Тәлига Бикташева

 

Тәлига Бикташева
Туган 28 июль 1911(1911-07-28)
Уфа өязе, Уфа губернасы, Россия империясе яки Арслан, Чишмә районы
Үлгән 14 октябрь 1995(1995-10-14) (84 яшь)
Мәскәү, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Уфа сәнгать училищесы
Һөнәре актёр
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

Бикташева Тәлига Миңлевәли кызы (28 июль 1911 ел14 октябрь 1995 ел) — башкорт совет театр актеры. 1938 елдан ССРБ Театр эшмәкәрләре берлеге әгъзасы. Башкорт АССР-ының халык (1955) һәм атказанган (1940) артисты. Хезмәт Кызыл Байрагы (1955) һәм Хөрмәт Билгесе (1969) орденнары кавалеры.

Биографиясе үзгәртү

Тәлига Миңлевәли кызы Бикташева 1911 елның 28 июлендә Уфа губернасы Уфа өязенең Кара Якуп волосы [1] Арыслан авылында туган.

1929 елда Башкорт сәнгать техникумын (В. Г. Мортазин-Иманский һәм М. Ә. Мәһәдиев классы) белем ала. 1930 елдан Башкорт дәүләт академия драма театры артисты.

Актриса 1955 елда Мәскәүдә башкорт әдәбияты һәм сәнгате декадасында катнаша, аның иҗаты анда югары бәя ала.

Тәлига Бикташева сәнгатендә ачык драматизм һәм тирән моң бергә туры килгән. Студент чагында М. Фәйзинең «Галиябану» мелодрамасында төп рольне башкара. Барысы 100-дән артык сәхнә образы иҗат итә, ул үзе уйнаган рольләрен һәрчак милли төсмерләр белән үреп алып бара.

Спектакльләрдәге рольләре үзгәртү

Төп рольләре: Карлыгач («Карлыгач», Б. Бикбай), Айсылу («Сакмар» — «Дуслык һәм күңел», С. Мифтахов), Гайнавал («Ташу», К. Гыйззәт), Ксения («Борис Годунов», А. Пушкин), Көнбикә («Каенкаем», А. Мөбәрәков), Ульяна Громова һәм Елена Кошевая («Яшь гвардия», А. Фадеев — В. Галимов), Мәрзия, Илбикә («Ул кайтты», «Ана хөкеме», Ә. Атнабаев), Мәстүрә («Җырланмаган җыр», М. Кәрим). Иң яхшы роле — Галимә («Кара йөзләр», М. Гафури).

Гаиләсе үзгәртү

  • Тормыш юлдашы — билгеле актёр һәм режиссер Тимербулат Имашев.
  • Кызлары Эльмира Недосеева Мәскәүдә яши, әле хаклы ялда.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  • Бикташева Тәлиғә Миңлевәли ҡыҙы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9. (Тикшерелгән 8 август 2019)
  • [1](үле сылтама)