Мәкәрим Мәһдиев

Мәкәрим Мәһдиев (баш. Мәкәрим Мәһәҙиев, 23.12.1901, Самар губернасы Бөгелмә өязе Түбән Ака авылы – 10.7.1938, Уфа) — татар актёры, режиссёр.

Мәкәрим Мәһдиев
Туу датасы:

23 декабрь 1901(1901-12-23)

Туу җире:

Самар губернасы, Бөгелмә өязе, Әлкәй волосте Түбән Ака авылы[1]

Үлем датасы:

10 июль 1938(1938-07-10) (36 яшь)

Үлем җире:

Уфа

Һөнәре:

актер, режиссер

Активлык еллары:

1917-1937

Тәрҗемәи хәлҮзгәртү

Мәһдиев Мәкәрим Әдһәм улы авыл мәзине авылында туа. 1914 елда Казанга китә. Казан татар укытучылар мәктәбендә белем ала.

1917—21 елларда төрле күчмә шәхси театрларда катнаша, 5-нче армиянең сәяси бүлеге янындагы кызылармеецлар театры, Уфа дәүләт татар-башкорт үрнәк театры актёры. 1922 елдан алып 1925 елга кадәр Үзәк театр сәнгате техникумында (Мәскәү) укыган, бер үк вакытта Мәскәү үзәк татар эшче театрында эшли.

1926 елда В.Мортазин-Иманский чакыруы буенча Уфага килә. Башкорт театр-художество училищесының театр бүлегендә актерлык осталыгын укыта һәм уку-укыту бүлеге мөдире була. Укучылары арасында Г.Б.Абызгилдина, З.И.Бикбулатова, Т.М.Бикташева, В.Г.Галимов, З.Г.Игдәүләтов, Б.Г.Имашев. Бер үк вакытта, 1930 елдан алып Башкорт академия театры актёры, режиссеры, 1933 елдан – сәнгать җитәкчесе.

Репрессияләнә (1937), башка Уфаның 44 татар һәм башкорт зыялысы белән бер көнне атып үтерелә (1938). 1957 елда аклана.

Иҗади эшчәнлегеҮзгәртү

Мәһдиев башкорт театры тарихына милли сәхнә реформаторы буларак кергән: К.С.Станиславскийның художество принципларын хуплап, проф. театр мәдәниәте, актёр осталыгы үсешенә булышлык итә, театрның репертуарын, репетицияләр үткәрү процессын үзгәртә. Төп рольләре: Шаймак (“Янгура”), Галим (“Алатау”; икесе дә — А.М.Таһиров), Исмәгыйль (“Галиябану”), Отелло (У.Шекспирның шул ук исемле пьесасы) һ.б. Режиссер буларак, башлыча классиклар әсәрләреннән спектакльләр куя һәм төп игътибарын йогынтылы анализга юнәлтә: Ф.Шиллерның “Юлбасарлар” (дебют, 1928) һәм “Мәкер һәм мөхәббәт”, Лопе де Веганың “Сарык чишмәсе”, Н.В.Гогольнең “Ревизоры”, А.С.Пушкинның “Борис Годунов“, А.Н.Островскийның “Төшемле урын” спектакльләре. Совет драматургларыннан Таһировның “Алатау” һәм “Сибиряк Гыйльман”, С.М.Мифтаховтың “Паннар илендә”, Н.Исәнбәтнең “Портфель”, Г.Хәмитнең “Һинд кызы”, Г.Я.Кобецтың “Гута” һ.б әсәрләрен сәхнәләштергәндә тормышны дөрес һәм ышандырырлык итеп чагылдырырга тырыша. Ш.Х.Усмановның “Кичеккән фәрман, яки вәлидовчелек” спектакле тирән яшерен сәяси мәгънәсе белән зур иҗтимагый резонанс тудыра.

Нәсел-нәсәбе, гаиләсеҮзгәртү

Атасы Әдһәм 1930 елда, кулак буларак, Магнитогорскига төзелешенә сөрелә. Шунда вафат була. Мәкәрим дүрт баласының берсе була. Апалы-сеңелле Хәтифә, Хәтимә, энесе Фуат.

Хатыны — булачак ССРБ халык артисты Зәйтүнә Бикбулатова, уллары Лир.

ЧыганакларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Исәпләү буенча, Азнакай районының Түбән Якый авылына туры килә.