Зәйтүнә Бикбулатова
Зәйтүнә Бикбулатова — башкорт сәхнәсе артисты, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театры актеры. РСФСР Дәүләт (1967), БАССР Дәүләт (1976) премияләре лауреаты. ССРБ халык артисты (1973).
Зәйтүнә Бикбулатова | |
---|---|
Туган телдә исем | Зәйтүнә Ислам кызы Бикбулатова |
Туган | 10 июнь 1908 Башкортстанның Чишмә районы Сафар авылы |
Үлгән | 23 февраль 1992 (83 яшь) Уфа |
Күмү урыны | Уфа мөселман зираты |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР |
Әлма-матер | Уфа сәнгать училищесы |
Һөнәре | актёр |
Эш бирүче | Башкорт дәүләт академия драма театры |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Бүләк һәм премияләре | (1976) |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртүУл 1908 елның 10 июнендә Башкортстанның Чишмә районы Сафар авылында туа.
1926 елда Башкорт сәнгать техникумының театр бүлегендә укырга керә. Вәлиулла Мортазин-Иманский һәм Мәкәрим Мәһдиев сыйныфында укый. 1нче курста укыганда Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театрында “Башкорт туе” спектаклендә Гөлгайшә ролен башкара. 1930 елда төп труппага алына.
1961-84 елларда Башкортстанның театр әһелләре берлегенә җитәкчелек итә.
Рольләре
үзгәртү- Айгөл иле – Зөлхәбирә
- Ай тотылган төндә - Тәңкәбикә
Дәүләт бүләкләре һәм хөрмәт билгеләре
үзгәртү- 1967 — Станиславский исемендәге РСФСР дәүләт бүләге — «Тәңкәбикә ролен башкарган өчен»
- 1973 — ССРБ халык артисты
- 1976 — Салават Юлаев бүләге иясе[1]
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Одна улыбка Бикбулатовой 2016 елның 4 март көнендә архивланган. (рус.)
Сылтамалар
үзгәртү- Одна улыбка Бикбулатовой 2016 елның 4 март көнендә архивланган. (рус.)