Мәскәү татар театры
Мәскәү дәүләт үзәк татар эшче театры (рус. Московский государственный центральный профессиональный татарский рабочий театр) — 1924-1933 елларда (1924 елдан үзешчән, 1926 елдан һөнәри дәүләт театры) Мәскәү шәһәрендә эшләгән татар театры. Әүвәл Мәскәүнең «Коммуналец» клубында, соңрак Мәскәүнең Кече татар тыкрыгы, 8 йорт адресы буенча Әсәдуллаев йортында урнаша.
Мәскәү татар театры | |
Нигезләнү датасы | 1924 |
---|---|
![]() | |
Нигезләүче | Газиз Айдарский |
Дәүләт |
![]() |
Административ-территориаль берәмлек | РСФСР, Мәскәү, Үзәк административ округ һәм Замоскворечье[d] |
Урын | Әсәдуллаев йорты |
Гамәлдән чыгу датасы | июнь 1933 |
Тарих
үзгәртү- Инкыйлабтан соң Мәскәүнең коммуналь эшчеләр клубы каршында һәвәскәр татар театр түгәрәге оеша[1].
- 1924 елда әлеге түгәрәк нигезендә «Эшче» театры оештырыла. 1925 елдан театр оештыручысы һәм сәнгать җитәкчесе — Газиз Айдарский (1898-1933)[2]. Труппага Мәскәү сәнгать югары уку йортларында (ГИТИС, Мәскәү консерваториясе һ.б.) укучы татар яшьләре Мәкәрим Мәһдиев [3], Галләм Саттаров, Сара Садыйкова, Асия Измайлова[4], Гали Ильясов, Гомәр Девишев, Каюм Поздняков, Сәет Булатов, Әсгать Мәҗитов җәлеп ителә.
- 1926 елдан Мәскәү татар драма труппасы исеме астында һөнәри театрга әверелә. Эшкә һөнәри актерлар чакырыла.
- 1928 елдан Мәскәү үзәк татар эшче театры[5]. Театр күбрәк Донбасс, Кузбасс, Мәскәү яны, Урал һәм Себергә гастрольләргә чыга.
- 1933 елның июнь аенда театр ябыла[6].
Әти (Газиз Айдарский) ул вакытта Мәскәү консерваториясендә һәм башка уку йортларында укыган татарларны җыйнап театр оештырган. Беренче биш елда алар беркайдан да бер тиен алмый үзләре эшләгәннәр. 1928 елда Наркомпрос аларга 5 мең сум бүлеп бирә. Ә инде 1929 елда алар Наркомпростан 12 мең акча ала алганнар. Ул елны бик уңышлы итеп Ленинградта гастрольләр дә уздырганнар. Ә инде гомумән алганда, алар үзләрен “Эшче” театры дип атап, татар телендә төрле завод-фабрика клубларында спектакльләр күрсәткәннәр [7] |
Уйнаган спектакльләре
үзгәртүСпектакльләргә музыканы Мансур Мозаффаров, Александр Ключарев, Нәҗип Җиһанов, Заһид Хәбибуллин яза. Сәхнәне рәссам П.П. Троицкий бизи.
Спектакльләр вакыйгаларның кискенлеге, сюжет киеренкелеге, көтелмәгән чишелешләре белән аерылып тора. Театрда беренче тапкыр эшче образы тудырыла.
|
|
Артистлар
үзгәртү- Шулай ук карагыз: Төркем:Шәхесләр:Мәскәү татар театры.
Актерлар Мәскәү Художество театры, Мейерхольд исемендәге театр, Пролеткульт эшчеләр театрының формалистик эзләнүләре йогынтысында була.
Төрле елларда театрда Гөлсем Камская, Рәфгать Фәйзи, Габдулла Капкаев, Галия Булатова, Хөсәен Уразиков, Мохтар Мутин, М. Рәхмәтуллина, Г. Донской, Т. Капкаева, Бибинур Галиуллина, Газиз Гыйматов, Хәсән Кәтиев, Габделгазиз Зыятдинов, Х. Ихсанова, З. Агишева, З. Сафин, Ф. Насретдинов, Әдһәм Кайбицкий, Таҗи Гыйззәт, Сабир Өметбаев, Х. Сәлимова, Г. Хисамов, Г. Сәгыйтов, Г. Ибраһимова, Ибраһим Гафуров, Ширияздан Сарымсаков, Фуат Халитов һ.б. эшли.
Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
башлау | тәмамлау | Исем | туу датасы | туу урыны | әлма-матер | һөнәр төре | Викиҗыентыктагы төркем | үлем датасы |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|
1924 | 1933 | Газиз Айдарский | 1898 | Айдар (Яшел Үзән районы) | Россия театр сәнгате университеты — ГИТИС | режиссёр укытучы |
Gaziz Aydarskiy | 1933-10-30 |
1926 | 1933 | Гали Ильясов | 1900-03-09 | Әстерхан | Россия театр сәнгате университеты — ГИТИС | театр режиссеры театр актеры |
1970-09-13 | |
1927 | 1933 | Гөлсем Камская | 1901-03-25 | Казан | театр актеры | 1975-12-08 | ||
1922 | 1925 | Мәкәрим Әдһәм улы Мәһдиев | 1901-12-23 | Түбән Якый Бөгелмә өязе |
Казан Татар укытучылар мәктәбе Россия театр сәнгате университеты — ГИТИС |
театр актеры театр режиссеры педагог |
1938-07-10 |
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Казан театр музее сайтында, archived from the original on 2016-02-14, retrieved 2015-12-28
- ↑ Вечер памяти Газиза Айдарского(үле сылтама)
- ↑ Кино-театр.ру сайтында
- ↑ Гасырлар авазы, 2013 ел, № 3-4, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2021-10-17
- ↑ Театр исеме РСФСР мәгариф халык комиссариаты карары белән үзгәртелә
- ↑ ССРБ ҮБК карары белән ябыла
- ↑ Азатлык радиосы
- ↑ Исеме «Тормыш көлә» дип үзгәртелә
Чыганаклар
үзгәртү- Татар энциклопедиясе. Т.4. Казан, 2014.
Әдәбият
үзгәртүСылтамалар
үзгәртү- Мәскәү татар театры «Татар иле» мәгълүмати-ресурслы татар социаль челтәрендә
- Мәскәү татар театры «Милләттәшләр» сайтында