Искәндәр Сираҗи
Искәндәр Сираҗи, Искәндәр Илһам улы Сираҗиев (Искандер Ильгамович Сиразиев; 1972 елның 11 декабре, СССР, РСФСР, Архангельск) ― журналист һәм җәмәгать эшлеклесе, «Сираҗи сүзе» газетасын оештыручы һәм редакторы, 2008 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы[1].
Искәндәр Сираҗи | |
---|---|
Тугач бирелгән исеме: | Искәндәр Илһам улы Сираҗиев |
Псевдонимнар: | . |
Туу датасы: | 11 декабрь 1972 (52 яшь) |
Туу урыны: | СССР, РСФСР, Архангельск |
Ватандашлык: | СССР РФ |
Эшчәнлек төре: | язучы, журналист, нашир |
Иҗат итү еллары: | 2004 – х. в. |
Юнәлеш: | публицистика, проза, драматургия |
Жанр: | роман, повесть, бәян, мәкалә |
Иҗат итү теле: | татар, рус |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1972 елның 11 декабрендә Архангельскида туган. Татарстан АССР Биектау районыннан чыккан әби-бабасы 1920-елларда әлеге шәһәргә сөрелгән булган. 1953 елдан соң әнисенең әбисе Һаҗәр туган авылына кайтып урнаша алган. Әнисе Фирдәвес Ташлы Кавалга кайтып яши башлаган. Улына җиде ай тулгач, аны әбисе тәрбиясендә калдырып, Казанга китеп барган (1989 елда 34 яшендә фаҗигале төстә үлгән)[2].
Ташлы Кавал мәктәбендә урта белем алган, Казан театр училищесын (1993 елда; Ләйсән Мәхмүтова, Чулпан Казанлы, Шамил Фәрхетдинов, Миләүшә Имамова, Алсу Хәбетдинова, Марат Касыйм, Илфат Камали, Ирек Әхмәтхан белән бергә Шамил Бариев курсында укыган), читтән торып Казан мәдәният һәм сәнгать институтының режиссура бүлеген тәмамлаган. Театр училищесында укыган елларында Илһам Шакировның фатирында яшәгән. Эстрадада Рөстәм Маликов, Хәнәви Шәйдуллин кебек җырчылар белән эшләгән, концертлар алып барган. Сәхнәдән сөйләү өчен юмористик әсәрләр яза башлаган. Студент елларында Казан татар дәүләт яшь тамашачылар («Сандугачлар килгән безгә»дә Айтуган, «Уеннан — уймак»та Гольфстим), Кәрим Тинчурин исемендәге («Сөембикә егет сайлый»да Искәндәр), Камал («Кара билбау сере»ндә негр малае, «Хуҗа Насретдин»да массовкада) театрлары спектакльләрендә уйнаган[2].
1993 елда «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясенә яңалыклар укучы диктор булып урнашкан. Репортажлар һәм тапшырулар әзерләп, журналист һөнәрен үзләштергән, газета-журналларга мәкаләләр язган[1].
1996 елдан «Шәһри Казан», «Мәдәни җомга», «Ватаным Татарстан», «Татарстан яшьләре», «Акчарлак» газеталарында, «Идел» журналында эшләгән[1].
2015 елдан «Сираҗи сүзе» газетасын оештыручы (хуҗасы) һәм баш редакторы (2014 елның 21 мартында теркәлгән)[3].
«Татполит» Youtube каналын гамәлгә куйган[2] (рәсми версия буенча, канал чит ил агенты дип танылган һәм хәзер Төркиядә яшәүче политолог Руслан Айсинныкы)[4].
«Сираҗи бәян итә» Telegram каналын ачкан[5].
Иҗаты
үзгәртүБеренче әдәби әсәре «Отелло»ның өйләнүе, яки Ленар Гыйльметдинов һөнәр алмаштыра» юмористик бәяны 2004 елда «Идел» журналында чыккан. Хикәя-бәяннары «Казан утлары», «Идел» журналларында, көндәлек матбугатта басылган.
