Рифкат Кудашев

химик-органик, профессор
(Рифкать Кудашев битеннән юнәлтелде)

Рифкат Кудашев, Рифкат Хөсәен улы Кудашев (Рифкат Хусаинович кн. Кудашев [1]; 1939 елның 30 июле, СССР, РСФСР, БАССР, Уфа) ― химик-органик, химия фәннәре докторы (1992), Башкорт дәүләт аграр университеты профессоры (2001), РФ һәм БР Журналистлар берлеге әгъзасы.

Рифкат Кудашев
Туган телдә исем Рифкат Хөсәен улы Кудашев
Туган 30 июль 1939(1939-07-30) (85 яшь)
СССР, РСФСР, БАССР, Уфа
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре галим-химик
Җефет Гүзәл (Мамлеева)
Балалар Артур, Булат
Ата-ана

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1939 елның 30 июлендә Уфада туган. Әтисе Хөсәен Илдерхан улы Кудашев (1913―1986), әнисе Фәридә Мирсәяп кызы Камалетдинова (1916―2008). Әтисе ягыннан бабасы Илдерхан Әсфәндияр улы борынгы татар кенәз Кудашевлар нәселеннән. Сеңлесе Флорида (1940―2016). Кече сеңлесе Гөлназ кечкенә вакытта вафат булган.

Уфаның 11нче санлы Аксаков гимназиясен[2], Башкорт дәүләт университетының химия факультетын тәмамлаганнан соң (1964), Стәрлетамак химия заводында эшли. 1968 елдан Стәрлетамак химия-технология һәм Уфа химия техникумнарында укыта. 1972 елдан СССР (Россия) Фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәгенең Органик химия институтында гыйльми хезмәткәр булып эшли (1977―1980 елларда директорның фән буенча урынбасары). 1992 елдан БДАУ мөгаллиме, профессор. Фәнни хезмәтләре югары молекуляр кушылмалар химиясе өлкәсендәге тикшеренүләргә багышланган. 150 дән артык фәнни, фәнни-популяр әсәрләр, 150‐гә якын туган якны өйрәнүгә багышланган мәкаләләр, 4 уйлап табу авторы[3].

1974 елда «Циглер катализаторының катион үзлекләрен тикшерү» темасына химия фәннәре кандидатлыгына [4], 1992 елда «Металл комплекслы катализаторларда диеннарны сызыклы һәм циклик полиеннар белән сополимерлаштыру» темасына химия фәннәре докторлыгына[5] диссертацияләр яклаган.

Рифкат Кудашев Россия һәм БР Татар дворяннар җыелышы (татар морзалары мәҗлесе)[6], Флүрә Әхмәрова исемендәге Уфа төбәкне өйрәнүчеләр җәмгыяте советы әгъзасы булып тора. Соңгы 20 елда үзенең данлыклы ата-бабалары тарихын эзләү белән шөгыльләнә. Аның туганнары арасында ― М. И. Кутузовның кияве, әдәбиятка, сәнгатькә, фәнгә, дипломатиягә һәм башка эшчәнлек өлкәләренә зур өлеш керткән дипломатлар, галимнәр, артистлар бар[7].

Китаплары

үзгәртү
  • 2017 ― «Княжеский след в истории России»[8]
  • 2022 ― «И всё былое в отжившем сердце ожило»

Гаиләсе

үзгәртү

Хатыны Гүзәл Гизетдин кызы (Мамлеева, 1942), уллары Артур (1967), Булат (1977). Артурның хатыны Альбина Зия кызы (Хәлиуллина, 1973), кызы Элина (2003)[9]

Искәрмәләр

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
  • Кудашевы / Адиль Беляев. Историческая генеалогия татарского народа. Казань: ТКИ, 2012, 431 – 444нче битләр. ISBN 978-5-298-02215-6

Моны да карагыз

үзгәртү