Марат Кәримов – Башкортстанда яшәүче татар иҗатчысы, Башкортстанның халык шагыйре, «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале иясе.

Марат Кәримов
Туган телдә исем Марат Нәбиулла улы
Туган 9 гыйнвар 1930(1930-01-09) (94 яшь)
Зиянчура районы, Күгәрчен
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия байрагы
Һөнәре шагыйрь
Бүләк һәм премияләре С. Юлаев ордены Салават Юлаев ордены (2021)
«Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале (2020)
Башкортстанның халык шагыйре (2003)

Тәрҗемәи хәл

үзгәртү

Марат Нәбиулла улы Кәримов 1930 елның 9 гыйнварында Башкортстан республикасы Зианчура районы Күгәрчен авылында туа.

1947 елда Марат Кәримов Зилаер педагогия училищесын тәмамлый һәм туган авылына укытучы итеп тәгаенләнә. Тырыш һәм тапкыр сүзле яшь педагогны озакламый яшьләрнең район комитетына чакырып, бүлек редакторы итәләр. Ул анда армия сафларына киткәнче эшли.

1953 елда, гаскәрдән кайткач, Марат Кәримов хезмәт юлын журналист буларак дәвам итә. Республика яшьләре өчен чыгып килүче «Ленинчы» газетасында әдәби хезмәткәр, ә 1956 елда ВЛКСМ Үзәк Комитеты каршындагы Үзәк комсомол мәктәбен тәмамлагач, шушы ук газетаның махсус хәбәрчесе, бераз соңрак «Сәнәк» журналының фельетоннар бүлеге редакторы итеп билгеләнә.

1959 елда Мәскәүдә әдәбият институтында укый башлый.

1964 елдан алып 1968 елга кадәр Марат Кәримов «Пионер» журналының баш редакторы, аннан соң ун ел дәвамында «Сәнәк» журналын җитәкли.

Халык шагыйренең беренче әсәрләре республика матбугатында 1948 елда күренә башлый. Беренче мөстәкыйль шигырьләр җыентыгы «Бөреләр» дип атала һәм ул башкорт телендә 1956 елда дөнья күрә.

Марат Кәримов 1958 елдан СССР Язучылар берлегендә.

Марат Кәәримов Башкортстан Язучылар берлегендәге татар телле язучылар берләшмәсенә берничә ел җитәкчелек итте. Шул еллар эчендә, республиканың бихисап татар районнарында булып, әдәби иҗатка сәләтле яшьләрне һәм башлап язучыларны табуда һәм аларны җәмәгатьчелеккә тәкъдим итүдә бәяләп бетергесез зур һәм игелекле эшләр башкарды. Аның ярдәмендә әдәбиятка килгән күп кенә татар шагыйрьләре һәм прозаиклары хәзер Язучылар берлеге әгъзалары булып китте һәм үз җыентыкларын чыгарды.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганак

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү