Раил Садриев
Раил Садриев, Раил Илдар улы Садриев, рус. Раиль Ильдарович Садриев (1966 елның 14 октябре, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Буа районы, Адав-Толымбай) — Буа дәүләт драма театры сәнгать җитәкчесе―директоры, Татарстанның атказанган (2008) һәм халык (2018) артисты, Дамир Сираҗиев премиясе лауреаты (2015).
Раил Садриев | |
---|---|
Туган телдә исем | Раил Илдар улы Садриев |
Туган | 14 октябрь 1966 (57 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Буа районы, Адав-Толымбай |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | артист, режиссер |
Җефет | Эльмира |
Балалар | улы Фәрит |
Бүләк һәм премияләре | Дамир Сираҗиев премиясе (2015) |
Тәрҗемәи хәле үзгәртү
1966 елның 14 октябренда Татарстан АССР Буа районы Адав-Толымбай авылында туган. Казан дәүләт университетынының тарих факультетын тәмамлаган (1993).
Хезмәт юлы үзгәртү
- 1993-1998 укытучы, Татар дәүләт академия театры иганәчесе.
- 1998-2000 Мәскәү дәүләт социаль-гуманитар университеты вәкиллегендә фәлсәфә укытучысы.
- 2000-2002 Казан социаль-юридик институтының Буа һәм Тәтеш филиалларында фәлсәфә укытучысы.
- 2002-2007 Буа халык театрының баш режиссеры.
- 2007 елның 30 мартыннан Буа дәүләт драма театрынынң сәнгать җитәкчесе-директоры[1]. Татарстан районнары һәм Россия төбәкләре буенча гастрольләргә йөри. Туган авылында күп серияле кино төшерә. Бизнес белән шөгыльләнә.
Куйган спектакльләр үзгәртү
- «Тылсымлы төрән» Р. Шәрипов
- «Тулай торак» Илфак Шиһапов
- «Кодалар, кодачалар» Сөлайман Латыйпов
- «Эх, кызлар!» Туфан Миңнуллин
- «Кияүләр» Туфан Миңнуллин
- «Бәхеткә биш минут» Ләбиб Лерон
- «Квартет» Хәбир Ибраһим
- «Люкс № 13» Рей Куни
- «Примадонна» Кив Людвиг
- «Бер сәгатькә ир кирәк» Айгөл Әхмәтшина[2]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү
- 2007 — ТР мәдәният министрлыгы Мактау кәгазе
- 2008 — Татарстанның атказанган артисты
- 2015 — Дамир Сираҗиев премиясе — «Буа театры эшчәнлеген яңартуга керткән хезмәте өчен»
- 2018 — Татарстанның халык артисты[3]
Гаиләсе үзгәртү
Хатыны Эльмира. Улы Фәрит, килене Ралина (Бөгелмәдән) [4].
Искәрмәләр үзгәртү
- ↑ «Мир театра» сайтында
- ↑ «Байрак» газетасы, 06.10.2015, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-12-27
- ↑ Рөстәм Миңнехановка Әтнәдә татарчалы-урысчалы спектакль күрсәттеләр. Азатлык радиосы, 13.12.2018
- ↑ Альбина Гайнуллина. Раил Садриев: «Ковидны, дәүләтне сүгә халык. Берәү дә үзен сүкми». «Акчарлак», 2021 ел, 15 декабрь, № 49, 2-3нче бит