Габдулла Капкаев

Габдулла Капкаев (1897 ел, РИ, Әстерхан1946 ел, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — Әстерхан дәүләт татар драма театры артисты, журналист, юрист. Әстерхан театрына «дәүләт театры» статусын алу өчен күп көч куйган сәнгатькәр.

Габдулла Капкаев
Туу датасы:

1897 ел(1897)

Туу җире:

Русия империясе Русия империясе, Әстерхан

Үлем датасы:

1946 ел(1946)

Үлем җире:

ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан

Һөнәре:

драма актеры

Гражданлыгы:

Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ

Активлык еллары:

1918—1941

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1897 елда Әстерханда туган. Туган шәһәрендә мөселман эшче яшьләрнең драма түгәрәге эшендә катнаша. Әстерханда ачылган беренче татар театр студиясендә (студия җитәкчесе Зәйни Солтанов) укый. 19181921 елларда Әстерхан татар драма театрында актер буларак, театрның күп кенә спектакльләрендә катнаша (мәсәлән, Н. В. Гогольның «Ревизор»ында Лукич ролен башкаруы мәгълүм). Башка күп кенә сәнгать әһелләре белән үзешчән «Әстерхан мөселман артистлары берлеге»н һөнәри театр итеп үзгәртү өчен күп көч куя. Кризис сәбәпле, әлеге театр ябылгач, Әстерханнан китә. 1926 елда Мәскәү татар театрында эшләп ала. 1928 елда Әстерхан театры янәдән ачылгач, шунда кайта.

Театр репертуарында Г. Капкаевның үз әсәре дә урын ала: 1929 елда Әстерхан театры сәхнәсендә Г. Капкаевның Хөсәен Уразиков белән бергә язган дүрт актлы «Кара тап» драмасы куела (спектакльнең режиссеры Кәрим Тинчурин). Драмада Әхмәди кулак гаиләсе мисалында авылда кулакларга каршы сыйнфый көрәш вакыйгалары сурәтләнә. Әхмәдинең улы Галиулла әтисенең ризалыгыннан башка комсомолга кергәч, элекке дусларының нәфрәтен тоя. Әсәрнең финалында ул дошман пулясыннан һәлак була. Әхмәди ролен Хөсәен Уразиков үзе башкара[1].

1941 елда Әстерхан театры ябыла.

Театрдан киткәч, Г. Капкаев Әстерхан, Актүбә районы Түбән Баскунчак, Сарытауның совет оешмаларында эшли.

Гомеренең соңгы елларында Казанның хокук саклау органнарында хезмәт куя.

1946 елда вафат.

Әдәбият үзгәртү

  1. Ф. Н. Баһаутдинов. Музалар һәм хокук. К.: ТКН, 2010 ел, 233-234нче бит. ISBN 978-5-298-01883-8(рус.)

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. М. Г. Арсланов. Хөсәен Уразиков. Тормышы һәм иҗаты. Казан: ТКН, 1986 ел, 25нче бит(рус.)