Әнвәр Фәтхуллин
Туган 5 август 1922(1922-08-05)
Бүздәк районы, СССР
Үлгән 21 декабрь 1986(1986-12-21) (64 яшь)
Лутск, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР
Ватандашлыгы  СССР
Һөнәре офицер
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре Совет Берлеге Каһарманы (1945)

Ленин ордены Кызыл Байрак ордены (2) Александр Невский ордены I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (2) II дәрәҗә Ватан сугышы ордены (2) Кызыл Йолдыз ордены (2)
Хәрби дәрәҗә полковник

Биографиясе үзгәртү

Әнвәр Әсәдулла улы Фәтхуллин 1922 елның 5 августында хәзерге Башкортстан  республикасының Бүздәк районы Иске Бүздәк авылында  туа. Милләте буенча татар. Шунда ук  тугыз сыйныф тәмамлый. Мәктәпне тәмамлаганнан соң,  Белорецк шәһәренә китә, шунда эшли башлый һәм аэроклубка укырга керә. Аэроклубны тәмамлаганнан соң, Свердловскига күчеп килә. Биредә   авиация хәрби очучылар  мәктәбендә белем ала.

1942 елда аны  тәмамлый.

1942елның  октябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында.

140нчы гвардия штурм авиациясе полкында (8 нче гвардия  штурм авиациясе дивизиясе, 1 нче гвардия штурм авиациясе корпусы, 2 нче һава армиясе, 1 нче Украина фронты ) экадрилья командиры ярдәмчесе гвардия  өлкән лейтенанты  Әнвәр Фәтхуллин 1945 елның гыйнварына 148 сугышчан очыш ясап, дошманның ягулык,  корал складларын, гаскәр һәм сугыш машиналары, техникалары тупланган урыннарны, аэродромнарны штурмлаган, разведкага барган. Группа белән  23 һава  сугышында дошманның 8 самолетын бәреп төшергән.

1945 нче елның 10 апрелендә  Советлар Союзы Герое исеме бирелә.  1945 елдан КПСС әгъзасы.

Сугыштан соң Хәрби  Һава көчләрендә хезмәтен дәвам иткән. 1950 елда  авиация полкына командирлар хәзерләү  Үзәк тактика-очу курсларын тәмамлаган.

1973 елда полковник Әнвәр Фәтхуллин запаска чыккан. Волынь өлкәсенең   Луцк шәһәрендә  (Украина) яшәгән.

1986 елның 21 декабрендә вафат була.

Бүләкләре үзгәртү

Чыганак үзгәртү

Батырлар китабы. - Казан: Татар . кит. нәшр., 2000.- 395 б.

Сылтама үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү