Чулпан Әскәрова

драма актеры (Чаллы татар театры, Татарстан, Россия)

Чулпан Әскәрова, Чулпан Рифкать кызы Әскәрова (кыз фамилиясе Садыйкова) (Чулпан Рифкатовна Аскарова-Садыкова ; 1974 елның 29 декабре, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― драма актрисасы, 1993 елдан Яр Чаллы татар дәүләт драма театрының драма артисты, Татарстан Республикасының атказанган артисты (2014), Муса Җәлил исемендәге Республика (2007), «Тантана» (2024) премияләре лауреаты.

Чулпан Әскәрова
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Чулпан Рифкать кызы Садыйкова

Туу датасы:

29 декабрь 1974(1974-12-29) (49 яшь)

Туу җире:

СССР, РСФСР, ТАССР, Казан

Һөнәре:

драма актеры

Гражданлыгы:

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

1993 ― х. в.

Бүләк һәм премияләр:

ТР атказанган артисты - 2014 Җәлил премиясе - 2007 «Тантана» премиясе - 2024

Чулпан Садыкова-Аскарова

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1974 елның 29 декабрендә Казан шәһәрендә туган. Каникулларны Балтач районы Карадуган авылында үткәргән, биредә әбисе аны татарча сөйләшергә өйрәткән. Кечкенәдән театр мохитендә үскән. Әтисе Рифкать 1966 елда Казан театр училищесын тәмамлаган (хәзер вафат). Әнисе Гөлфирә (1949 елгы) Союзара үзешчәннәр йортында театр бүлеген җитәкләгән, республиканың театр коллективлары белән тыгыз элемтәдә эшләгән. Кызларына 3 яшь булганда әти-әнисе аерылышкан.

Чулпан Казан театр училищесының актерлык бүлеген тәмамлаган (ТАССР атказанган артисты Шамил Бариев белән Щепкин исемендәге Мәскәү Югары театр училищесын тәмамлаган Ренат Әюпов курсы; 1993). Аның белән бер курста журналист Искәндәр Сираҗи, артистлар Ләйсән Мәхмүтова, Шамил Фәрхетдинов (икесе дә Тинчурин театры), Миләүшә Имамова, Алсу Хәбетдинова (икесе дә Чаллы театры) укыган.

1993 елда, Чаллы татар театрының баш режиссёры Фаил Ибраһимов чакыруы буенча, Чаллыга, 1990 елда оешкан театрга эшкә килә. Әлеге театрда эшли башлагач, үзенә «Казанлы» дигән псевдоним ала.

Чулпан Әскәрова үзен режиссура өлкәсендә дә сынап караган. 2012 елның декабрендә аның тарафыннан куелган «Кызлар, ишек ачыгыз!» комедиясе Казанда «Һөнәр» IV Бөтенроссия яшь режиссерлар фестивалендә катнашып, югары бәя алган. Моннан тыш, ул спектакльләргә биюләр дә куя. Режиссер булып, Чаллы театрында (Энҗе Шиһапова белән бергә) балалар өчен («Цветик-семицветик» (Катаев), «Кошкин дом» (С. Маршак), «Мирас угы» һ.б.) спектакльләр, өлкәннәр өчен «Хәлбуки...Муса Җәлил» спектаклен куя.

2018 елдан (Энҗе Шиһапова белән) Чаллының 2нче татар гимназиясендә «Тылсым» балалар театр студиясе оештырган, балаларны артист булу серләренә төшендерә. Нәниләр төркеме белән Сөмбел Гаффарова һәм Туфан Миңнуллин әсәрләреннән алынган өзекләрдән спектакль, урта төркем белән ― «Кошкин дом» (С. Маршак) , өлкәнрәкләр белән Рабит Батулланың «Ана каргышы»н («Сак-сок») эшләгәннәр, Туфан Миңнуллинның «Саташу» спектакленнән өзек уйнаганнар һ.б.[1].

Эстрада артистлары Виталий Агапов, Резидә Шәрәфиева белән Равил Галиев, Руслан Кираметдинов, Илназ Баһ, Гүзәл Идрисова концертларында катнаша (ире Илфат Әскәров, коллегасы Энҗе Шиһапова белән белән бергә).Тамада буларак туйлар алып бара.

Читтән торып Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенең режиссерлар әзерләү бүлеген тәмамлаган[2].

Башкарган рольләре

үзгәртү

Чая табигатьле, кыю, туры сүзле, ярдәмчел, фикерләүчән артистка. Ул үткен характерлы һәм көлкеле рольләрне яхшы башкара. Режиссерлар аңа лирик рольләр дә бирәләр[3].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү
 
Ч. Әскәрова «Тантана» премиясен алганда. 2024, Буа театры

Шәхси тормышы

үзгәртү
 
Ире Илфат Әскәров, драма актеры

Кияүдә (ире белән 1996 елдан бергә). Ире Илфат Әскәров (1973 елның 12 августында туган, Саба районы Олы Кибәче авылыннан), 1996 елдан Чаллы татар театрының драма артисты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенең актерлар әзерләү бүлеген тәмамлаган (Камал театры артистлары Илдар Хәйруллин белән Наил Дунаевлар курсы, 1996), Татарстанның атказанган артисты (2012)[6]. Ике балалары бар: кызлары Ләйлә [7] (Герасимова; Наро-Фоминскида кияүдә, аның кызлары Алинә, Алисә), уллары Аяз, «Адымнар-Чаллы» мәктәбендә укый[8].

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү