Айсин Руслан Хәмзә улыСергач район советы һәм Земство җыены депутаты, КПСС райкомы әгъзасы, КПРФны яңадан торгызу съезды делегаты, СССР халыклары конгрессы делегаты. РФ авыл хуҗалыгының атказанган эшлеклесе, Почет орденнары, III дәрәжә Петр Бөек, юбилей В. И. Ленин «Ветеран труда», «За духовное единение мусульман» медальләре белән бүләкләнгән.

Руслан Айсин
Туган 1939(1939)
Түбән Новгород өлкәсе, Сергач районы, Печә
Үлгән 2007(2007)
Түбән Новгород өлкәсе, Печә
Милләт татар
Һөнәре авыл хуҗалыгы эшлеклесе

Сергач районы Печә авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1953 елда авыл җиде еллык мәктәбен тәмамлап, колхозда ат җигүче, прицепщик, йөк ташучы булып эшләгән. Шоферлар курсын тәмамлап, 1957–60 елларда колхоз автомобилен йөрткән. 1961–63 елларда – колхозлар өчен урта звено җитәкчеләре курсларын тәмамлап, бригадир булып эшләгән. 1964–67 елларда – Иваново шәһәрендә совет-партия мәктәбен бетереп, авылда агроном булып эшли. 1974–76 елларда – составына Печә авылы да кергән Лопатино авыл советы рәисе. 1976–79 елларда – «Грибановский» колхозы рәисе, 1979–81 елларда – «Восход» колхозы рәисе. 1981 елны Печә авылының «Нариманов» ис. колхоз рәисе итеп сайлана һәм 2004 елга кадәр, пенсиягә чыкканчы шунда эшли.

Туган авылында җирләнгән.

Чыганаклар үзгәртү