретарь.

2007―2008 елларда ― БР Фәннәр академиясенең Гуманитар тикшеренүләр институты директоры урынбасары.

2007 елдан 2016 елга кадәр ― Россия дәүләт социаль университетының Уфа шәһәрендәге филиалы доценты һәм фәнни эшләр буенча директор урынбасары (2014―2015).

2008 елның апреленнән 2009 елның февраленә кадәр ― БР ФА Гуманитар тикшеренүләр институты директоры в.б.. 2009 елның февраленнән 2016 елның февраленә кадәр ― директор урынбасары.

2016 елның февраленнән ― М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университетының мөселман мәгарифен үстерү ведомствоара фәнни-тикшеренү үзәге (2017 елның июленнән фәнни-тикшеренү институты) директоры.

2019 елның мартыннан 2021 елның гыйнварына кадәр ― Болгар ислам академиясе ректоры[3]. «Академияне яхшы якка үстерә алырлык булачак җитәкчеләр өчен нигез әзерләгән» (Азат Ахунов) [4].

2020 ел ― Башкорт дәүләт педагогика университеты, магистр (психологик-педагогик белем бирү буенча).

2007―2016 елларга Башкортстан Республикасының дәүләт фәнни-техник программалары, Россия фундаменталь тикшеренүләр фонды һәм Россия гуманитар фонды грантлары җитәкчесе.

2007-2009 елларга Башкортстан Республикасында наркоманияне, алкоголизмны һәм тәмәке тартуны профилактикалау концепциясен, 2006-2010, 2010-2014 елларга наркоманияне профилактикалау программасын, «Россия Федерациясе башкортлары» республика программасын, Башкортстан Республикасының «Башкортстан» тарихи-мәдәни атласын, «Башкорт халкы тарихы»ның җиденче томы концепциясен; этник мөнәсәбәтләр өлкәсендә Башкортстан Республикасы дәүләт сәясәте концепциясе проекты (2012 ел), 2012―2016 елларга БР халыклары телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү дәүләт программасы (2011 ел), БРда гражданлык бердәмлеген һәм милләтара татулыкны ныгыту дәүләт программасы һ.б. эшләүчеләрнең берсе.

«Социаль эштә проектлау, фаразлау һәм модельләштерү», «Социаль наркология нигезләре», «Наркотикка бәйле кешеләр белән социаль эш технологиясе», «Социаль фаразлау нигезләре», «Социаль эш технологиясе», «Пенитенциар системада социаль эш нигезләре», «Кадрлар белән идарә итү», «Рухи хәвефсезлек һәм экстремизмны профилактикалау» һ. б. махсус курслар әзерләгән.

Россия Федерациясенең Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча идарәсе белән берлектә наркоманияне профилактикалауның нәтиҗәле технологияләрен эшләү буенча масштаблы эш алып бара.

2021 елның 25 мартыннан ― Башкортстан Республикасы Башлыгы каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә итү академиясе (рус. ГБОУ ВО БАГСУ) ректоры[5].

2023 елның декабреннән ― Башкортстанның VII чакырылыш Иҗтимагый палатасының яңа рәисе[6].

Фәнни тикшеренүләр өлкәсе үзгәртү

180 нән артык фәнни басма, шул исәптән монографияләр һәм уку әсбаплары авторы. Фәнни тикшеренү өлкәсе: социаль фәлсәфә, девиант тәртип социологиясе, миграция, наркоманияне профилактикалау, конфессияара мөнәсәбәтләр һәм экстремизмны профилактикалау.

Башкортстан Республикасы наркотикларга каршы комиссиясе каршындагы законнарны камилләштерү буенча эшче төркем әгъзасы.

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы эшче төркем әгъзасы.

«Образование и духовная безопасность» (Мәгариф һәм рухи хәвефсезле) фәнни журналының баш мөхәррире.

2012 елдан 2016 елга кадәр ― РФ наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтенең БР буенча Иҗтимагый советы рәисе.

2007 елдан 2016 елга кадәр ― Р ФА яшь галимнәр советы рәисе.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет әгъзасы (2020).

Шәхси тормышы үзгәртү

Өйләнгән. Ике кызы бар. Инглиз һәм төрек телләрен белә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 2007, 2013 ― яшь галимнәргә Башкортстан Республикасы Хөкүмәте гранты
  • 2013 ― полиция генерал-лейтенанты Кокин исемендәге яшьләр премиясе лауреаты (I дәрәҗә Диплом) ― максатлы республика программаларын эшләүгә, фәнни тикшеренүләр үткәрүгә, наркоманияне профилактикалау һәм наркоманнарны реабилитацияләү буенча социаль проектлар һәм программалар әзерләүгә һәм гамәлгә ашыруга керткән зур өлеше өчен
  • 2014 ― Башкортстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендә дәүләт республика яшьләр премиясе
  • 2016 ― РФ наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтенең Мактау грамотасы

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү