Айгөл Бариева, Айгөл Шамил кызы Бариева (22 август 1974(1974-08-22) (49 яшь), Казан, РСФСР, СССР — , ) — татар җырчысы, «Салават» җыр театры» ҖЧҖ артист-вокалисты (солисты). Татарстан Республикасының атказанган (2011) һәм халык (2024) артисты.

Айгөл Бариева
Туган 22 август 1974(1974-08-22) (49 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Әлма-матер Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты
Һөнәре җырчы
Бүләк һәм премияләре ТР атказанган артистыТР халык артисты - 2024

Биографиясе үзгәртү

Айгөл Бариева 1974 елның 22 августында Казанда туа. Айгөлнең әтисе: Бариев Шамил Мәсгут улы, кино һәм Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры. "ТАССРның атказанган артисты " (1986), режиссер һәм педагог, М. Җәлил исемендәге милли премия лауреаты (1988). Әнисе Гөлфия Абдулловна-музыкаль хезмәткәр һәм педагог. Айгөл кечкенәдән музыка белән мавыга, үзешчән сәнгать конкурсларында катнаша, фортепиано классы буенча 5нче музыка мәктәбен тәмамлый. Казан шәһәренең 13 нче урта мәктәбен тәмамлый .

Мәктәпне тәмамлаганнан соң Айгөл Бариева Казан дәүләт сәнгать һәм мәдәният институтына (хәзер Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты) сәнгать-педагогика факультетына (хор бүлеге) укырга кереп, кызыл диплом белән тәмамлый. Институтта укыганда Айгөл ТРның халык артисты Рәхилә Мифтаховадан вокал дәресләрен ала башлый. Аның белән 1993-1995 елларда Финляндия, Төркия, Австрия, Германия, Швейцария шәһәрләре буенча актив гастрольләрдә бу илләрдә яшәүчеләрне һәм кунакларны татар музыкаль фольклор сәнгате белән таныштыра.

2011 елның декабрендә ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм ТР Мәдәният министрлыгының административ һәм финанс ярдәме белән Австралиядәге татар диаспорасы вәкилләренең күпсанлы соравы буенча Австралиягә килеп киттеләр, анда Австралиянең татар диаспорасы, шулай ук «Сабантуй-2011» татар милли бәйрәмендә (Аделаида, Австралия) чыгыш ясадылар.

Моннан тыш, Россиядән читтә яшәүче татар диаспораларының һәм берләшмәләренең күп санлы үтенече буенча ТР Мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты тарафыннан, аерым алганда, делегация составында түбәндәге Сабантуйларга җибәрелгән: Монреаль (Канада) - 2017 ел, Париж (Франция)-2017 ел, Торонто (Канада)- 2017 ел, Ванкувер (Канада)-2018 ел, Болонья(Италия) шәһәре-2019 ел, Монреаль (Канада) - 2019 ел, июнь аенда. 2019 елда Россиянең Генераль консулы чакыруы буенча Монреальдә татар милли ашлары әзерләү буенча мастер-класс үткәрде. Чарада Монреальдәге татар диаспорасы вәкилләре һәм РФ Генераль консуллыгы хезмәткәрләре катнашты.

Айгөл Бариева уңышлы һәм кирәкле блогер, «Кызлар Пати» хатын-кызлар клубына нигез салучы һәм аның химаясендә инвалид балаларга, ятим балаларга (балалар йортлары) һәм онкология авыруларына каршы көрәштә ярдәм кирәк булган кешеләргә ярдәм йөзеннән хәйрия акцияләре һәм концертлары даими үткәрелә. «Чәчәк ата торган миндаль» (Феодосия шәһәре) III халыкара Кырым хатын-кызлар конгрессының шәрәфле кунагы, анда "Кызлар Пати" клубы составында концерт программасы белән чыгыш ясады.

Гаиләсе үзгәртү

Ире - Линар Юсипов (2022 елда вафат) [1]; кызы - Айлина 1999 елгы.; улы - Камил 2000 елда туган;

Бүләкләр һәм премияләр үзгәртү

  • 1995 елда төрки халыкларның халыкара фестивале лауреаты (Төркия, Австрия, Германия, Швейцария).)
  • Дж. Палестрина исемендәге халыкара рухи музыка фестивале лауреаты (Рим, Италия, 1997 ел.)
  • "Җиде йолдыз" II Халыкара татар җыры телевизион фестивале лауреаты (2007)
  • «Нечкәбил» хатын-кызлар чибәрлеге конкурсында «Иң матур һәм сөйкемле» номинациясендә 2004 елда җиңүче[2]
  • «Татар җыры 2011» XII Халыкара музыка фестивалендә "2011 елның иң популяр җыры" номинациясендә лауреат һәм җиңүче
  • Татарстан Республикасының Атказанган артисты (2011 елның 26 марты) — Татарстан Республикасында музыка сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен[3]
  • 2024 – Татарстан Республикасының Халык артистыкүпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге һәм музыка сәнгате үсешенә зур өлеш керткәне өчен[4][5]

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү