Фәния Чанышева, Фәния Гафар (Габделгафар) кызы Чанышева, баш. Фәниә Ғәбделғафар ҡыҙы Чанышева, рус. Чанышева Фания Гафаровна (Габделгафаровна) (1926 елның 1 сентябре, БАССР, Бәләбәй кантоны, Иске Күзәй2018 елның 14 апреле, Уфа) — шагыйрә, прозаик, ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1980 елдан).
Гыйлемдар Рамазанов премиясе лауреаты (2006).

Фәния Чанышева

Тугач бирелгән исеме: Фәния Габделгафар кызы Чанышева
Туу датасы: 1 сентябрь 1926(1926-09-01)
Туу урыны:
Үлем датасы: 14 апрель 2018(2018-04-14) (91 яшь)
Үлем урыны: Уфа
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Русия Русия
Эшчәнлек төре: язучы, укытучы
Иҗат итү еллары: 1968-хәзергәчә
Юнәлеш: поэзия, проза
Жанр: шигырь, повесть
Иҗат итү теле: татар теле, башкорт теле
Дебют: «Гомер мизгелләре» (1974)
Премияләр: Г. Рамазанов премиясе (2006)
Яшәү җире Күзәй[1]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1926 елның 1 сентябрендә БАССР Бәләбәй кантонындагы (хәзерге Бүздәк районы) данлыклы[2] татар авылы Иске Күзәйдә тугыз балалы гаиләдә туган. Әдәбиятка килүендә өяз писере булып эшләгән әтисе Габделгафарның шифалы йогынтысы зур булган. Мәктәпне (аттестатсыз) тәмамлагач, бераз ындыр табагы мөдире булып эшләп ала. Соңыннан Уфага барып, К.А. Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтына (1957 елдан Башкорт дәүләт университеты) укырга керә. Татар кызын тарих-филология факультетыннан, анда кеше күп дигән сәбәп белән, әдәбият факультетының башкорт бүлегенә сайлап алалар[3]. Бу борылыш алдагы язмышын хәл итә. Хәким Гыйләҗев, Гыйлемдар Рамазанов, Рифкать Мәхмүтов, Фәрит Исәнгулов, Агиш Гыйрфан белән бергә укый.

Иҗаты үзгәртү

Ныклап иҗатка кереп китүе 1968 елда була. Шигырьләре башта татар телендә «Кызыл таң» газетасында басыла. Беренче кулъязмасына шагыйрь Марат Кәримов яхшы бәя куеп, нәшриятка бирә. Шуннан соң шигырь һәм проза җыентыклары бер тоткарлыксыз нәшер ителеп килә. Шигырьләренә композиторлар (Т.М. Шәрипов һ.б.) көйләр язган.

Басылган китаплары үзгәртү

  • Истә, һаман да истә
  • 1984 Боз һәм ялкын
  • Саумы, якты көн
  • 1986 Мәхәббәт белән очрашу
  • 1992 Сагышлы сукмаклар
  • 2014 Гомернең якты мизгелләре[4]
  • Гомерем бакчасы (язучылар турында истәлекләр)
  • Елларга үрелгән җырлар
  • Замандашлар
  • Истәлекләр

Гаиләсе үзгәртү

Ире Гыйлемдар Рамазанов (1923-1993)[5]

  • улы Илдар, кызлары Гөлшат, Гөлназ

2018 елның 14 апрелендә Уфада 93нче яшендә вафат булды [6].

Чыганаклар үзгәртү

  1. Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(рус.)

Әдәбият үзгәртү

  1. Н. Хәсәнова-Тукаева. Шунда калган минем эзләрем. «Башкортстан», 2015 ел, 15 август.
  2. Затлы-зыялы нәселдән ул! «Өмет», 2016 ел, 26 август.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү