Хөсәен Кудашев
Хөсәен Кудашев, Хөсәен Илдерхан улы Кудашев[1] (1913 елның 10 мае, РИ, Уфа губернасы, Бәләбәй өязе, Иске Бүздәк ― 1986 елның 13 ноябре, Сирия, Дамаск) ― драма актеры, 1948 елдан 1986 елга кадәр Гафури театрында уйнаган, Башкортстан АССР (1969) һәм РСФСР (1983) халык артисты.
Хөсәен Кудашев | |
Туганда бирелгән исеме: |
Хөсәен Илдерхан улы Кудашев |
---|---|
Туу датасы: | |
Туу җире: | |
Үлем датасы: | |
Үлем җире: | |
Һөнәре: |
опера җырчысы, драма актеры |
Активлык еллары: |
1934 ― 1886 |
Бүләк һәм премияләр: |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1913 елның 10 маенда Уфа губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге Бүздәк районы) Иске Бүздәк авылында туган. Борынгы татар кенәз Кудашевлар нәселеннән булган әтисе Илдерхан Әсфәндияр улы, патша армиясендә хезмәт итеп кайтканнан соң, Бүздәк ― Уфа юлында почтада ямчы булып эшләгән. Фатыйма Мамлеевага өйләнгәч, Уфада төпләнгән, почтада эшләвен дәвам иткән[2]. Илдерхан белән Фатыйма Кудашевларның Хөсәен (1913), Гали (1920), Гомәр (1925) исемле уллары, Мәрьям, Зоя исемле кызлары туган[3].
Хөсәеннең балачагы Уфаның Гончарная урамындагы кечкенә йортта үткән (1944 елдан Аксаков һәм Пушкин урамнары чатындагы агач йортта, 1957 елдан Октябрь революциясе ур., 9нчы йортта яшәгән). Паровозлар ремонтлау заводы каршында оештырылган фабрика-завод өйрәнчекләре училищесында машинист ярдәмчесе булырга укый. Училищеның комсомол ячейкасы Хөсәенне үзешчән Эшче яшьләр театрына (БашТРАМ) тәкъдим итә. Көндез укуын дәвам итә, кичләрен үзешчән театрга йөри. 1931 елдан башлап һәвәскәр эшче яшьләр театрында уйный һәм Башкорт дәүләт драма театры каршындагы актерлар студиясендә укый[3].
1934 елда машинист ярдәмчесе булып Уфа ― Кропачево рейсында эшләп ала. Шул ук елда һәвәскәр эшче яшьләр театры спектаклен карарга килгән режиссер Мәкәрим Мәһдиев (1901―1938) чакыруы буенча, Башкорт дәүләт драма театрының профессиональ труппасында эшли башлый[4].
1938 елда ул актриса Фәридә Камалетдиновага (1916―2008) өйләнә. Фәридә Малаязда дүрт класс, Лаклыда колхоз яшьләре мәктәбен тәмамлап, аптекага эшкә урнашкан һәм Уфага медтехникумга укырга керергә килгән булган. Әмма Башкорт сәнгать техникумына укырга керә һәм аны 1936 елда тәмамлап, Гафури театрында эшли башлый[3].
1938 елда баритон тавышлы Хөсәен Кудашев П. И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясенең башкорт төркеменә (профессор Екатерина Мильковичның вокал классы) укырга керә һәм аны 1941 елда тәмамлый. Фәридә Камалетдинова шулай ук Мәскәү дәүләт консерваториясенә профессор Мария Барсовага имтиханнар тапшыра, әмма кечкенә улы Рифкать авырып китә, аңа бер елдан килергә тәкъдим итәләр, 1940 елда кызы Флорида туа, шулай итеп Фәридә консерваториядә укый алмый кала[3].
Хөсәен Кудашев 1948 елга кадәр Башкорт опера һәм балет театрында эшли, классик һәм башкорт репертуарында баритон партияләрне башкара. Эскамильо («Кармен» Ж. Бизе), Сөләйман («Аршин мал алан» Г. Хаҗибәков), Ваһап («Карлыгач» Н. Чемберджи), Әхмәт («Сакмар» М. Вәлиев) һ. б. партияләрне җырлаган. Театр администрациясенең үзенә карата тактсызлыгына җавап итеп, гариза язып, опера театрыннан китә[3].
1948 елдан гомеренең ахырына кадәр М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театрында эшли, анда ул 200дән артык рольдә уйнаган.
Вафаты
үзгәртү1986 елда Гафури театры ике спектакль белән («Кыз урлау», «Кызыл паша») Сирия башкаласы Дамаск шәһәренә гастрольләргә бара. 13 ноябрьдә театрда эшләп кунакханәгә кайткач, инфаркттан үлә. Бүлмәдәше Нәҗип Асанбаев берничек тә ярдәм итә алмый. Цинк табутта Уфага алып кайтып, Иске мөселман зиратында җирлиләр[3].
Уйнаган рольләре
үзгәртү- Дульчин («Соңгы корбан» Александр Островский)
- Митрич («Караңгылык патшалыгы» Лев Толстой)
- Тригорин («Акчарлак» Антон Чехов)
- Омер («Мөхәммәт» Вольтер)
- Кассио («Отелло» Шекспир)
- Дятлов («Өченче патетик» Николай Погодин)
- Хәйретдин («Яшь йөрәкләр» Фәтхи Бурнаш)
- Үтәгол карт («Башкорт туе» Мөхәммәтша Бурангулов)
- Исмәгыйль мирза («Яңгура» Афзал Таһиров)
- Хәлил («Галиябану» Мирхәйдәр Фәйзи)
- Закир («Кара йөзләр» Мәҗит Гафури)
- Сәүбән батыр («Акбүзат» Сәгыйть Мифтахов)
- Илдар («Тальян гармун» Габдулла Әхмәтшин)
- Фәрхәт («Сөю турында җыр» Назыйм Хикмәт)
- Ягафәр («Айгөл иле» Мостай Кәрим)
- Вьюгин («Унөченче рәис» Ибраһим Абдуллин)
- Крячко («Кыргый фәрештә» Алексей Коломиец)
- Генерал Толубеев («Соңгы сугыш»Тамьян Бикмаев)
- Зевс («Ташлама утны, Прометей» Мостай Кәрим) һ.б.
Фильмография
үзгәртү- Эпизодик роль (хордагы егет) ― «Волга-Волга» (режиссёр Григорий Александров; Мосфильм, 1938)
- Күсмәс би ― «Алтын атлы җайдак» (режиссер Василий Журавлев; Мосфильм, 1980)
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 1954 – БАССР атказанган артисты
- 1955 – Хөрмәт Билгесе ордены
- 1969 – БАССР халык артисты
- 1973 – РСФСР атказанган артисты
- 1983 – РСФСР халык артисты
Гаиләсе
үзгәртүХатыны актриса Фәридә Мирсәяп кызы Камалетдинова (1916–2008), улы Рифкать (1939), кызы Флорида (1940―2016) галим-химиклар, профессорлар. Кечкенә кызы Гөлназ (1940-еллар ахырында менингиттан вафат булган)[3].
Хәтер
үзгәртү- Уфада актер яшәгән Октябрь революциясе урамы, 9нчы йортка мемориаль такта куелган.
- Иске Бүздәк авылында урамга исеме бирелгән, мәктәптә бюсты куелган.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Хусаин Кудашев. Кино-Театр.Ру
- ↑ Владимир Романов. Он был легендой башкирской сцены (К 100-летию со дня рождения актера Хусаина Кудашева). kino-teatr.ru, 10.05.2013
- ↑ 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 3,6 Кудашевы / Адиль Беляев. Историческая генеалогия татарского народа. Казань: ТКИ, 2012, 431, 444нче битләр. ISBN 978-5-298-02215-6
- ↑ Юрий Узиков. Как помощник машиниста народным артистом стал. kino-teatr.ru, 13.11.2006
Әдәбият
үзгәртү- Кудашевы / Адиль Беляев. Историческая генеалогия татарского народа. Казань: ТКИ, 2012, 431, 444нче битләр. ISBN 978-5-298-02215-6
Сылтамалар
үзгәртү- Хусаин Кудашев. Кино-Театр.Ру(рус.)
- Рифкать Кудашев. Мой отец — Хусаин Кудашев.