Уфа дәүләт авиация техник университеты
Уфа дәүләт авиация техник университеты – Уфадагы әһәмиятле югары техник уку йорты.
Эшләү еллары | 1941 |
---|---|
Ректор | Сергей Новиков |
Адрес | 450000, Башкортстан Республикасы, Уфа, К. Маркс ур., 12 |
Тел | рус теле |
Сайт | ugatu.ac.ru |
Югары уку йорты тарихы 1941 елдан, Уфага Рыбинск авиация институтының күчерелүеннән башлана. 1942 елда С. Орджоникидзе исемендәге Уфа авиация институты буларак эшен башлый.
Ректорлар арасында – И.П. Емелин, Р. Мәүлетов, С. Кусимов.
1992 елның 24 декабрендә техник университет итеп үзгәртелә.
Стәрлетамакта, Күмертауда авиация университеты филиаллары эшли.
2021 елның гыйнварыннан, Башкортстан хакимияте ике мөстәкыйль югары уку йортын — БДУ (Башкорт дәүләт университеты) белән УДАТУны (Уфа дәүләт авиация техник университеты) берләштереп, яңа югары уку йорты — Уфа фән һәм технологияләр университеты (рус. Уфимский университет науки и технологий, баш. Өфө фән һәм технологиялар университеты) оештыру фикерен алга куя, дигән мәгълүмат бар[1].
2022 елның 8 июлендә Россия Федерациясе Фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков БДУ (Башкорт дәүләт университеты) һәм УДАТУ (Уфа дәүләт авиация техник университеты) базасында яңа вуз – Уфа фән һәм технологияләр университеты төзү турында боерыкка кул куйган. БДУ белән УДАТУ рәсми рәвештә кушыла [2][3].
Биналар
үзгәртү
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Власти выбрали название для БашГУ и УГАТУ после слияния. ufa1.ru, 18.08.2021(рус.)
- ↑ Азат Гиззатуллин. В минобрнауки России подписан приказ о создании Уфимского университета науки и технологий. ИА Башинформ, 09.07.2022
- ↑ https://ufa.mk.ru/politics/2021/11/25/v-bashkirii-gadayut-kto-zaymet-mesto-aleksandra-sidyakina.html