Драматургия өлкәсендә дә эшли. 2005 елда аның «Сержант» драмасын Казан Татар дәүләт Яшь тамашачылар театры сәхнәләштергән. 2007 елда «Барс-Медиа» студиясе «Күкләр никахы» хикәясе буенча шул исемдәге фильм төшергән (сценарий авторы үзе). 2009 елда шул ук студия аның «Яңа ел кичендә…» дигән фильмын төшергән. 2021 елда Буа драма театры «Гыйсметдин тәүбәсе» әсәре буенча «Тәүбә» спектакле куйган (куючы-режиссеры Айдар Җаббаров, баш рольдә Раил Садриев)[6].
«Үткәннәрдән качып барышлый», «Бер утыру – бер гомер» (автор 2003 елда РФ Җинаять кодексы маддәсе буенча хөкем ителгән[7]) бәяннары, ике дистәгә якын хикәяләре, публицистик язмалары дөнья күргән.
Фильмография
үзгәртү- 1998 ел ― «Казачья быль» (режиссёр Николай Гусаров, Свердловск киностудиясе[d]) ― эпизод [8]
- 2006 ел ― «Кешечә яшик» («Яңа гасыр» телевидениесе)
- 2007 ел ― «Кунак» («Ният» киностудиясе)
- 2008 ел ― «Школьные подруги» (режиссер Наргиз Нур, «Татарфильм»)[9]
Шәхси тормышы
үзгәртү20 яшендә өйләнгән. Беренче никахыннан[10] кызы Айгөл (Мәскәү медицина университетында стоматологка укыган).
Икенче никахы Эльмира Сәгыйдулла кызы, журналист. Кызлары Йолдыз, Рәйхан, уллары Арслан, Ирхан. Балалары Казанның 2нче санлы татар мәктәбендә укый. Биектау районының Чернышевка авылында яшиләр.
Тоткарлау
үзгәртү2023 елның ноябрендә[11], 2024 елның 9 октябрендә куәт оешмасы вәкилләре Искәндәр Сираҗи өендә һәм «Сираҗи сүзе» редакциясендә тентү уздырган[12]. Журналистның үзен Тикшерү комитетына алып китеп, изоляторга ябып тотканнар. Җинаять эше ачуга сәбәпче булган видеоның текстына лингвистик экспертиза ясатыла [13]. 2024 елның 28 ноябрендә журналист Тикшерү комитетына күрсәтмәләр бирергә барган.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 Сираҗи Искәндәр. Татарстан Язучылар берлеге
- ↑ 2,0 2,1 2,2 Лилия Загидуллина. Искандер Сиразиев: «Ильгам Шакиров растил меня как родного сына». Татар-информ, 12.09.2021
- ↑ Искандер Сирази: «Выручающий фонд "Ярдам"». ОБФ «Ярдам-Помощь», 10.11.2023
- ↑ Сираджи! Дружище! Ну наконец-то за тебя взялись.. Евгений Ефремов Вконтакте, 19.12.2023
- ↑ Сираҗи бәян итә @elmira_siraji Telegram канал
- ↑ Татьяна Тихоновец. Буинский дом. Петербургский театральный журнал (Официальный сайт)(рус.)
- ↑ Алмаз Ахмадеев. За лидерами татарских националистов – судимости, присвоенные деньги, испорченная репутация. kazanfirst.ru, 17.05.2014(рус.)
- ↑ Фильм Казачья быль (1999) - актеры и роли. Кино-Театр.Ру(рус.)
- ↑ Фильм "Школьные подруги, 2008". KinoClever(рус.)
- ↑ Венера Сиразиева: фильмы, биография, семья, фильмография. Кинопоиск
- ↑ Обыски проходят у известного татарского журналиста Искандера Сиразиева. Селдон Новости, 16.11.2023
- ↑ Кирилл Антонов. В Казани у журналиста Искандера Сиразиева прошли обыски. Коммерсантъ Казань, 16.11.2024
- ↑ Искәндәр Сираҗи: «Юкны бушка аударып, бук тибеп яту!» Tatar_today Вконтакте, 28.11.2024
Сылтамалар
үзгәртү- Лилия Загидуллина. Искандер Сиразиев: «Ильгам Шакиров растил меня как родного сына». Татар-информ, 12.09.2021
- Сираҗи Искәндәр. Татарстан Язучылар берлеге