Әхмәтшина Айгөл Гайса кызы (1996 елның 1 мае) — опера җырчысы (меццо-сопрано). Уфа сәнгать училищесын тәмамлаган[1]. Башкортстан Республикасының атказанган артисты (2021)[2], «Casta diva» премиясе лауреаты (2022 ел өчен).

Айгөл Әхмәтшина
Туган 1 май 1996(1996-05-01) (27 яшь)
Кыргыз-Миякә, Башкортстан, Россия
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре опера җырчысы
Бүләк һәм премияләре Башкортстан Республикасының атказанган артисты
Casta diva премиясе (2022)

Биографиясе үзгәртү

Айгөл Гайса кызы Әхмәтшина Башкортстан Республикасының Миякә районы Кыргыз-Миякә авылында 1996 елның 1 маенда туган. Милләте — башкорт[3].

Алты яшеннән академик вокал белән һөнәри шөгыльләнә башлый. Аларның гаиләсендә ата-анасы да, әби-бабасы да җыр-моңга гашыйк кешеләр. Кыргыз-Миякәдә баян буенча авыл музыка мәктәбен тәмамлый. 12 яшеннән концертлар белән Италиягә чыга, башкорт милли җырларын һәм классик арияләр башкара. Чайковскийның ««Я ли в поле да не травушка была….» һәм Делибның «Испан җырын» башкара. Казан дебютанты Аида Гарифуллина белән атаклы Зальцбург фестивалендә дә катнаша.

2015 елда Уфа сәнгать училищесын тәмамлаганнан соң, консерваториягә укырга бармый, ә үзенең педагогы Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният эшлелесе Наилә Йосыпова белән шөгыльләнүен дәвам итә. Джузеппе Верди исемендәге Милан театры профессоры маэстро Делфо Меникуччи аңа педагогын алмаштырмаска киңәш бирә. Наилә Йосыпова һәрвакыт җырларга тиешлеген искә төшереп тора[1]

Сәләтле яшь җырчы берничә халыкара конкурсларда җиңә. 2016 елда Уфада үткән Шаляпин исемендәге I Халыкара конкурсында Уфа сәнгать училищесын тәмамлаучы Айгөл Әхмәтшина «Тамашачы сөюе»нә лаек була.

Берничә ай үтүгә Мәскәүдә узган New Opera World вокалистларның IV ачык Халыкара конкурсында беренче урын яулый. Һәм шунда җырчыны «Ковент-Гарден» Король театры кастинг-директоры Дэвид Гоуланд бәяли һәм тыңлауларның икенче турына чакыра.

2017 елның җәендә 36 ел яшәп килгән һәм беренче тапкыр Россиядә үткән Һанс Габер исемендәге өстенлекле Belveder Халыкара опера конкурсында җиңгәннән соң, Айгөл Әхмәтшинаны иң яхшы русия театрларының берсе — мәскәү «Геликон-опера» театры эшкә чакыра. Belveder конкурсын, жюрида һәрвакыт директорлар һәм продюсерлар утырганлыктан, «халыкара талантлар биржасы», дип атыйлар. Җиңүчегә бүләк сыйфатында мәскәү театрында ангажемент тәкъдим ителә, ләкин Айгөл, кайчандыр Дмитрий Хворостовский кебек, Лондонны сайлый[4].

Иҗади казанышлары үзгәртү

Айгөл Әхмәтшинаның аурупа сәхнәсендә танылуы 2019 елда француз провинциясе Анжуда үткән «Opera de Bauge» Халыкара фестивалендә Джоаккино Россининың «Золушка» комик операсында төп партияне башкарудан башланган. 25 яшьлек Айгөл Әхмәтшинаны еш кына «башкорт Золушкасы» диләр[5].

2017 елда Башкортостаннан тәүге җырчы Лондон Ковент-Гарден Король театрының яшьләр программасы стажеры булып алына. Бүген башкорт җырчысы «Ковент-Гарден» Король операсы ялгыз башкаручысы (солисты).

Аның чыгышлар графигы берничә елга алдан төзелгән:2019 -2020 елларда ул Неаполь шәһәренең Сан-Карло опера театрына, Мадрид Король театрында, Һолланд милли опера һәм балет театрында, «Deutsch Oper Berlin» Берлин милли театрының Немец операсында, Рим шәһәрендә «Akademia di Santa Cecilia» театрында, Тель-Авивта Израиль операсында җырлады.

Җырчы ике аурупа фестивалендә — Австрия Каринтиясенең искиткеч матур урынында үткән танылган «Carinthischer Sommer» һәм Ирландиядә, Уэксфорд «Wexford opera festival» опера фестивалендә катнашты.

«Яңа Анна Нетребко» дип йөртәләр Айгөл Әхмәтшинаны. 2019 елда туган Башкорт опера һәм балет театры сәхнәсендә Жорж Бизеның «Кармен» операсындагы Кармен партиясен башкарды һәм беренче соло концертын бирде[6].[1]

Уфа сәнгать училищесына кунакка чакырылганда, Айгөл Әхмәтшина уку йортына видеокамера һәм ике фортепиано бүләк итә.

Укытучысы Римма Рушановна Айгөл Әхмәтшинаның чыгарылышын «алтын тәмамлаучылар» дип атый. 2015 елда — 10 кызыл диплом тапшырылган. Курсташлар барысы да һөнәре буенча төрле театрларда, концерт учреждениеләрендә һәм музыка мәктәпләрендә эшли.

Җырчы Мәскәүдә Станиславский һәм Немирович-Данченко исемендәге Музыкаль театр сәхнәсендә Бизеның «Кармен» операсында төп партияне башкара. Аннары Пермьдә шул ук операда уйный.

Мәскәү консерваториясенең Зур залында «Виртуозы Москвы» дәүләт камера оркестры озатуында Айгөл Әхмәтшинаның соло концерты үтә. Концерт дирижеры Россиядә һәм дөньяда танылган музыкантларның берсе Фабио Мастранджело булды. [7].

«Чит илләрдә башкорт халкының «озын көй»енә сокланалар һәм Башкортстан турында Рудольф Нуриев белән Илдар һәм Аскар Абдразаков исемнәре аша беләләр. «Ковент-Гарден»да әлегә чаклы Нуриев культы яши» дип сөйли җырчы очрашуларында.

Чит илләрдә ихлас күңелле якташлары Айгөлгә терәк булып тора. Билгеле Уфа бизнесмен һәм меценат Василий Пеганов һәм аның хатыны Татьяна, Дмитрий Хворостовский гаиләсенең дуслары, Айгөлне Хворостовскийның хатыны (элек опера җырчысы булган) Флоранс белән таныштыра. Красноярск каласындагы хәйрия концертында Флоранс Айгөл белән бергә Жак Оффенбахның «Сказки Гофмана» операсыннан «Баркарола»ны башкара.

Яңа балкыган йондозның исәбендә Лондон сәхнәсендә башкарган рольләре: легендар режиссер Питер Брук проектында «Кармен» операсында төп партия, шул ук операда Барри Кочки куйган Мерседес партиясе, Тонни Паппано һәм Ричард Джонс куйган «Леди Макбет Мценского уезда» операсында Сонетка партиясе[8].

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү