Ибраһим Сәләхов

татар язучысы

Ибраһим Сәләховтатар шагыйре, язучы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.

Ибраһим Сәләхов
Туган телдә исем Ибраһим Низаметдин улы Сәләхов
Туган 30 август 1911(1911-08-30)
РИ, Акмола өлкәсе (хәзерге Казакъстан), Күкчәтау
Үлгән 7 июль 1998(1998-07-07) (86 яшь)
Казакъстан Акмола өлкәсе Кызыл Яр авылы
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Казакъстан Казакъстан
Һөнәре язучы
Җефет Маһинур (1914)
Балалар улы Камил (1954)
Бүләк һәм премияләре Ватан ордены (Казакъстан)Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе
Күкчәтау шәһәренең шәрәфле ватандашы,
Сайт http://salakhov.kz/

Тормыш юлы үзгәртү

Ул 1911 елның 30 августында Казакъстанның Күкчәтау шәһәрендә туган. Әтисе Низаметдин Нөнәгәр, әнисе Маһиҗамал Шеңшеңәр авылыннан бирегә һөнәрчеләр буларак бәхет эзләп киләләр. Башта шәһәрнең Мортаза бай мәдрәсәсендә укый. Татар мәктәбе ачылу белән, шунда укып җидееллык белем ала. 1927 елда Казанга килә һәм педагогия техникумына укырга керә. Укуын 1930 елда тәмамлый. «Яшь ленинчы», «Кызыл яшьләр» газеталарында, «Ялкын» журналында әдәби хезмәткәр булып эшли.

Хәрби хезмәттә булып кайтканнан соң Казан педагогия институтының тел һәм әдәбият факультетына укырга керә. Шушында уку чорында «Ярату» повесте, «Постта» пьесасы, «Дуэль» исеме белән шигырьләре аерым китап булып басылып чыгалар.

Институтның дүртенче курсында укыганда каты авырып китә һәм Татарстан язучылар берлеге юлламасы белән Ялтага дәваланырга килә. Монда ул авыру сәбәпле шушында яшәүче Галимҗан Ибраһимов белән очраша һәм аралаша. Ибраһим Сәләхов Казанга кайткан арада Галимҗан Ибраһимов «халык дошманы» ярлыгы тагылып кулга алына һәм яшь язучыны «контрреволюционер» белән элемтәдә торуда гаепләп кулга алалар. Ул ун елга каты режимлы төрмәгә хөкем ителә.

Ибраһим Сәләхов төрмәдән бер аяксыз калган хәлдә, сынган кулы һәм начарайган күзләре белән 1947 елда чыга. Аннан соң да әле аңа туган җире — Күкчәтау шәһәрендә яшәү хокукы бирелми. Күкчәтау тирәсендәге Кызыл Яр авылында яши һәм иҗат итә башлый, шунда төпләнеп кала. 1956 елда СССР Югары суды тарафыннан тулысынча реабилитацияләнә.

Язучы Казакъстанның чирәм җирләрен үзләштерүчеләр тормышыннан алып иҗат ителгән «Күкчәтау далаларында» романы белән киң таныла. Татар казаклары тормышын чагылдырган «Имәннәр тамыр җәйгәндә» исемле роман-эпопеясы да татар халкы тарихын барлауга кертелгән зур өлеш буларак кабул ителде. Бер-бер артлы күп кенә повесть-хикәяләре басыла. Һәм менә ниһаять иҗатының иң биек ноктасы — автобиографик повесте «Тайгак кичү» («Черная Колыма») укучыларга ирешә. Бу әсәр өчен аңа Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде.

Ибраһим Сәләховның ике дистәдән артык китабы басылып чыкты. Аның әсәрләре казакъ, рус, әрмән, калмык, төрек, инглиз телләренә тәрҗемә ителде. Л.Минһаҗева Ибраһим Сәләхов иҗатына багышлап филология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе алу өчен диссертация яклады. 2002 елда аның «Ибраһим Сәләхов» исемле монографиясе басылып чыкты.

Күкчәтауда яшәүче татарлар җәмгыятен оештырган һәм аңа җитәкчелек иткән. Балтачка еш кайтып торган, шул якны үзенең туган җире дип санаган.

Ибраһим Сәләховка Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде. Ул — Күкчәтау шәһәренең Шәрәфле шәһәрдәше. Күкчәтаудагы Татар милли мөхтәриятенең Почетлы Президенты иде. 1997 елда Казакъстан хөкүмәте аны иң югары бүләк — Җөмһүрият ордены белән бүләкләде.

1998 елның 7 июлендә Күкчәтау өлкәсенең Кызыл Яр авылында вафат була, шунда җирләнә[1]. 2002 елда Казакъстанның Күкчәтау шәһәрендәге бер урамга Ибраһим Сәлахов исеме бирелә (элекке Красный Яр авылындагы Молодежная урамы)[2].

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Маһинур (1914). Улы Камил (1954), килене Гүлшира (1960).
Оныклары Әхәт (1981), Гүзәл (1985).

Әсәрләре үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү