Әлфия Кәримова

Әлфия Кәримова, Әлфия Закуан кызы Кәримова (баш. Әлфиә Зәҡүән ҡыҙы Кәримова, 1977 елның 24 июне, СССР, РСФСР, БАССР, Уфа) ― җырчы (колоратур сопрано). 2022 елдан Башкорт опера һәм балет театрының опера труппасы солисты. 2013―2022 елларда «Астана Опера» театрының әйдәп баручы солисты (Астана, Казакъстан). 2008―2012 елларда Новосибирск дәүләт академия опера һәм балет театры солисты. «Алтын битлек» премиясе номинанты (2006). БР халык артисты (2021), халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты[2].

Әлфия Кәримова
Әлфиә Кәримова
Туган телдә исем баш. Әлфиә Зәҡүән ҡыҙы Кәримова
Туган 24 июнь 1977(1977-06-24) (47 яшь)
СССР, РСФСР, БАССР, Уфа
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Уфа дәүләт сәнгать институты[1]
Һөнәре опера җырчысы
Җефет Болат Жомартов, опера артисты
Балалар улы Нуриман
Бүләк һәм премияләре БР халык артисты - 2021
«Алтын битлек» премиясе фестивале дипломы (2006)

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1977 елның 24 июнендә Уфада туган. Уфада музыка мәктәбен (фортепьяно сыйныфы), сәнгать укуханәсен (хор дирижёры сыйныфы), сәнгать институтын (ялгыз җырлау белгечлеге, Н. Мортазина сыйныфы) (2005) тәмамлаган.

29 һөнәри конкурста катнашкан[4]. 2006 елдан Абай исемендәге дәүләт опера һәм балет театрының (Алматы, Казакъстан) һәм Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрының (Казан) чакырылган солисты. Татар опера һәм балет театры белән Һолландиядә «Энҗе эзләүчеләр» (Искатели жемчуга) (Д. Бизе) операсында катнаша[5].

Репертуар

үзгәртү
Уфа опера театры
үзгәртү
 
«Травиата»да Виолетта
 
Guildhallда (Лондон) чыгыш ясый. 2010
  • Кыпчак кызы – «Кенәз Игорь» А. Бородин
  • Бөек рәхибә (Великая жрица) – «Аида» Дж. Верди,
  • Бригитта – «Иоланта» П. Чайковский
  • Әминә - «Салават Юлаев» З. Исмәгыйлов
  • Төн патшабикәсе – «Тылсымлы флейта» (Волшебная флейта) В.А. Моцарт
  • Марфа – «Патша кәләше» (Царская невеста)
  • Кар кызы – «Кар кызы » (Снегурочка) Н. Римский-Корскаков
  • Виолетта - «Травиата» Дж. Верди
  • Джильда – «Риголетто» Дж. Верди
  • сопрано партиясе – «Carmina burana» К. Орф
  • Лючия де Ламмермур – «Лючия де Ламмермур» Г. Доницетти
  • Лакме – «Лакме» Л. Делиб
  • Людмила – «Руслан һәм Людмила» М. Глинка
Астана театры
үзгәртү
  • Виолетта - «Травиата» Верди
  • Мюзетта - «Богема» Пуччини
  • Волхова ― «Садко» Римский-Корсаков[6]
«Ефәк юлы» фестивале
үзгәртү
  • «Реквием» Моцарт

Дискография

үзгәртү
  • 2012 - «Колоратуралы дәрт» (Колоратурная страсть) (чит ил опера арияләре)[7]
 

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү
 
Казанда XXXI Шаляпин фестивалендә

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү